Логотип Идель
Блоглар

Декабрь һәм студент тормышы

Сессияне өченче тапкыр биргәндә дә, алтынчы тапкыр биргәндә дә - беренчесе кебек тоела. Колледжда укучылар имтиханнарны Яңа елга кадәр биреп, котыла да, тыныч күңел белән Яңа елны үткәрсә, институттагыларга мондый дәрәҗәдә үк уңыш елмаймый.

Мәкаләне сораудан башлыйм әле. Декабрь ае кергәч гади кеше үзен ничек хис итә башлый? Әлбәттә, ул үзгәрә. Чөнки салкын көннәр, ябалак-ябалак явып торган кар үзе үк Яңа ел мохитен тудыра. Шуңадыр да кешелекнең күпчелеге кышның беренче атнасында ук чыршыларны, өйләрне бизәп куярга тырыша. Монысы табигый.

Ә шул вакытта күз төпләре шешенгән, карашлары сүрелгән кешеләргә игътибар иткәнегез булдымы? Андыйларны һич кенә дә күргәнегез булмаса, сер ачыйм, алар һәркөн сезнең янда яши: бергә кафега керә, автобуста йөри һәм башкалар. Бу төр кешеләр - студент халкы.

Әйе, һәркем студент чорын үтә диярлек. Әмма сессияне өченче тапкыр биргәндә дә, алтынчы тапкыр биргәндә дә - беренчесе кебек тоела. Колледжда укучылар имтиханнарны Яңа елга кадәр биреп, котыла да, тыныч күңел белән Яңа елны үткәрсә, институттагыларга мондый дәрәҗәдә үк уңыш елмаймый. Чөнки Яңа елга кадәр зачет бирсәң, Яңа елдан соң сине әле имтихан көтә. Әле ярый зачет кенәгәсен тотып, укытучы янына 31 декабрь көнне киләсе булмаса...

Нигә декабрь (һәм гыйнвар) ае студентлар өчен зур стресс китерә соң? Беренчедән, өч ай буе укымаганнан соң, “бер айдан соң синең 5 имтихан бирәсең бар”,- дигән сүздән соң чәчкә болай да чал төшә. Моның өстенә тагын төрле чаралар һәм конкурслар бер-бер артлы үткәрелә башлый.

Бу гына да түгел. Өстәвенә, һәрбер дисциплина буенча контроль эшләр бирелә башлый. Шушы урында инде августның 31дә “Бу елны һәрбер дәресне өйрәнеп барачакмын”,- дигән вәгъдә минең ниндидер бер почмагыннан хәтергә килеп төшә. Әмма бернишләп тә булмый. Ситуацияне ничек бар, шулай кабул итергә .... һәм чишергә генә кала.

Сессия алдыннан стресс белән барлык студент та очраша. Ким дигәндә, имтиханнан курыкмаган студентны минем гомеремдә дә күргәнем юк. Әмма һәркем стрессны үзенчә кичерә. Имтиханны бары тик булган, яки бер атна эчендә тупланган белемнәрне тикшерү, дип кенә кабул иткән, үзләрен чагыштырмача тыныч тоткан студентлар бар. 

Шулар белән бергә капма-каршылары бар. Минем кебек... Безнең ише студентлар, имтихан сезоны якынлашканда, ниндидер депрессиягә керә башлый, тыныч йокының, тәмле ашауның нәрсә икәнен оныта. Әмма курку хисе шулкадәр көчле, хәтта имтихан сорауларын да тыныч кына өйрәнергә ирек бирми. 

3 курска җитеп тә, мин ул курку-каушау хисеннән качырга тулысынча өйрәнә алмадым. Тик үземне кыен хәлгә калдырмас өчен берничә киңәшне 3 ел эчендә тупладым.

Беренче чиратта, стрессның башлангычы нәрсә? Ябылмаган дедлайннар. Чөнки тиешле биремнәрне үтәмичә сине зачётка да, имтиханга да кертмәү мөмкинлеге бар. Әлегә декабрьнең башы гына. Шуңа вакытны сузмыйча, укытучылар белән сөйләшеп, “прогул”ларны капларга, уку буенча биремнәрне тапшырырга вакыт. Әйе, монда йокы белән бераз саубуллашып торырга кирәк булачак. Ул йокы сәгатьләрен, тәмле төшләрне күрергә дип калдырган дәресләр хакына исәпләсәк, тигезләмә дөрес килеп чыгыр дип уйлыйм.

Икенчедән, бер-бер артлы тезелеп киткән контроль эшләр куркыта. Бу да чишелә торган мәсьәлә. Иң мөһиме ул- синең имтихандагы җавабын. Шуңа контроль эшләргә әзерләндә иң мөһим булган теорияне генә өйрәнү дә җитә. Бу, әлбәттә, минималь вакыт калган очракта гына. Контроль эшкә бер атна вакыт булганда, бер төндә теорияне карап чыгармын әле, дип уйлау файдага булмас. 

Өченчесе һәм иң мөһиме - имтихан вакыты. Монда студентлар бигрәк тә билгесезлектән куркалар. Әйе, укытучының имтиханны ничек аласын студентлар, кагыйдә буларак, инде укытучы белән танышканчыга кадәр үк беләләр. (Зуррак курс студентларына рәхмәт). Сораулар белән дә студент таныш. Әмма аны башка билгесезлек куркыта. Бәлки, аудиториягә кергәч, белгән җавап онытылыр, укытучының кинәт кәефе кырылыр һәм тагын бик күп башка “бәлки”ләр. Бу уйларны үзеңнән куу өчен билетларны өйрәнү кирәк. Тупланган, системалаштырылган белем барыбер үз-үзеңә ышану хисен бирә. 

Мондый зур эшләр башкарганнан соң инде бары тик уңышлы гына имтиханны биреп чыгасы кала. Әйе, форс-мажор ситуацияләр булырга мөмкин, әмма төпле белемең барлыгын укытучы күрсә, читен ситуациядән чыгырга үзе үк булыша ала. Ә әлегә бары тик әкренләп сессиягә әзерләнүне башларга гына кирәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев