Логотип Идель
Блоглар

БАРЫБЫЗДА ДА ЙОЛДЫЗ ҺӘМ КОСМОС ЭЗЕ БАР

Кучкарлар, тирә-ягыгызда ишеткән гайбәтләргә ышанмагыз.

Сукоярлар, сез бүген бик күп яңа мәгълүмат ишетерсез. Кәҗәмөгезләр, фәнгә таяныгыз! Кыслалар, сезне кызыклы мәкалә көтә! Үлчәүләр, «Идел» журналы кулыгызга эләккән икән, димәк сез бик шәп кеше!

Әгәр һаман да астрологиягә ышанасың икән, бу мәкалә синең өчен. Биредә без ни өчен йолдызлар һәм башка күк җисемнәренең безнең язмышка тәэсир итә алмаганлыгын, соңгы берничә дистә елда кешелекнең космос турында ниләр өйрәнгәнлеген һәм ни өчен синең дә йолдыз кыйпылчыгы икәнлегеңне өйрәнербез.

Кешелек борын-борыннан йолдызларны күзәтә. Астрономия фән буларак формалашуга гына да инде кимендә биш гасыр. Галимнәр әле дә җирнең төрле нокталарында борынгы кешеләр төзегән күк карталарын таба. Аларның күпчелеге безнең эрага кадәр үк төзелгән.

Йолдызларны өйрәнү элеккеге кешеләргә игенчелек өчен кирәк булган. Себердә, мәсәлән, 700дән артык таш обсерваторий табылган. Борынгы кешеләр күк җисемнәренә карап вакыт, ай, елны билгели алганнар һәм йолдызлыкларны сәяхәтләр вакытында компас буларак кулланганнар. Ә астрономия турында сөйләгәндә, аның фән буларак формалашу вакытын Галилео Галилейдан башлап исәплиләр. Нәкъ менә ул беренчеләрдән булып физик күренешләрне математик формулалар белән сурәтләп күрсәткән.

Иң элек астрономия һәм астрология бер фән булган. Ләкин бүгенге көндә алар төрле әйберләр белән шөгыльләнә. Шуңа күрә бу ике сүзне бутый күрмәгез. Астрономия фәне күк җисемнәрен өйрәнсә, астрология исә фән түгел һәм ул күк җисемнәренең кеше холкына, язмышына, киләчәгенә тәэсирен сурәтләргә тырыша. Дөрес, әлеге дисциплиналар бер-берсенә тәэсир итешеп үсеш алган. Кайчандыр бөек астрономнар да астрологик прогнозлар ясап көн күргән. Мәсәлән, Николай Коперник, Иоганн Кеплер, Клавдий Птолемей шундыйлардан.

Астрология фән булудан XVI гасырларда туктаган. Ул вакытта фәнни эзләнүләр методикасын дөньяны танып белүнең башка ысулларыннан аерып карый бышлаганнар. Фән категориясенә бөтен кеше өчен дә ачык һәм дәлилләп була торган дисциплиналар кертелгән. Мәсәлән, физик күренешләрне эксперимент һәм төрле исәпләүләр аша тикшереп һәм кабатлап карап була. Химик процессларны шулай ук аңлатырга мөмкин. Ә бәлки астрологияне аңлату өчен безнең фән җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмагандыр? Һәм чынлыкта күк җисемнәренең кешеләргә тәэсире бардыр?

Әлбәттә, күк җисемнәренең берсе – кояшның кешегә тәэсире һичшиксез бар. Иң кимендә, кояшлы көндә кәеф яхшырак. Кояштагы очкыннар (вспышкалар) магнит бураннарын китереп чыгара. Магнит бураннары шулай ук кешенең үзен ничек хис итүенә тәсир итәргә мөмкин. Тик менә кояшны аерым кешенең киләчәгенә, язмышына тәэсир итә дип уйлау сәер булыр иде. Мәсәлән, элек тулган айның кешегә тәэсире бар дип исәпләгәннәр. Ләкин фәнни тикшеренүләр моңа бернинди дә дәлил таба алмаган. Безнең планетадан йөз миллион километр ераклыкта урнашкан җисемнәрнең тәэсире турында исә әйтеп тә торасы юк.

Әгәр дә галимнәрнең тикшеренүләре сезне ышандырмый икән, гап-гади мантыйкка мөрәҗәгать итеп карыйк. Нинди йолдызлык астында туу кешенең холкына тәэсир итсә, ни өчен игезәкләр шундый төрле һәм язмышлары да охшаш түгел? Бала тудыру йортында бер мизгелдә берничә бала туа, бу – аларның бөтенесен дә бертөрле киләчәк көтә дигән сүзме? Әллә инде холыклары барысыныкы да бертөрле булачакмы? Ни өчен зур катаклизм, афәтләр вакытында төрле йолдызлыклар астында туган кешеләр берьюлы вафат була? Ни өчен йолдызлык нәкъ менә туу вакытыннан чыгып билгеләнә, ә яралган чордан түгел?

Бу сораулар белән мәкаләне тәмамларга мөмкин булыр иде. Ләкин безнең тагын аргументлар бар. Чөнки хәзер астролог, нумеролог, тарологлар һәм башка «сихри» белем ияләре күзгә күренеп арта башлады.

Дөнья тотрыксызлыгы, кризислар, билгесезлек, чуалыш заманнарында кешелек апофения һәм фатализмга бирелә. Апофения дип очраклы мәгълүматта структура табарга тырышуны атыйлар (кофе табын кеше йөзенә охшату да шуңа ук керә). Ә фатализм – кешенең язмышы туганчы ук язылып куйганлыгына ышану. Хаос булганда кеше бик зур стресс кичерә һәм аңа тормышта таяныч һәм өмет кирәк була башлый. Кемдер ярдәм һәм яклау эзләп йолдызларга мөрәҗәгать итә, кемдер башка юллар эзли.

Берничә мең ел элек кешеләр йолдызлыкларның илаһи көченә ышанган. Хәзер газета-журнал битләрендә басыла торган йолдызнамәләрнең нигезе дә шуңа ук корылган. Ләкин берничә мең ел эчендә космос һәм җирнең космостагы торышы бераз үзгәреш кичергән. Җир берникадәр күчәреннән авышкан һәм хәзер күк эклиптикасындагы йолдызлыклар башкачарак күренә. Бу астрономик күренешне «прецессия» дип атыйлар. Шуңа күрә кучкар булып туганнар чынбарлыкта — балык, ә балыклар — сукояр. Йолдызларның кешегә тәэсире булмагач, аларны өйрәнү нәрсәгә кирәк соң? Кешелек космосны өйрәнүгә ни өчен шулкадәр көч һәм энергия түгә?

Космосны өйрәнү - дөньяның ничек барлыкка килгәнлеген, җиһанның ничек эшләгәнлеген ачыграк аңларга ярдәм итә. Моннан кала, космос ул – җирне, андагы үзгәрешләрне күзәтү өчен бик яхшы урын. Һәм, иң мөһиме, космос – киләчәктә безнең өчен яңа ресурслар чыганагы, җир шарында аз калган казылмалар, энергия таба алу урыны да. Соңгы берничә дистә елда без – кешелек – космосны йөрәнүдә бик нык алга киттек. Гравитацион дулкыннар барлыгы ачыкланды. Эйнштейн аларның барлыгы турында әйткән булса, галимнәр моны дәлилли алды. Һәм бу ачыш өчен Нобель премиясе бирелде. Кытай астронавтлары айның икенче ягына утыра алды. Сукыр тычкан өне (кротовая нора) һәм кара тишекләрне (черная дыра) өйрәнүдә бик зур адымнар ясалды. Планеталар системасы һәм бәлки атмосферасы да безнеке кебек үк булган экзопланеталар барлыгы билгеле булды. Космоска беренче космик туристлар очты.

Шулай итеп, без космос турында хәзер шактый беләбез. Тик фәнни эзләнүләрнең берсе дә йолдызларның аерым кешегә тәэсир итәргә мөмкинлеген дәлилли алмаган. Ә ни өчен соң кешеләрнең астрологиягә ышанасы килә? Ни өчен газетта язылган прогнозларга ышанып бетмәсәк тә, күбебез интернеттагы үзебезгә туры килгән йолдызлык белән бәйле характеристикаларны укырга ярата?

Язма КФУның астрофизика һәм космик геодезия бүлегенең физика-математика фәннәре докторы, профессор Нефедьев Юрий Анатольевич ярдәмендә әзерләнде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: йолдызлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев