Логотип Идель
Блоглар

«ӘДӘБИ ПОРТРЕТ» ТУГАНДА

Гөлҗимешләргә ут төсе иңгән чак иде ул. Нәни кызым изрәп йоклаган бала арбасын әнә шул кып-кызыл җимешләре белән балкып торган гөлҗимеш куагы янына куйдым да, фикерләремне туплап, Энҗегә шылтыраттым.

Раилә ХӘЯЛИЕВА

Гөлҗимешләргә ут төсе иңгән чак иде ул. Нәни кызым изрәп йоклаган бала арбасын әнә шул кып-кызыл җимешләре белән балкып торган гөлҗимеш куагы янына куйдым да, фикерләремне туплап, Энҗегә шылтыраттым.

«Идеяң бар икән – үзең тотын!»

Энҗе Садыйкованың «Кәрәз клуб» дип аталган беренче татар фотомәктәбе ачканын да, фото аша татар сәнгатенә зур өлеш кертергә, яңа сулыш өрергә тырышканын инде күпләр белә торгандыр. Энҗенең татар телендә фотокурслар оештырып, илһамланып зур эшләр эшләп йөри торган вакыты, ә миндә яңа фикер туган мәл.

– Энҗе, әйдәгез, фотокурсларның берәрсен язучыларыбызга багышлыйбыз! Артистларның, театр актерларының һәрвакыт яңа образда төшкән сыйфатлы фотоларын күреп торабыз, нигә язучыларыбызның фотолары һаман бертөрле?! Дәреслекләрдә, китапларда, хәтта әдәбиятка багышланган сайтларда да бер үк фоторәсемнәр урын алган. «Кәрәз клуб» моны төзәтергә тиеш!..

Бала белән өйдә утыручы яшь әнинең фикерләре бераз кызурак була бит инде ул. Мин дә күңелдә җыелганын Энҗегә берьюлы чыгарып ташладым бугай. Дөнья мәгълүматны фотосурәт аша кабул иткән вакытта, нәкъ менә язучыларыбызның фотоларына игътибар булмауга үртәлеп йөргән чагым иде. «Кәрәз клуб» белән бу мәсьәләне хәл итәргә була дигән фикерем дә нык иде, чөнки бу клуб шәкертләре күптән түгел генә Каюм Насыйриның тормышын, рухи мирасын өйрәнеп «Каюм табылды!» дип исемләнгән зур проект һәм күргәзмә ясаганнарын беләм.

Энҗенең җавабы бик гади яңгырады: «Идеяң бар икән – үзең тотын! «Кәрәз клуб»ның бер проекты итеп эшләрбез, киңәшләремне кызганмам!»

Мин? Ике кечкенә бала белән, авылда яшәгән килеш?!  

Үзебезнең татар язучыларын яшь укучыларга яңа төрле образда сыйфатлы фотолар белән тәкъдим итәсе килү, иҗади шәхесләребезнең заманча фотосурәтен булдыру теләге бик көчле иде шул минем. Тормыш чынбарлыгы: «Бу сиңа авыр йөк, киләчәккә калдыр!» – дип ым кагып торса да, проектның тиздән чынга ашасына, матур булып килеп чыгасына чын күңелем белән ышандым. Буш вакыт табылган саен ничек оештырырга, кайларда, кемнәрне ничек фотога төшерергә икәнен язам, язучылар исемлеген төзим, нәтиҗәсе турында уйланам. Кемнәр төшерер, курс итеп оештырсак, килүчеләр табылырмы?

Уйлаган саен күңелдә дәрт арта, мине кузгата, Казанга өнди торган проект булды ул. Күңелдә генә түгел, инде барысы да кәгазьгә дә төшерелде. Кайчан, ничек эш башлыйсын гына хәл итеп бетерергә кирәк иде.

Язучыга ничек якын килергә?

...Һәм безнең тормышта зур үзгәрешләр башланды. Без гаиләбез белән Казанга күчү мәшәкатьләренә чумдык. (Менә шушы проект турындагы хыялың гына сине янәдән шәһәргә тартып китерде, дип шаяртучылар булды соңыннан. Белмим, бәлки шулайдыр, бәлки юктыр, хәерлесе!)

Казанда инде мине хыялым көтеп тора иде! Балаларның шәһәргә ияләшүләре, бакча мәсьәләсе, эш, урнашу мәшәкатьләре икенче планга күчте. Татар язучыларының заманча образларын фотога төшерүгә багышланган «Әдәби портрет» дип исемләнгән фотокурс ачылуын халыкка социаль челтәрләр аша хәбәр иттек. Язучылар берлеге рәисе Данил абый Салихов белән әлеге курсны Язучылар берлеге йортында уздырырга килештек. Курска килүчеләр язучыларның иҗади рухын да, халәтен дә тоярга тиеш!

Ике атна дигәндә язучыларны фотога төшерү курсына тугыз кыз җыелды: Илүсә, Альбина, ике Гөлназ, Гөлфия, Рәфидә, Зилә апа (арабызда иң олысы!), Гүзәл, Гөлнара. Араларында иҗат белән шөгыльләнүчеләр, шигырь, әдәби әсәрләр язып караучылар да бар. Тугызы да фото дөньясында беренче адымнарын атлаучылар, үзешчәннәр, әмма татар әдәбиятына гашыйк җаннар!

Кызлар белән алдан ук килештек: эш тыгыз булачак! Фотога төшерү буенча дәресләр дә алачакбыз, фотосессия ясарга чакырган язучыларыбызның әсәрләрен укырга да, фото эшкәртү буенча өй эшләрен вакытында эшләп тапшырырга да кирәк булачак. Бу эшләрнең барысына бергә бер ай вакыт каралган.

Язучыларны – китаплары, әсәрләре аша таныйлар, яраталар яки... кабул итмиләр. Бәхәсләшеп булмый, һәр укучының үз фикере, язучыны һәркем үзенчә күзаллый. Әсәрләре кулдан-кулга күчеп укылганда да, язучы үзе «ерактагы» кеше булып кала. Китап язган кеше белән ничек гади генә итеп сөйләшәсең инде?!

Язучы исеме – югары образ, даһилек билгесе. Фотога төшергәндә генә булса да... язучыга ничек якын килергә?! Кызлардан менә шундыйрак фикерләр яңгырады. Фотога төшерү осталыгына гына түгел, язучыларга «якын килергә» дә өйрәнәсе бар иде әле безнең.

«Аның гаиләсе дә, хәләле дә шигърият...»

Композиция, яктылык, төсләр гармониясе... Берничә дәрестән соң, беренче фотосессия көнен билгеләдек. Кызлар тиз генә Рәмис Аймәт китапларын кулга төшерде, аның шигъриятен, иҗатын, төрле газеталарда чыккан интервьюларын өйрәнергә кереште. Кайчандыр бер язучы безнең героебыз хакында: «Рәмис тормыш сукмагыннан ялгыз гына атламый. Ул шигърият белән җитәкләшеп атлый. Аның гаиләсе дә, хәләле дә шигърият. Ул шигърият белән йокларга ята, шигърият белән тора. Ул гомере буе шигърияткә намуслы булып хезмәт итте», – дигән иде. Мондый шагыйрьне Казанның кайсы почмагында төшерү килешер?! Ә реквизитлар? Шагыйрьнең яңа шигьри образын тулыландыру өчен детальләр, реквизитлар куллану бик мөһим, дип килештек кызлар белән.


    Тузан булып җиргә ятармын да…
    Җеп тә эзәр хәл юк… арылган…
    …Ак тасмадай яткан төнге сукмак
    Алып китә мине ярымнан.
    Алып китә мине…
        Тар сукмакны
    Язмыш буйлап күпме сузсак та…
    Җир – түгәрәк! Кабат илтәрме ул
    Ак тасмадай яткан сукмакка?!

Эшләпә һәм чемодан кирәк булачак! Китаплар, иске блокнотлар... Бәлкем зәвыклы гына берәр кулчатыр да табып булыр?!

    Үз кануны аның, үз кыйбласы –
    Коя гына яңгыр, коя гына.
    Йолдыз ташы кагыламы үксеп,
    Ут чәчелеп кала, төнне кисеп,
    Яңгыр-атның яшьле тоягыннан...

Язучылар берлегендә Рәмис Аймәт кызларга үзенең шигырьләрен сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Шуннан барыбыз бергә алдан килешеп куелганча, Кабан күле буена киттек. Тугыз фотограф тугыз ракурстан төшерә, һәркемнең күңелендә – Рәмис абыйның фотосурәте – яңа шигьри образы бөреләнә. Баштагы мәлдә кулларына куркып кына фотоаппарат алган кызларга тәм йөгерде. Шагыйрьне яланаяк Кабан күленә үк кертеп җибәрделәр хәтта!

Ә шагыйребез фотокамералар каршында ачылырга курыкмады! (Фотога төшерүче өчен моннан да зур бәхет булырга мөмкинме икән ул!) Ул төрле дә, гади дә, үзирония дә көчле анарда... Җырлап та куйса!  

Фотосессиянең җитдиерәк өлеше – Иске Татар бистәсендә узды. Мондагы кадрларда инде моңлы, уйчан шагыйрь образы иде, Рәмис Аймәт Казан, милләт, тарихка кагылган шигырьләрен сөйләде. Билгеләнгән вакытка караганда, озаккарак сузылды фотоссесия. Әмма күңелдәге куркуларны, чикләрне эретте, киләсе дәресләргә илһам бирде ул!

Нәзәкатьле сирень чәчәге

Бу көнгә тагы бер фотосессия билгеләнгән иде әле. Җырлар, шигырьләр авторы, шигырьләре кебек, үзе дә үзенчәлекле, назлы хатын-кыз, иҗаты белән социаль челтәрләр аша да үз укучысына якын Эльмира Җәлилованы шәмәхә сирень чәчәкләре янында төшерергә уйладык. Серле карашы, нәзәкатьле була белүе белән сирень чәчәген хәтерләтә иде ул безнең өчен.

– Эльмира, сиреньнәргә сыеныгыз һәм күзләрегез белән миңа карагыз!

– Елмаегыз! Камера елмайганны ярата!

– Уйчан итеп күкләргә карагыз!

– Соңгы кадр! Аннан җиңел суларга да була!

Беренче көн шактый күп уңышлы кадрлар һәм зур ашкыну белән тәмамланды.

Алдагы бурыч – тагын өч көннән ике күренекле язучыбызны фотога төшерергә күндерү иде...

Дәвамы бар

фотолар: Гөлнара Яруллина, Гөлназ Гыймадиева, Альбина Сафина, Гөлназ Шакирова, Илүсә Зәйнетдинова, Гүзәл Гыймадиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев