Логотип Идель
Блоглар

Бишекне тирбәтәләрме, әллә тибрәтәләрме?

Ул бишекне тирбәтеп тә, тибрәтеп тә буладыр? Югыйсә… Югыйсә дигәннән, ни өчен күпләр бу сүзне өтерләр белән аерып куя икән? Бәлки, аның асылына төшенмәгәнгәдер? Асылына төшенелмәгән тагын бер сүз ул – пәйгамбәр. Кайберәүләр аны алдан күрүче, күрәзәче дип уйлый. Ләкин шулаймы икән соң? Бүген менә шул сорауларга җавап эзләп карыйк.

БУЛЫШУ – БУЛАШУ

Никах мәҗлесендә булырга туры килде. Никах укучы имам матур гына вәгазь сөйләде. Вәгазе шома гына булды. Сүзем юк. Тик билгеле бер урынга җиткәч, ул: «Ата кеше дә балалар белән булышырга тиеш», – дип әйтеп куйды. Мин, ялгыш ишеттем бугай, дип кенә уйлап куйган идем, хәзрәт тагын бер-ике тапкыр шул ук контекстта булышу сүзен кулланды. Әһә, мин әйтәм, димәк, монда ике сүзне бутау бар.
Шунда тагын бер кызык әйбер искә төште: аңлатмалы сүзлекне басмага әзерләп йөргән чорда Татарстан китап нәшрияты редакторларыннан берсе: «Сүзлеккә булашу сүзен керттегезме? Югыйсә кайбер кешеләр булашу сүзен булышу белән бутый», – дигән иде. Чыннан да, хәзер үз колакларым белән ишеткәч, теге редактор ханымның хаклы булуына инандым.

Сүзлеккә бу ике сүз дә кертелгән. Күпләргә аларның мәгънәләре сүзлексез дә аңлашыла. Аңлашылып бетмәгәннәр өчен аңлатып китәм: булышу ул «ярдәм итү» дигәннең синонимы (күршеләргә бәрәңге утарга булышу), булашу исә «маташу, күп мәшәкать тудыра торган эш белән мәшгуль булу яки чамасыз акрын һәм ваклап нәрсәдер эшләү» дигән мәгънәдә килә (бала белән булашу; вак-төяк эшләр белән булашып тормау).
Менә шулай, әфәнделәр! Тел хәзинәсен яшьтән картайгынчы тулыландырып торырга була аны. Әгәр дә сезнең сөйләмдә югарыдагы ике сүзнең берәрсе булмаса яки аларның аермасын сиземләмәсәгез, бу мәгълүмат сезнең өчен иде.

ЮГЫЙСӘ

Дөресен генә әйткәндә, мондый әйберләр турында язасы да түгел дә бит, ләкин язарга туры килә. Нишләптер безнең текст белән эш итүче бик күп редакторларыбыз югыйсә сүзен өтерләр белән аерымлап куярга күнеккән. Үзем шул редакторлардан соң ул өтерләрне сыза-сыза гарык булып беткән идем инде.

Бу арада махсус шул сүз турында сорау язып җибәрделәр. «Ни өчен соң өтер белән аерымланмый?» – дигәннәр.

Нишләп ул аерымланырга тиеш соң әле? Әйдәгез (бу әйдәгез дә өтерләр белән аерымланмый) баштан җөмләдә нәрсәләрнең өтерләр белән аерымланганын барлыйк. Иң таралганнардан ул безнең аерымланган хәлләр һәм кереш сүзләр. Инде югыйсәне боларның кайсына кертәбез? Дөрес, ул аерымлана торган хәл дә түгел, кереш сүз дә түгел (Кереш сүзнең нәрсәлеген җәелеп китеп монда аңлатуның кирәге юк. Кирәксенгән кеше грамматикалардан карап чыга ала.) Сүзлекне ачып карасак, анда югыйсә сүзе теркәгеч дип күрсәтелгән. Ул чыннан да бер җөмләне икенчесенә теркәр өчен кулланыла (һәм, ләкин, чөнки кебек).

Мәсәлән: Мин әзрәк сизенәм: гади генә карт түгел бу бабай, югыйсә әти аны озатып куярга атын бирмәс иде (А. Хәсәнов). Бу очракта югыйсә сүзен юкса белән алмаштырып була (кайберәүләр ялгыш алайса сүзен дә куллана әле).

Шул ук вакытта югыйсә кисәкчә функциясен дә үти ала. Туп-туры сүзлеккә мөрәҗәгать итсәк, анда болай диелгән:

1) Сорау төсмере белдереп, «әллә», «соң» кебек кисәкчәләрне көчәйтеп килә. Әллә югыйсә әдәбият, элекке тылсымлы тәэсир көчен югалтып, дәрәҗәсен төшердеме? Г. Бәширов.

2) Хәбәрнең яхшы мәгълүм булганлыгына ишарә итеп, аны кабат раслау төсмере белән фикерне куәтләп әйтелә; бит, ич. Җил дә бар югыйсә, тик ул да болытларны сөреп алып китми, безнең түбәдә генә болгандырып йөртә. А. Гыйләҗев. Аның күрше кызы Лилия белән дус булып йөрүен дә, иртәләрен мәктәпкә бергә баруларын да беләсең югыйсә. А. Гыймадиев.

Мәгәр җөмлә башындагы югыйсәдән соң аерымланган хәл килсә, шул очракта гына (аерымланган хәл сәбәпле) аңардан соң өтер куела: Югыйсә, тапкач, кемнеке икәнен минутында ачыклап була бит (А. Әхмәтгалиева).

ТИБРӘТҮ – ТИРБӘТҮ

Бу ике сүз шактый күптәннән эзлекле рәвештә янәшә яшәп килә. Бер авторлар аның бер вариантын куллана, икенчеләре икенчесен кулайрак күрә. Сезнең әлеге ике сүз турында уйлап караганыгыз бармы? Мин ике сүз дип әйтәм, сез аларның тагын да күбрәк икәнен истә тотыгыз, чөнки бер тамырдан, аеруча фигыльләрдән, берничә яңа сүз ясалганын барыбыз да белә. Әйтик, тибрәтү үзе тибрәү сүзеннән ясалган, аның тагын тибрәлү, тибрәнү формалары да бар.
Кечкенә эксперимент үткәреп алдым. Нәтиҗәсе кызык булды. Халык күбесенчә бу сүзнең бер вараинтын гына белә (ягъни җанлы телдә куллана). Берәүләр:

«Бездә тибрәтү генә бар», – дип әйтсә, икенчеләр тирбәтү сүзен генә таный. Мин туган якларда, мәсәлән, бишекне тирбәтәләр, дулкыннар тирбәлә. Яшьтән шундый әйтелешне ишеткәч, колак шуңа күнегә бит инде.

Фәнни яктан карасак, тибрәтү формасы борынгырак икән. Башка төрки телләрдә дә -бр- тезмәсе белән ясалган сүзләр теркәлгән. (Төрекләр, мәсәлән, җир тетрәүне deprem ди, безнеңчәрәккә авыштырсаң, тәпрәм, типрәм, ягъни тибрәм булыр иде). Әмма тел үсешенең ниндидер бер этабында халыкның бер өлеше әйтелеше уңайлырак булган варинтны сайлаган һәм тибрәтү сүзен тирбәтү дип әйтә башлаган. Болай ике авазның урыннарын алмаштыру метатеза дип атала (грамматикалардагы классик диярлек мисал: абзар > азбар).

Бүгенге әдәби телебездә, аеруча җырларда бу бер сүзнең ике варианты да шулкадәр еш очрый ки, аларның кайсыдыр ялгыш дип билгеләү мөмкин түгел шикелле. Шуңа күрә мин бу ике сүзнең дә тигез хокуклы булулары яклы. Аннары шуны да әйтергә кирәк: тора-бара мондый вараинтларның берсе активлаша төшәргә мөмкин, икенчесе терминлашып китәргә мөмкин. Димәк, аларның икесе дә телебездә артык түгел.

ПӘЙГАМБӘРЛӘ́РЧӘ

Телебездәге хаталы очракларны ничектер төркемләргә кирәк булса, нигездә икегә аерыр идем. Беренче төркемгә рус теленең көчле тискәре йогынтысы сәбәпле килеп чыккан хаталар керсә, икенчесенә дини тематикага караган хаталар туплана. Кайбер чакта исә бер үк хатаны әлеге ике төркемгә дә кертеп булыр иде.

Мәсәлән, пәйгамбәр һәм шуннан ясалган башка сүзләрне. Нинди очракларны күз уңында тотаммы?

Башлыча Совет чорында туып җитлеккән, дингә үзенчәлекле мөнәсәбәте булган бер төркем язучылар, галимнәр бүген гасырлар буе тотрыклы бер мәгънәдә кулланылган дини терминнарга яңа мәгънәләр салгалый. Ул яңа мәгънәләр урынлы булса ярый да бит, һәрвакыт алай килеп чыкмый. Берничә мисал китерәм: Мондый чагыштыру куллануга үз бәясен белгән, киләчәген пәйгамбәрләрчә алдан сиземләгән шагыйрь генә җөрьәт итә ала (Т. Галиуллин). Африка һәм Латин Америкасы илләрендә милли азатлык көрәшенең үсешенә бәйле булуы турындагы аның гөман итүләре пәйгамбәрләрчә алдан күрү кебек иде (А. Сәгадеев).
Сез дә минем кебек аңлагансыздыр шәт, монда пәйгамбәрләрчә дигән сүз «алдан күреп», «вакыты җитмәс борын» кебек мәгънәне белдерә, ягъни пәйгамбәр ул күрәзәче, багучы, киләчәкне белүче булып чыга. Бу мәгънәнең кайдан килеп чыгуы бер дә сер түгел. Ул мотлака рус телендәге пророк (шуннан ясалган пророчить) сүзеннән килә. Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең ике мәгънәсе теркәлгән. Шуның берсе дини термин булса, икенчесе «предсказатель будущего» дип бирелгән. Әмма руста булган һәрнәрсә татарда да шулай ук булырга тиеш димәгән. Диннәребез дә аерым. Исламда, мәсәлән, пәйгамбәрләрнең берсе дә алдан ни буласын белмәгән дип аңлатыла. Юныс (г.с.) балык карынына эләгәсен белсә, көймәгә утырыр идеме? Ибраһим (г.с.) утка ыргытыласын белсә, мәҗүсиләрнең потларын җимерер идеме?

Бездә пәйгамбәр сүзе «кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең әмер-боерыкларын хәбәр итүче, аларны иманга дәгъвәт итүче кеше». Монда бернинди алдан күрү турында сүз бара алмый. Моннан тыш, пәйгамбәр сүзенең рәсүл һәм нәби дигән синонимнары бар (гәрчә боларның үзара аермалары бар: рәсүл ул – яңа дин белән килгән пәйгамбәр, нәби үзеннән алда килгән пәйгамбәрнең диненә чакырган). Безгә иң аңлашылган синоним исә – илче. Мәсәлән, күп кенә текстларда «Мөхәммәд – Аллаһның колы һәм илчесе» дип бирәләр. Илче исә ул – мөһим йомыш белән яки нинди дә булса эшкә арадашлык итү өчен кая да булса җибәрелгән кеше. Аны дини термин итеп тә, дипломатиядә дә куллану дөрес.

ШИРКӘТ, БӘРӘКӘТ, НӘЗАКӘТ…

Гарәп теленнән алынган җәмәгать, сәгать, сәнгать, итагать, канәгать, мәнфәгать, мәшәкать, хакыйкать, шәфкать ише сүзләрнең соңгы иҗеге үзенчәлекле: алар язуда бик катлаулы схема аша узалар, әдәби әйтелешләре исә [ғәт] һәм [қәт] формасында булырга тиеш. Белмим инде, бу сүзләрнең шактый күплеге һәм активлыгымы, әллә бональ ваемсызлыкмы, телевидениедә хезмәт итүче кайбер бәндәләр язылган кебек укыла торган йомшак әйтелешле күп кенә сүзләрне дә шулар кебек увуляр (кече тел) [ғ] һәм [қ] авазлары белән әйтә. Мәсәлән, ширкәт урынына шир[қ]әт, бәрәкәт урынына бәрә[қ]әт.

Беркөнне бер танышым: «Нишләптер гәп, гәпләшү сүзләрен күпләр дөрес әйтми, йомшарталар. Югыйсә дөресе [ғәп], [ғәпләшү] бит инде», – ди. «Юк, берничек тә алай түгел!» – дип карасам да, ышандыра алмадым бугай. Әгәр дә аныңча гәп һәм аннан ясалган сүзләр [ғ] аша әйтелсә, язылышлары да башкача булыр иде бит ләбаса, гапь, гапьләшү булыр иде.

Менә бүген яшь бер егетнең матур, сәнгатьле итеп шигырь укыганын тыңладым, әмма бит текстта һәлакәт сүзе очрады. Шуны рәхәтләндереп [һәләқәт] дип укып салды.

Ягъни бөр төркем йомшак әйтелешле, нәкъ язылганча укылырга тиешле сүзләрнең орфоэпиясендә тәҗрибәле генә кайбер дикторларда да, кайбер яшьләрдә дә проблема барлыгы күренә. Язылышында бернинди яшерен хикмәт булмаган ширкәт, бәрәкәт, гәп, һәлакәт [һәләкәт], мөлкәт, мәмләкәт, нәзакәт [нәзәкәт], хәрәкәт һәм шуның ишеләр беренче абзацтагы сүзләр кебек әйтелергә тиеш түгел.

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев