БАЙКАЛ СУЛЫШЫ (Диана Әхтәмова)
Очкычка билетлар алган көннән башлап, күңелем белән шунда булдым. Ике ай буена бар уйларым гел алдагы сәяхәтем тирәсендә бөтерелде. Ышанасызмы, кышкы Байкал инде төшемә дә керә башлаган иде. Биредәге әкияти матурлыкны фотолардан гына күреп, табигатьнең сихри көче турында шунда булганнардан ишетеп кенә калмыйча, үз күзләрең белән күрү – иң зур бәхет шул түгелмени!
Фәрештәләр «Амин!» дигән чагы
Кышкы Байкалны күрәм дип ничә ел янып йөрдем. Мөмкинлек кенә булмады. Ни дисәң дә, бу сәяхәт финанс яктан шактый гына чыгымлы. Фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килүе дә кирәк бит әле. Әнә өч ел элек Байкалга барам дип Мәскәүдән Иркутскка кадәр билетлар да алынган иде, әмма барып җитеп кенә булмады. Оештыручылар бу сәяхәткә халык җыя алмады да бөтен планнар, хыяллар чәлпәрәмә килде. Үзем генә юлга чыгарга җөрьәт итмәдем, таныш-белешләремне күндереп булмады. Алган билетларым шулай «янды». Насыйп булмагандыр ул чакта, күрәсең.
Әмма кышкы Байкалны күрү теләге күңелемдә сүрелмәде. Көз-кыш җиттеме, бирегә сәяхәт турында хыялландым. Кесә генә «тукта, әле вакыт түгел» дип пышылдый торды. Быелгы Яңа ел бәйрәмнәреннән соң исә, көтмәгәндә-уйламаганда шундый мөмкинлек туды. Сәяхәтләремнең күпчелеген оештырырга ярдәм иткән турклуб та февраль ахыры-март башына Байкалга барырга төркем җыя дип ишеткән идем. Тиз генә оештыручыларга язам, ә үзем дулкынланам: ә урын булмаса? Һәм миңа тагын бер(!) кешене алу мөмкинлеге бар дигән хәбәр килә. Шул чакта сөенгәнемне белсәгез! Шунда ук самолетка билетлар алдым, тур өчен авансны күчердем. Һәм әйткәнемчә, ике ай дәвамында уй-хыялларымда Байкал бозы буйлап дистәләрчә тапкыр уздым.
Бер «чир» белән авыручылар
Ниһаять, көтелгән көн җитте. Чемоданнар инде күптән җыелган. Аэропортта минем кебек үк Байкал дип янган кешеләр төркеме – кемдер алдагы сәяхәтләрем аша таныш, кемнедер беренче күрүем. Таныштык, шунда ук уртак тел таптык. Бу кыен булмады, барыбыз да бер «чир» белән авыручылар – сәяхәтчеләр бит. Казан-Иркутск арасы бик җиңел бирелде. Биш сәгатьлек вакыт аермасына күнү генә җиңелләрдән түгел.
Иркутск аэропортыннан безнең өчен Байкал ярына – Листвянка бистәсенә кадәр трансфер оештырылган иде. Тагын дүрт сәгать юлда, әмма арыганлык сизелми. Менә-менә хыял чынга ашам дип торганда нинди ару ди инде ул. Листвянка да безне бер болытсыз кояшлы һава торышы белән каршы алды. Температура -6 градус иде, әмма бер җиле булмагач, безгә ул +10 кебек тоелды. Чып-чын яз! Төшке ашка Байкалда гына булган омуль балыгы. Алдагы көннәрдә без аны тозлысын да, пешерелгәнен дә, кыздырылганын да ашадык. Аның тәмлелеген белсәгез...
«Тешли торган» су асты дөньясы
Аннары төркемебез икегә аерылды. Бер төркем иң популяр туристик маршрутларның берсе булган – Байкал әйләнә тимер юлы (Кругобайкальская железная дорога) буенча кузгалды. Кечерәк төркем исә Байкал буйлап хивусларда йөрүне сайлады. Мин икенче төркемдә идем. Тоннельләр аша уздык, «Байкал» портына кердек. Безнең төркемнән берничә кеше акваланглар киеп, боз астына да чумды хәтта. Байкал күленең үзенчәлекле су асты дөньясын үземнең дә бик күрәсем килгән иде, әмма бәяләре шактый гына «тешли». Акваланг белән чуму 7,5 мең, видео төшерү 1,5 мең сум тора. Ярар, монысы киләсе юлга калсын...
Аннары барыбыз да тору урынына барып урнаштык. Кичке аш һәм ирекле вакыт, кемдер ял итәргә калды, кемдер Байкал яр буена йөрергә китте, кемдер сувенирлар алырга юнәлде. Баш мендәргә тию белән йокыга талдык ул төнне.
Уч төбендәге Байкал
Икенче көнне без Байкалда таң каршы алдык. Матууур! Аннары «Черский ташы» дигән җиргә юл тоттык. Бу шаман йолалары үткәрелгән тау дип сөйләделәр безгә. Ә иң мөһиме менгән саен, тауның төрле нокталарыннан искиткеч күренешләр ачыла барды. Байкалдан агып чыккан бердәнбер елга – Ангараны да күрә алдык. Кире подъемникта төштек – бөтен Байкал уч төбендә иде. Хәзер искә алам да, каз тәннәре йөгерә.
Моннан соң без нерпинарийда булып кайттык. Нерпалар – шундый сөйкемле хайваннар булып чыкты, алар куйган тамашаны карадык, нерпа борыны белән ясалган картина да сатып алучылар булды. Кичкә таба озын юлга (6 сәгать тирәсе) Ольхон утравындагы Хужир бистәсенә кузгалдык. Сәфәребез тәмамланганчы, без шунда яшәдек. Юлда барганда без рельеф алмашынуын да, климат үзгәрүен дә күрдек.
Боз патшабикәсендә кунакта
Өченче һәм дүртенче көн бер-берсенә охшаш та, үзгә дә иде. Ике көнебез дә тулаем диярлек бозда узды. Без Ольхон утравының көньягын да, төньягын да айкадык. Хобой, Саган-Хушун, Хора-Ундур, Хоргой борыннары – боз патшабикәсенә кунакта булдык, диярсең. Боз белән капланган мәгарәләр, куышлыклар, бер метр зурлыктагы боз сөңгеләре. Ниләр генә кыланмадык без анда: капшап та карадык, эченә дә кердек, өстенә дә мендек, йөзләгән фото төшердек. Үтә күренмәле чип-чиста боз кисәкләрен тәмгә дә татып карадык хәтта. Ә боз өстендә әзерләнгән уха – гомеремдә ашаган ашларның иң тәмлесе иде.
Шулай ук без энергетик яктан бик көчле саналган Шаманка кыясында һәм Бурхан борынында булдык. Борынгы заманнарда биредә шаманнар шулай ук үз йолаларын үткәргән. Байкалда тагын бер изге урынга – Огой утравына да ничек бармый каласың ди! Ул Ольхоннан соң зурлыгы буенча икенче урындагы утрау булса да, биредә кеше яшәми. Ә Кече диңгез дип аталган бугазның бозында без тимераякта да, велосипедта да җилдердек. Безнең төркем генә, башка берәү дә юк. Үтә күренмәле тип-тигез боз өслеге, башларны әйләндерә торган саф һава, сулыш алганга кадәр ишетелә торган тынлык. Кеше кулы тимәгән табигый матурлык биредә генә күрергә буладыр.
Ул тере, ул сулый!
Ольхонда уздырган һәр төндә без Байкал сулышын тыңларга бардык. Боз өстендә басып торасың – ә үзең дулкыннар чайкалганын тоясың. Синең аяк астында боз чатный төсле – йөрәк әллә куркудан, әллә сөенечтән дөп-дөп килә. Никадәр адреналин! Байкал тере, ул сулый! Соңгы кичтә исә без күлнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, аның суына чумып та чыга алдык. Яр буенда мунча оештырылды. Байкалның бозлы суыннан соң мунчаның кайнар пары – менә ичмасам рәхәтлек. Үзем шәхсән биш-алты тапкыр чумдым Байкалга – тән дә, җан да чистарынды.
Гомумән, Байкал ул – көчле энергетика, табигать кешедән өстен булган җир. Һәркем гомерендә бер генә булса да бу матурлыкны күрергә, бу көчне тоярга тиеш. Ә мин төгәл беләм – бирегә, һичшиксез, кире әйләнеп кайтачакмын!
Гүзәл Насыйбуллина әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев