Логотип Идель
Блоглар

Әдәби Казан буйлап

Татар китабының үткәнен саклый, хәзергесен яктырта һәм киләчәген кайгырта торган урыннарның берсеннән башланган җәяүле экскурсия Габдулла Тукай җан биргән бинаның ишегалдында тәмамланды.

12 август кичендә Татар китабы йорты оештырган “Әдәби Казан” белән танышып кайттык. Татар китабының үткәнен саклый, хәзергесен яктырта һәм киләчәген кайгырта торган урыннарның берсеннән башланган җәяүле экскурсия Габдулла Тукай җан биргән бинаның (Кләчкин хастаханәсе) ишегалдында тәмамланды. Алар арасында – башкалабызның Островский, Бауман, Кремль һәм башка урамнарында уелып калган әдәби эзләр. Рәсмилек төсмерен бераз киметү өчен, чираттагы язманың да “Яңалыклар” рубрикасын урап узуына каршы килмәссез бит?


Әдәби маршрутның беренче ноктасы – Шәриф Камалның мемориаль фатирын урап узганнан соң, игътибарыбызны аның каршысында ук диярлек урнашкан (Островский урамы, 14), XIX гасырның икенче яртысында төзелгән йортка юнәлттек. Баксаң, бу йортта 1913-1918 еллар аралыгында күренекле сәясәтче Садри Максуди яшәгән. Сүз уңаеннан, күптән түгел “Безнең” мирас журналында аның милли икътисад проблемаларын чагылдырган 1910 елгы «Милли сохбәтләр (әңгәмәләр)» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Күз йөртеп чыгыгыз, яме.


Религиовед, тарихчы, биолог һәм башкалар - экскурсия төркеменә төрле өлкәләр белән кызыксынган һәм юнәлешләрдә хезмәт куйган кешеләр булганга күрә, чараның эчтәлеге дә үзеннән-үзе баеп тора. А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты бинасы урынында (Кремль урамы, 29/1) элек чиркәү булуын күпләр белмидер дә әле, ә КФУның төп бинасы ишегалдындагы мемориаль такталарга игътибар иткәнегез бармы? Алар арасында кыпчакның соңгы ханы, мәгърифәтче Җәңгир ханга (1801-1845) куелган мемориаль такта да бар, заманында ул Казан университетына 6-7 кулъязма бүләк иткән.


Hiс locus est, ubi mors gaudet succurrere vitae” - Казан федераль университетының ишегалдында урнашкан Анатомия театры шундый сүзләр белән каршылады. Ул якынча “Монда үлем яшәүгә бик теләп (шатланып) ярдәм итә” дип тәрҗемә ителә. Бу урынның эче-тышын Казан дәүләт медицина университеты студентлары бигрәк тә үз итә, ә Татар китабы йорты фондында исә аңа бәйле “Анатомия театры” исемле бик кызыклы китап бар. Шәриф Камал музеенда кунак булучылар экспозиция залларының берсендәге “Медицина» дип аталган китаплар бүлеген хәтерлидер. Анда Ринат Мәннанның “Микроб” (2003) исемле фәнни шигырьләр китабын табарга мөмкин, алда әйтелгән “Анатомия театры” китабының авторы да табиб Ринат Мәннан. Фәнни дигәч тә, катлаулыдыр дип уйлый күрмәгез: шаян постмодерн, һөнәр белән иҗат кисешкән нокта, медицинаны гади тел белән аңлатуның күркәм мисалы – ничек кенә атасак та, бу китаплар бик уникаль, кыскасы...

“Кызыл Татарстан” редакциясе, “Яңалиф” хәрәкәте оешмасы урнашкан җирләр, татар язучылары җыелган нокталар, Баумандагы ачылган китапны хәтерләтә торган бина тарихы һәм башка бик күп кызыклы фактлар турында да сөйләделәр “Әдәби Казан”да. Әмма серләрне ахыргача чишеп бетермик, алар белән музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова белән бергә танышып кайтыгыз ;)

Фото: Фирүзә Закирҗанова, Сәрбиназ Шәйхелова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев