Логотип Идель
Блоглар

Айва уңмаган булса икән... Яки Истанбулда кар нигә яуды?

«Айва уңса – кыш каты булачак!» Ягъни, чын кыш киләчәк. Ә быел айва уңды... һәм әлеге сынамыш телдән төшмәде. Көзен бер кисәтү кебек кабатласалар, ел ахырына таба, киресенчә, әлеге сынамышның бүгенге климатка бәйләнеше юклыкны сөйләделәр.

Әле көз айларында Төркиянең татар авылларында яшәүче туганнарыбыз бакчаларында быел айва бик уңганны сөйләделәр. Искешәһәргә капчыклап ташыдылар һәм күчтәнәч итеп өләштеләр. Айва ул бик каты, тиз генә бозылмый торган җимеш. Төркия татарлары бик яратып аның бәлешен пешерәләр, ул алма пирогын хәтерләтә. Компотын, кайнатмасын кайнаталар, үзен генә пешереп, чикләвек сибеп, татлысын ясыйлар...

Популяр көзге-кышкы җимеш булу өстенә, айваның башка хикмәтле ягы да бар. Бик күп төрекчә сынамышлар, әйтемнәр шушы айвага бәйле. Мәсәлән, айва агачы чәчәк атса – яз килү билгесе. Мәхәббәт алма ашау белән башланыр, айва ашау белән тәмамланыр, диләр. Көтелмәгән, авыр хәлгә төшкән кешедән: «Айва ашадыңмы әллә?» – дип, сорарлар.

Тагын бер сынамыш: «Айва уңса – кыш каты булачак!» Ягъни, чын кыш киләчәк. Ә быел айва уңды... һәм әлеге сынамыш телдән төшмәде. Көзен бер кисәтү кебек кабатласалар, ел ахырына таба, киресенчә, әлеге сынамышның бүгенге климатка бәйләнеше юклыкны сөйләделәр. Чөнки декабрь ахырында көтелгән, ни кар, ни суык, күп җирләрде күзәтелмәде.

Бу көннәрдә айва янә телгә менде. Дөрес икән бит! Бездә, Искешәһәрдә, соңгы дүрт елда беренче мәртәбә кышның шундый суык, карлы көннәрен күрдем. Төннәрен температура -13 градуска төшә, монда ул -20 дән дә ким тоелмый. Шәһәрдә бит җиргә кар 2-3 метр түшәлмәгән, күп дигәндә, шул 10-20 см га кадәр булыр. Ә Истанбулда яуганы бөтен дөньяны кузгатты.

Шуны да әйтим әле. Айвага ышанып, без дә бит быел өйгә суба – төрек миче (каминның бер төре) кертеп куйдык. Агач, күмер ягарга кирәге чыгар, янәсе, каты суытса, газ ягу гына җитмәс... Болай газ ягу көйләнгән көйләнүен.

25 гыйнварда өйдә, җылыда хәбәрләрне ис китеп күзәттем. Хәбәрләрдә Истанбул уртасыннан өйләренә кайта алмаганнар зарлана, сигезәр сәгать бөкеләрдә утырганнарын әйтәләр. Ул арада, Истанбулдагы бер туганыбыз шалтыратты. Машинасын эшендә калдырган, үзе 10 км дан да ерак өенә җәяү кайткан.
Кыскасы, мәхшәр кузгалган Истанбулда.

Журналистлар «бөке»ләргә барып җитеп, туры эфирга чыгып, кар-буранда өшеп, интервьюлар алып йөриләр... Ә тегендәгеләр су китерегез, ярдәм итегез, дип утыра. Су сораганнарына, кар ашагыз, дип кычкырып җибәргәнне сизми дә калдым! Кеше, авыр хәлдә калучының хәлен, үзе шул хәлгә төшкәч кенә аңлый, диләр бит. Мин җылы өйдә утырып, каян аңлыйм инде?! Ә менә бу хәбәрчеләр ничек тегендә-монда йөреп торалар соң?!

Бик кызык тоелып китте. Төнге уникеләр тирәсенә теге журналистлар студияләргә кайтып сөйләшә башладылар. Һаман эштә болар!  

Ә машиналар һаман юлларда, берсе өстендә берсе... Студияләрдә мәш килеп талашалар. Туры эфирлар төнге икедә дә бетмәде! Күп машиналарда кышкы тәгәрмәчләр юк икән! Хәтта чылбыр тагарга кирәк! Ике көн элек метеорологлар кисәткән халыкны! Нигә эшкә машина белән барганнар?! Ә шәһәр мэры ресторанда ашап утыра! Кит аннан! Җитмәсә юллар бормалы, тигез генә түгел бит, машиналар урыннарыннан чана кебек шуып китәләр дә, юлда ни бар – дивармы, башка транспортмы, барысын сөрәләр. Өйләре тәрәзәләреннән карап утырган блогерларга «эш табылды»: мәш килеп телефон видеолары тараталар. Интернетны ачсаң да, телевизорны кушсаң да коточкыч куркыныч бер хәл булган кебек.

Тагын... Таксистлар кешеләрне «ат бәясенә» ташыганнар, метрода, автобус тукталышларында чират төннәр буе дәвам иткән. Кунакханәләрдә урын калмаган. Шул бөкеләр тирәсендә урнашкан отельләр шыплап тулган. Яннарына башка чит кешеләрне кертергә риза булганнарга гына урын биргәннәр. Кунакханә бәяләре берничә мәртәбә үсү сәбәпле, халык шул тирәләрдәге мәчетләргә тулган, салкыннан шунда качкан.

Икенче көнне үз-үземә уйланып йөрим. Бу кар яву, «бөке» галәмәтләреннән мең мәртәбә кызганычрак, хәтәррәк җир тетрәүләрне кичергән халык, ничек болай шәһәр эчендә 10-15 см кар явудан шушындый хәлгә төште соң?

Сәбәпләрдән берсе – әзерлексез булу. Истанбулда ел да бу кадәр кар яумый. Мондый хәл 6-7 елга бер күзәтелә икән.
Икенче сәбәп – көздән үк машиналарның тәгәрмәчләрен кышныкына алыштырырга өндәүгә карамастан, күпләрнең бу эшкә кул селтәве.
Өченче сәбәп – Төркиядә юллар туры түгел, таулы җирләр күп. Тракторлар юлны ачып китүгә, кар таудан ишелеп, кабат күмеп куярга мөмкин.
Шулай ук без Истанбулның ни кадәр зур шәһәр икәнен дә онытмыйк. Халкы 15 миллионнан арта. Кар яумаган вакытта да эшкә бару-кайту сәгатьләрендә «бөкеләр» шәһәренә әйләнә ул.

Ә менә ниндидер буран ерып барган кешеләрне, машина аварияләре мизгелләрен телефонга төшереп, бер-берсенә ялгап ясалган видеолар хәлне тагын да тәэсирле ясый. Шәһәр җитәкчесен акларга теләмәсәм дә, мэрга каршы булганнар өчен Истанбул халкының кар тоткынлыгында калуын күпертеп күрсәтү – кулга үзе килеп кергән форсат кебек тоелды. Ни диим, мэрның сайлау вакытында шигаре шундый иде: «Һәр шәй (әйбер) гүзәл булачак!» Менә чынга ашты бит, карлы Истанбулның матур фотоларына бер күз салыгыз, әкият кебек!

Юлларны ике көн инде бушатырга тырышалар. Күпләр машиналарын юл кырыйларына, хәтта уртасына ташлап калдырырга мәҗбүр булган. Хәзер кар көрәүчеләр үтәлмичә, әлеге карга күмелгән машиналарны чыгара алмый интегә. Шуңа күрә тәртип урнаштыру бик акрын бара.

Шул ук вакытта төрекләр кар явуны бәрәкәткә санап сөенәләр, үзара котлашалар, урамнарга чыгып бииләр.

Миңа калса, Истанбул кебек карны сирәк күргән шәһәрләрдә болай күп кар явуга, чын кыш килүгә айва гына гаепле, уңмаса иде...

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия, Искешәһәр

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев