Логотип Идель
Блоглар

Безнең гаиләдә сугышта катнашкан кеше юк дисәм...

Ул, һичшиксез, зур югалтулар кичергән халыкның хәтерендә калган бәла. Тик ветераннарны, Бөек Ватан сугышын 9 май көнендә генә искә алырга димәгән. Әмма гади тормышта ул кинәт кенә онытылып китә, күрәсең...

Илебездә 9 май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышының 77 еллыгы уңаеннан Казанда һәм, гомумән, Русиядә күптөрле бәйрәм чаралары уздырылачак. Без һәлак булган солдатларны искә алып, ел саен Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына чыгып, салют карыйбыз. 

Сугыш берәүне дә битараф калдырмады дисәм ялгышмамдыр. Күпләрнең йөрәкләре ул сүзне ишеткәч, “җу” итеп китә. Мин дә алар исәбендә, күрәсең. Без сугыш турында тарих, әдәбият дәресләреннән һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәреннән беләбез, ә алар ул куркыныч бәланы күзәтеп яшәгән. Шуңа булган хатаны кабатламас өчен безгә Бөек Ватан сугышы чоры турында сөйлиләр. 

Әле дә хәтеремдә. Башлангыч сыйныфта 9 май көненә багышланган дәресендә безнең гаиләдә сугышта катнашкан кеше юк диеп җавап биргәч, укытучым шаккатты. Ул шул ук минутта безгә күләмле өй эше бирде —  куркыныч бәланы күзәткән туганнар турында мәгълүмат җыярга һәм проект ясарга. 

Беләсезме, укытучыма бу бирем өчен бүгенге көнгә кадәр рәхмәтлемен, чөнки нәтиҗәдә сугышта катнашкан туганнарымның саны шактый булган икән. Алар герой исеменә лаек кешеләр! Илебезнең киләчәге алардан торган, һәм хәзерге вакытта тыныч күк астында яшәгәнебезгә без бары тик үзебезнең әби-бабаларыбызга, аларның әти-әниләренә, яшәгән ветераннарга рәхмәтле булырга тиеш. 

Әйткәнчә, сугышка киткән кешеләр безнең нәселдә шактый. Шуңа да сезгә истәлекләремне тәкъдим итәсем килә. Әти ягыннан ул 3 абыйлы-энеле туганнар: Васильев Александр, Иван һәм Николай Васильевичлар. 

Беренче икесе сугышта үлә, ә Николай, бәхеткә, исән кала. Мамадыш районында яшәүче Валентин абыем сөйләгәнчә, Васильев Николай Васильевич 1914 елда Мамадыш районы Крәш-Ерыкса авылында туа. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша: башта гади балта остасы булып, соңрак разведчик ролен үти. Николай 1943 елда, снаряд астына эләгеп, нык яралана. Өченче төркем сугыш инвалиды булып калса да, ул үз гаиләсе белән тыныч тормышын дәвам итә ала.

Хатыны Феодосия була. Аларның Зоя, Анна һәм Александр исемле балалары туа. Шулай, Валентин абыем Николай һәм Феодосия тәрбиясендә үсә. “Ата-анадан күрмәгән назны мин алардан күреп яшәдем. Бабайның минем йокыдан торганчы, мәктәпкә ашап китсен диеп, Дүсмәт икмәк пешерү йортыннан йөгерә-йөгерә, җылы ипи алып менгәнен әле бүгенгедәй хәтеремдә”, — дип искә төшерә Валентин абыем. 

Әни ягыннан да, белгәнчә, ике кеше сугышта катнашкан: Гайнуллин Мотыгулла Шакир улы һәм Авзалов Имам. Беренчесе тиздән үлә, ә Имам сугышта передовик булып, соңыннан батырларча һәлак була. Аның турында хәтта Актаныштагы Батырлар китабында да язмалар сакланып калган. 

Сугыш коточкыч нәтиҗәләре хәтта 1956 елга кадәр дәвам иткән. Аны күз алдына китерү өчен, бөек шагыйрь Габдулла Тукай юлларын искә төшерергә була:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән.

Ул, һичшиксез, зур югалтулар кичергән халыкның хәтерендә калган бәла. Тик ветераннарны, Бөек Ватан сугышын 9 май көнендә генә искә алырга димәгән. Әмма гади тормышта ул кинәт кенә онытылып китә, күрәсең...
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев