Логотип Идель
Блоглар

"Бәрәңге"нең тарихы

“Бәрәңге” дигәч тә, алар күз алдына Мари илендә урнашкан бердән-бер татар районы, татар үзәге килә.

Хәтердә, беренче курс башы иде бу. Төркемдәшләр белән дә, укытучылар белән дә таныша башлаган гына вакыт... Бер укытучыбыз исем-фамилияләрне сораштырганда туган якларыбыз турында да сорады. Мин, гадәттәгечә, “Бәрәңге”дән дидем, чөнки белгән кешегә җентекләп аңлатасы юк.  “Бәрәңге” дигәч тә, алар күз алдына Мари илендә урнашкан бердән-бер татар районы, татар үзәге килә. Әмма кайбер төркемдәшләрем миңа карап көлделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, үзләренең туган авылларының исемнәре дә Казан белән Мәскәү арасында йөрмиләр иде. Ә бит "Бәрәңге" атамасында районның тарихы саклана...

Элек безнең район үзәге базар булуы белән танылган. Ул базар бүгенге көндә эшләмәсә дә, аны әле дә искә алалар. Бәрәңгенең үзендә ярминкәләр белән бәйле корылмалар яки нинди дә булса тарихи билгеләр, нигез ташлары бик сирәк кенә күренеп тора: астында кибет, икенче катында өй булган бай йортлары гына сакланган. Шунлыктан базар никадәр зур булуын күз алдына китерүе бик кыен. 
Архив документларында Бәрәңге беренче тапкыр 1685 елларда искә алына, ләкин риваятьләргә карасак, Бәрәңге районы 1550 елларда ук барлыкка килгәне билгеләнә. 1800 елларда Бәрәңге актив рәвештә зураеп китә, һәм бу аның Әтнә, Арча, Өрҗөм арасында уңышлы урнашуы роль уйнаган. Ничек кенә булса да, бу нинди вакыйгаларга бәйле икәнен һәм Казаннан, яулап алынган җирләрдән тынычрак, урманлырак якка татарларның бер өлеше күченгән вакытында нигез салынган икәне аңлашыла. 

Шәһәр тибындагы поселок Бәрәңге 1931 елда ук Бәрәңге районының административ үзәге итеп билгеләнә. Ләкин 1931 елга кадәр бу район Татар районы дигән исем йөрткән. 1932 елда инде исеме үзгәртелә.

Татар белән мари халкының дуслыгы 16 гасырда гына барлыкка килмәгән. Идел буендагы 5-6 гасырда формалаша башлаган мари кабиләләре 9 гасырда Идел буе Болгар дәүләтенә, 13 гасырда Алтын Урдага һәм шуннан соң гына Казан ханлыгы составына кертелгән була. Казан алынганнан соң да 1585 елларга кадәр барган удмурт, чуваш, татар, мариларның баш күтәрүләре тарихка чирмеш сугышлары дип тарихка кертелә. 

Әкренләп Бәрәңге җайлап зур күләмле товарны үзе аша уздыручы һәм шул товарны сатучы базарга әверелә. Базарның киңлеген күзаллап булмаса да, аның йогынтысы сизелә. Мәсәлән, Бәрәңге ягында “якшәмбе” дигән сүз юк, аны барыбыз да “базар” дип йөртәбез. 

“Бәрәңге” атамасының килеп чыгышы анда зур базар булуы белән бәйле. Безнең якка бәрәңгене 1852 елда Мазарбашы кешесе Фәйзулла Гафтиев  кайткан. Кешеләргә бу яшелчәне ничек утыртырга һәм ничек пешерергә икәнен дә шул аңлаткан. Халык яңа әйберне Гафти шалканы дип атаган. Бәрәңге базарда сатыла башлап, Әтнәләр белән сәүдә итә башлагач, атама үзгәреп, “бәрәңге шалканы” булып калган. Әкренләп атамадан “шалканы” төшеп, “бәрәңгесе” генә кулланыла башлый. 

Атаманың килеп чыгышы башка факт белән дә бәйләнә. Бәрәңгенең халкы бик динле булган, динне саклап калыр өчен монда күченгән дә. Шуңа фарсы теленнән “Бәрәңгүвәй”, ягъни “изгеләр авылы” дип йөртелгән. Ревизия ясап йөрүче руслар әкренләп атаманы кыскартып, “Бәрәңге”гә калдырганнар. 

Бүгенге көндә Бәрәңге районында 50 авыл бар, шуларның арасында 11 татарныкы дип санала. Гомумән алганда, хәзерге вакытта Бәрәңге муниципаль районы җирлегендә яшәүче унсигез меңләп халыкның 48 % ы чамасын татарлар, 43 % ын марилар, 9 % ка якынын башка милләт вәкилләре (нигездә руслар) тәшкил итә. Шулай итеп, Бәрәңге төбәген чын мәгънәсендә тарихи бер татар төбәге, Казан артының табигый дәвамы итеп карарга була. Чөнки әле дә бәрәңгелеләр халкыбызның элек-электән килгән күркәм гореф-гадәтләренә, йолаларына тугры калып яшиләр

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев