Логотип Идель
Блоглар

«БОЛГАР МАРШРУТЫ»: АСЫЛГА КАЙТУ

Бу язманы сайтка язарга утырганчы, тулы бер буш көн кирәк булды. Чөнки ике көнлек экскурсиядә кичергән хисләр, башка килгән уйлар шулкадәр күп, барысын да тәмләп сөйлисе килә! Шуңа күрә хис-кичерешләрне сезнең белән дә бүлешәсе иттем. Сез әзерме?..

Бу язманы сайтка язарга утырганчы, тулы бер буш көн кирәк булды. Чөнки ике көнлек экскурсиядә кичергән хисләр, башка килгән уйлар шулкадәр күп, барысын да тәмләп сөйлисе килә! Шуңа күрә  хис-кичерешләрне сезнең белән дә бүлешәсе иттем. Сез әзерме?..

МАРШРУТ ТУРЫНДА:
«Болгар маршруты» – Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Ачык университет» проекты кысаларында оештырылган экскурсия лабораториясе. Төп максаты – ата-бабаларыбыз яшәгән төп тарихи урыннар белән таныштыру, ә иң яхшысы – үткәнебезгә кайту, дияр идем. Әлеге маршрут үз эченә Җүкәтау (Чистай) шәһәрлеген, Биләр музей-тыюлыгын, Болгар музей-тыюлыгын  һәм аның Кузнечиха авылын (Сувар шәһәре), шулай ук Ульяновск өлкәсе, Тәтеш һәм 15 тарихи урынны ала. 

БЕРЕНЧЕ КӨН

Иртәнге сәгать сигездә катнашучылар Кремль урамында автобусны көтеп торалар иде инде. Экскурсияне алып баручы – археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз абый Хуҗин да безгә кушылды.

- Үземнең белгәннәремне сөйләрмен инде, диде ул тыйнак кына.

20-21 август көннәрендә иртәнге сигездән кичке тугызга кадәр тарихи мәгълүматларга бай һәм бик кызыклы Болгар маршруты көтәсен белә идек. Кайсы көнне кая барасыбызны да алдан хәбәр иттеләр:

«Көн бик кызу булачак, күбрәк су алыгыз», - дип кисәтте оештыручылар.

Маршрут Кабан шәһәрчеге аша Шуранга бару белән башланып китте. Кабан шәһәрчегендә туктап, Фаяз абый безгә кызыклы риваятьләр турында сөйләде:

- Кабан шәһәрлеге турында легендалар сакланып калган, аларда ханнарның «дача» формасында ял иткәннәре турында әйтелә, бу риваятьләр нигезле булып чыкты, чөнки 19 гасырда Алтын Урда башланган чордагы ике таш табылды, димәк, бу тирәдә кешеләр яшәгән булып чыга, дип башлады сүзен археолог. Аннары «Казан шәһәренең башлангычы шушы урын түгелме икән?» - дигән версия барлыгын әйтте.

Шуранга килеп җиткәндә көннең кызулыгы үзен сиздерә башлаган иде инде, катнашучылар белән үзара аралашып, Фаяз абыйның сөйләгәннәренә  колак сала-сала, Чистайга кузгалдык.

Автобуста барганда экскурсиянең икенче алып баручысы Айрат Фәйзрахманов, яхшы мәгънәдә, «күз йомарга да» ирек бирмәде – «уң якка карагыз, ә хәзер сул якта - ...» - дип күзәтүләреннән һәм белгәннәреннән чыгып, файдалы мәгълүмат бирде. Ул арада инде мин экскурсиянең катнашучылары белән танышырга өлгердем. Аларның һәрберсе дә «Ачык университет» курсларын тәмамлаган, тарих белән кызыксынучы кешеләр иде. 

Сүз уңаеннан, «Болгар маршруты»на эләгү өчен нәкъ менә әлеге университетның берәр курсын тәмамлаган булу төп шарт булып тора. Мин икеләтә «бәхетле» кеше булып чыктым – курсны тәмамлаудан тыш, журналист буларак та 20 кешелек командага кушылдым. Ни өчен команда дим, алдан әйткәнемчә, биредә тарих белән кызыксынган, төрле һөнәр ияләре җыелган иде.

Мәсәлән, музыкант Алмаз Әсхәдуллин, укытучы, тәрҗемәче Гөлнара Абдрахманова (һәм аның ике гаҗәеп кызлары - Айгөл һәм Әминә), экскурсовод Раушания Миңнуллина, КФУ мөгалиме Айгөл Гусейнова, инженер  Ринат, фотограф Илзирә Гыйззәтуллина (бу язмада ул төшергән фотолар кулланылды), оператор егетебез Илмир Хәбибуллин, журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов, һәм башка кызыклы кешеләр белән танышырга насыйп булды. Иң кызыгы, Рәдиф Кашапов әйтмешли, һәр кеше дә үзенә кызыклы булган мәгълүматны мөмкин кадәр күбрәк алырга тырышты. Ике көн эчендә үз максатларына ирешкәннәрдер дә.

Артык читкә киттем ахры, Чистай безне Җүкәтавы белән каршы алды. 

- Безнең идея – тарихны гына түгел, бүгенге көнгә дә күз салу, дип башлады сүзен Айрат Фәйзрахманов. – Мәсәлән, бу якларда яңа төзелгән мәчетләр дә бар, гәрчә бу якларда рус халкы яшәсә дә, хәзер инде үзгәрешләрне күрәбез, дип сүзен дәвам итте.

Һәм без Җүкәтауга килеп туктадык. 

«Җүкәтау» шәһәрлеге – Идел буе Болгар дәүләтенең, урта гасырлар болгар халкының, Җүкәтау бәклегенең иң эре феодаль округларының, һөнәрчелек һәм сәүдә үзкләреннән берсенең мәдәни катламы калдыклары. Ул – тарихта төгәл билгеле һәм урыны анык билгеләнгән азсанлы болгар шәһәрләренең берсе.

Чистайда әлеге шәһәрлеккә бәйле музейлар бар – шунда кузгалдык. Биредә безне Фаяз абыйның укучысы каршы алды. (Кая гына барсак та, безне каршы алучыларның һәрберсе Фаяз абыйны ерактан танып эндәште, аның #фанклубы булып йөрү безгә дә килешә иде кебек).

МӘРҖАНИНЕҢ НӘСЕЛ АГАЧЫ

Көн кичкә авышканда безнең экскурсия дәвам итә иде әле. Болгарга барып җиткәнче иң элек Биләргә, Суар шәһәрлегенә барырга өлгердек.  (Суар – Болгар музей-тыюлыгының филиалы).
Иң истә калганы, мөгаен, безгә «ике сәгатьлек» экскурсия үткәргән ханым – Нинель Мәсхүт кызы Садриева булгандыр. Ул бөек татар мәгърифәтчесе, тарихчы, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең икетуган оныкчыгы һәм эшенең дәвамчысы да. Нинель ханым «Суар» музеен булдырган кеше дә әле, безнең өчен ике сәгатьлек экскурсиягә әзерләнгән иде. Безнең тәмам арган йөзләргә карагач та кызганды ахры, экскурсияне интерактив форматта уздырырга булды. Сөйләп, күрсәтеп кенә калмый, сораулар да биргәләде. Ә ахырда «Сезнең өчен пирог алдым!» - диюе безнең ач карынны «җылытты». Экскурсиянең «иң тәмле» өлешен ул ахыргы мизгелгә калдырган иде – Ш.Мәрҗанинең шәҗәрәсен күрсәтте. 

Нинель ханымның барлык мәгълүматны безгә җиткерергә теләве, Суарны яратуы – үз эшенә чын күңелдән бирелүе сизелде, баш «йокласа да», аны тыңлау теләге зур иде.

-    Монда аерым килергә кирәк, дигән фикердә без Болгарга кузгалдык. 

ТӨНГЕ БОЛГАР

«Менә романтика кайда ул!» - диештек без кызлар белән Болгарга кергәндә.

Ә мин «Болгар маршруты»ның төнен палаткаларда күзалдына китергән идем. Бәхетебезгәме, без аларда төн кунмадык. Ул хакта соңрак...

Төн. Утлар яктысында Фаяз абыйны тыңлыйбыз, ул сөйли дә сөйли. Шулчак якында гына Алмаз Әсхәдуллинның курайда уйнаганы ишетелә. Бер сүз белән – рәхәт. Әйтерсең лә, без көне буе бер кая да бармаган, туры монда гына килгән...

УРМАНДА ТӨН КУНУ

Иң рәхәт һәм бераз куркыныч мизгелгә килеп җиттек, ул да булса – урманда төн куну. Без ярым Ульян өлкәсендә урнашкан Иске Майна җирелегенә (Старая Майна) кайтып киттек. Юлларда асфальт юк – ком гына, тирә-якта бары тик агачлар. Кап-караңгы. Автобус йөртүчебез, тын да алмый, тизрәк чыгу юлын эзли, бер нәрсә дә күренми. Бу мизгелдә без дә курка төштек.

«Монда гына кунарбыз ахры», - дип авыр суладык.

Курку басылмасмы дип, Нинель ханым биреп җибәргән пироглардан авыз иттек, үзебез белән әбәдкә дип алган йомыркалар да ашалды. Без тиешле урынга кайтып җиткәндә сәгать инде 00.21не күрсәтә иде. (безнең вакыт белән 23.21 була инде)

Безне бер һәм ике катлы агач йорт(чык)ларга урнаштырдылар. Урман тып-тын, һавасы да чиста. Бер-ике адым ераклыкта – Идел. Мондый урманда еш кунырга туры килми, дип юлдашым Ләйсән белән су янына киттек, йолдызлар санадык, атынгычта утырдык. Якында гына дискотека тавышы килә, кемдер су коена, ял итәргә килгән өлкәннәр дә төн дими йокларга ятмаган иде әле. Ләйсән төне буе күз дә йоммады, мин берничә сәгать йокларга өлгердем, чөнки иртәгесе көн дә бүгенге кебек экскурсия көтә иде...

фотода: Ләйсән белән

ИКЕНЧЕ КӨН

Иртәнге сәгать алтыда без Ләйсән белән су коенырга киттек. Иртән урманда бигрәк тә рәхәт икән, һавасын да үпкә тутырып сулыйсың, суы да җылы, кешеләр дә аз. Бер сәгать ләззәтләнеп йөреп, өйләргә кайттык. Шунда кызлар:

- Ярты сәгатьтән автобуста буласы бит инде! – дип сумкаларын күтәреп чыгып басканнар иде.

Сәгатькә карыйбыз – 7.30 (ә автобуста 8.30 буласы). Төп хикмәт бер сәгатьлек вакыт аермалыгында булып чыкты, баксаң, кайберәүләрнең телефоны үзебездәге вакытны күрсәтә иде. Иркен суладык та, урман буйлап сәяхәтебезне дәвам иттек: иртән безгә сәлам биргән атларны яраттык, тәвә кошына карап сокландык, болан балаларына елмайдык. Көне буе йөреп арыганлык иртән сизелми иде әле, каядыр чыгып китәсен аяклар да сизенде ахры. 

21 августта Ульяновск өлкәсе Иске Майна районында узасы «Бөек Идел буе юлы» тарихи фестивалендә Фаяз абый Хуҗин чыгыш ясарга тиеш иде – шунда кузгалдык. Конференция башланырга бер-ике сәгать кала төрледән-төрле эшләнмәләр сату ноктларында булырга өлгердек.

Ләйсән белән алка сайлап басып торабыз, шулчак сатучы безнең татарча сөйләшүебезгә игътибар итеп әйтеп куйды:

- Сез Ульян чибәрләреме әллә? – диде.
- Юк, без Казан чибәрләре, дидек елмаеп.
- Казан кызлары матур инде алар, - диде бу безгә җавап итеп. 

Дөресен әйткәндә, безне бу көндә чуваш кызларына да охшатучылар булды. Казан татар кызлары булуыбыз белән горурланып йөрдек.

КАЙТУ

Без Ульян шәһәре аша кайтырга кузгалдык. Болгар иленең тагын бер шәһәре – Олы Тарханда тукталдык. Биредә безне Илдар әфәнде каршы алды һәм зиратка алып керде, каберлекләр белән таныштырды. Олы Тархан белән танышканнан соң, ниһаять, Тәтешкә юл алдык. Балык тоту тарихы музеенда гаҗәеп балыкларга карап сокландык. 

- Монда тагын бер килергә кирәк! – дип сөйләштек. Фотоларда күренгәнчә, биредә музей заманча һәм матур итеп эшләнгән. 

Минем сезгә бигрәк тә Тәтеш районының Зур Әтрәч авылы турында сөйлисем килә. Көн инде кичкә авышкан булуга карамастан, аяклар ике көн йөреп арса да, бу авыл барлык уйларны бер җепкә тезде. 

- Без сезне гармун, җыр-моң белән каршы аласы идек! Өлгермәде-е-к, диеште безне каршы алган кәләпүшле абыйлар. 

Алар безне Изгеләр чишмәсенә озата төште. Шул мизгелдә күңелдә ниндидер тынычлык барлыкка килде. Ул хисне хәтта язып та аңлатып булмый, урыны шундый изгеме, кешеләре шулай ачыкмы, Изгеләр чишмәсе шулай тәэсир итәме, кыскасы, минем бу авылдан тиз генә кайтып китәсе килмәде хәтта. Кешеләренә дә шулай дидем.

Алар шаярып: «Авылда яшь егетләр бар безнең», - диештеләр.

Миңа калса, маршрутның нәкъ менә әлеге урында төгәлләнүе бик дөрес булгандыр. Әйтәм бит, барлык тискәре уйлар юкка чыкты, иртәгә дә «берәр кая чыгып китәбез», -  дисәләр дә әзер идем! Тәтеш районыннан китәсе килмичә генә кузгалып, үзебезнең Казанга юл тоттык. Шунысы кызык – маршрутның барлык катнашучысы белән дә якыннан танышып, дуслашкан идек инде. Үзара хис-кичерешләр белән бүлештек. Бер-ике фикерне сезгә дә укытасым килә.

ЭКСКУРСИЯДӘН СОҢ НИНДИ ХИСЛӘР КАЛДЫ?

Рәдиф Кашапов:

-    Мин беренче тапкыр Болгарга 3 нче сыйныфта барган идем, татар мәктәбендә укыгач, экскурсиягә алып барганнар иде. 15 малай бер бүлмәдә йоклаган идек. Шул ике көнгә Болгарга баруыбыз күңелдә калды. Экскурсияне һәр кеше үзенчә кабул итә: кемгәдер бу шәһәрдә кешеләрнең көнкүреше кызыклы булырга мөмкин, ә кайбер кешегә башка нәрсә.  Ләкин ул барыбер истә кала. Оештыручыларга рәхмәт!

Илмир Хәбибуллин:

-    Минем өчен бу бик кыйммәтле проект. Беренчедән, бүген «Ачык университет» видеооператоры буларак, бу чарада катнашучыларны оффлайн күрүемә шатмын, чөнки мин курслар өчен видеолар әзерләгәндә аның катнашучыларын күзалламыйм.  Икенчедән, әлегә сәфәрнең эчтәлегенә әлегә керә алмыйм, чөнки техник моментларны гына уйлыйм. Аның каравы, мин видеоны берничә тапкыр карап-тыңлап чыгуым белән сездән икеләтә бәхетлерәк кеше. Сез дә курс кысаларында яңадан карап чыгыгыз. Без бу проектка ике көндә "юл салдык", киләчәктә тукталып калмасак иде! 

Әминә Абдрахманова (11 яшь, Гөлнара ханымның кече кызы):

-    Миңа тарихыбызны өйрәнү, белү бик кызыклы. Фаяз абый сөйләгәннәрдән соң, археолог буласым килә башлады!

Казанга керәбез. Алмаз Әсхәдуллин курайда «Туган тел»не уйный. Барыбыз да эчтән генә сүзләрен кабатлый, исән-сау кайтып җиткәнебезгә сөенә, автобус йөртүчебезгә рәхмәтләр белдерә. Артта – ике көнлек маршрут, ә алда – якты киләчәк көтә кебек. Мондый проектлар бик кирәкле һәм алар булырга тиеш. Ике көнлек экскурсиядән соң мин үземнең нәсел агачын булыру теләге белән янып яши башладым. Мин генә түгел, барыбыз да күңелдә генә асылыбызга кайткан, дип ышанам...

фотолар авторы: Илзирә Гыйззәтуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: болгар маршруты фаяз хуҗин экскурсия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев