Логотип Идель
Блоглар

Берсе килә, берсе китә...

Көн туса, нәкъ Николай Васильевич Гогольның «Ревизор» әсәрендәге кебек «Я пригласил вас, господа, с тем, чтобы сообщить вам пренеприятное известие: к нам едет ревизор» дигән «матур яңалыкны» көтә.

2019 елның ноябрь аенда Россия Федерациясе прокуратурасы Татарстан Республикасы прокуратурасына дини уку йортларын тикшерергә күрсәтмә бирде... Бер көндә бер уку йортына республиканың Юстиция министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор вәкилләре, Россия Федерациясенең Рособрнадзор экспертлары, җәмгысе 8 кеше килеп төштеләр. Дини уку йортлары тикшерүчеләргә ияләшеп беткән инде анысы. «Берсе килә, берсе китә, берсе комиссиядә» дип, җырлап кына утырасы...

Килешәсездер, дини уку йортларында да, дөньяви уку йортларында да планга кергән һәм планнан тыш тикшерүләр җитәрлек уза...Тикшерүләр шулкадәр күп ки, хәтта уку йорты җитәкчеләренең, укытучыларның төп эше – уку-укыту һәм тәрбия эшләре белән шөгыльләнергә вакыты да калмый диярлек. Бер оешма тикшереп китеп, аның «предписание»сен ябарга да өлгермибез, икенче оешмадан контроль килеп төшә. Рәхәт яшибез! Чәчләр дә, сакаллар да күптән агарып бетте инде.

Килешәм, лицензия һәм аккредитация таләпләре һәр уку йорты тарафыннан, һичшиксез, үтәлергә, тәртип булырга тиеш. Әмма һәрдаим тикшерү килеп торганда балалар, студентлар укыту, тәрбияләү турында уйлап буламы?! Билгеле, юк!

Нәкъ шундый ук хәл дәүләт уку йортларына да кагыла. Тикшерүдән тикшерүгә чаклы кәгазь боткасына батып ятабыз! Әле шуның өстенә һәрдаим яңа дәүләт стандартлары керә. Алары «әлләәәәә» кайчангы дата белән раслана да, «әлеге ФГОС уку елы башында ук кертелергә тиеш!» дип, уку елы уртасында килеп төшә. Менә шуннан башлана инде ыгы-зыгы...

Уку-укыту өчен җаваплы җитәкчеләр «срочно, срочно!!!» дип ашыктыра. Электрон почта аша, ватсап аша көне-төне хәбәрләр җибәрәләр. Кафедра җитәкчеләре, укытучылар көндез укыталар да кич, төн утырып, программалар үзгәртәләр, язалар, уку-укыту бүлеген, мәгариф министрлыгын, стандартларны, тагын әллә кемнәрне каргый-каргый, яңа компетенцияләрне кәгазьдә генә булса да «формалаштырырга» тырышалар. Чөнки дәресләр вакытында формалаштырырга өлгерми дә калалар, «ниһаять, бөтен эшне бетердек» дигәндә генә, өр-яңа ФГОС табадан төшеп утыра... Әле шул «күчеш чорында» уку йорты белгечләре, профессорлары, доцентлары тирләп-пешеп төп уку-укыту программалары (ОПОП):  календарь графиклар, уку планнары, дисциплина, практика программалары, компетенция матрицалары, методик күрсәтмәләр, программаларга аңлатма-аннотацияләр, бәяләү фондлары, тагын әллә нәрсәкәйләр эшләп ятканда, тикшерүе дә килеп төшә...

Оооо, ул тикшерү! Ир кеше булса түзәрлек, ә менә хатын-кыз, шуның өстенә кияүгә чыкмаганы яки аерылганы да булса!.. Бетте баш, калды муен тырпаеп... Бөтен дөньяга булган үпкә-ачуларын сездән-бездән ала. Исемлектә булган-булмаган бөтен документны таптыра, мыгырдана. Озын, кара төскә буялган тырнаклары белән төртә-төртә, «а почему?!», «а где?!» дия-дия, янындагыларның җанына тия. Күрше бүлмәләрдә ул сораган һәр документны әзерләп торалар: принтердан чыгаралар, шалт-шолт «пичәт» сугып, суытып, тегеп-чигеп каршына куялар. Уку йорты хезмәткәрләре әле күптән түгел генә килеп киткән ир-ат тикшерүчене сагынып: «Тегесе урыс булса да, җайлырак иде шикелле...» - дип, үзара пышылдашалар. 

Ниһаять, төшке аш вакыты җитә, тикшерүчеләр ашаса, бераз күңелләргә өмет керә. Хезмәткәрләрнең берсе: «Аллага шөкер, ашыйлар бит, ашаган авыз ояла ул, әйбәт булырга тиеш», - дип әйтеп куя. Шулай тикшерүчеләрнең бер алдына, бер артына төшеп, кәгазь ташып көн үтеп китә. Уку йорты хезмәткәрләренә бу көн, Дәдҗал вакытындагы кебек, бер елга тиң кебек тоела. Өстәлдә тау кадәр кәгазь өемнәрен калдырып, тикшерүчеләр китәргә кузгала. Арыган, хәлдән тайган хезмәткәрләр дә күктә җемелдәгән йолдызларга карап өйгә кайтырга әзерләнә... 

Әйткәнебезчә, уку йортлары бер тикшерүдән  икенче тикшерүгә кадәр яши. Көн туса, нәкъ Николай Васильевич Гогольның «Ревизор» әсәрендәге кебек «Я пригласил вас, господа, с тем, чтобы сообщить вам пренеприятное известие: к нам едет ревизор» дигән «матур яңалыкны» көтә. 

Ишеткәнсездер инде: мәктәп җитәкчелеге, укытучылары да бу көннәрдә прокуратура вәкилләрен көтеп яши. Укытучылар көннәр, дөресрәге төннәр буе, татар теле программаларын рус теленә тәрҗемә итү белән мәшгуль. Эчтән генә һәм үзара «Чистый бу татар теленә бәйләнделәр инде! Уку планнарын да йөз үзгәртеп ясадык. Татар теленә ясин чыгасы гына калды...» дип пышылдашалар. Социаль челтәрләрдә «Кояш» мәктәбе директоры Павел Шмаков һәм милләт өчен җан атып йөрүче берничә милләттәшебезнең язмалары күренгәли. Башкалар дәшми. Дәшми, чөнки «әлеге дә баягы, Әсман абый таягы» дигәндәй, тикшерүчеләрдән, тикшерүләрдән, «очып китүләрдән, урын югалтулардан» куркып яши.
Ә бернидән дә курыкмыйча рәхәтләнеп яшисе, тынычлап эшлисе килә. Кәгазь арасыннан чыгып балалар, студентларга күбрәк игътибар бирәсе, аралашасы, әхлак тәрбиясенә нигезләнгән чараларны күбрәк үткәрәсе килә... Бик килә. Дини уку йортларында да, дөньяви уку йортларында да татар телле, белемле, тәрбияле милләтебез, өммәтебез өчен файдалы, зыялы белгечләр әзерлисе бик килә, җәмәгать...

 


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев