Логотип Идель
Блоглар

Диагноз: яшәргә!

Каршымда – уртача буйдагы, төз гәүдәле мөлаем яшь татар егете. Чиста-пөхтә, үзенә килешле итеп киенгән, йөзендә – елмаю. Синнән һәм миннән бер нәрсәсе белән дә аерылмый. Бары бер ялгышлык... Бары бер саксызлык... Һәм, нәтиҗәдә, ВИЧ-уңай дигән диагноз.

Каршымда – уртача буйдагы, төз гәүдәле мөлаем яшь татар егете. Чиста-пөхтә, үзенә килешле итеп киенгән, йөзендә – елмаю. Синнән һәм миннән бер нәрсәсе белән дә аерылмый. Бары бер ялгышлык... Бары бер саксызлык... Һәм, нәтиҗәдә, ВИЧ-уңай дигән диагноз.

«Йоктырырмын дип уйламаган идем...»

Айдарга (исеме үзгәртелде) – 26 яшь. Татарстанның бер районында туып үскән. Гади татар гаиләсендә тәрбияләнгән, белем алган. Алты ел элек Казанга күченгән, биредә эшли һәм яши. Буш вакытында музыка тыңлый, китап укый, спорт белән шөгыльләнә, дуслары белән очраша. Кыскасы, гап-гади яшь егет тормышы белән яши.

Шушы гади татар егете өч ел элек ул үзенең ВИЧ-уңай статуста булуын белгән. Бу чир сиңа-миңа кагылмый дип уйлау, әй хаталы шул. Күп еллар элек ВИЧ – наркоманнар һәм традицион булмаган юнәлешле ирләр авыруы булып саналса, бүгенге вазгыять инде башка төрле. Бу чир ипле-тәртиплеләрне дә урап узмый.

Айдар да беркайчан ВИЧ-инфекция йоктырырмын дип уйламаган, билгеле. Җенси мөнәсәбәтләр вакытында күпчелек саклану чараларыннан куллануны йә кирәксенми, йә моның мөһимлеген аңлап бетерми шул. Егет тә яшьлеге-юләрлеге белән моңа әллә ни игътибар итми. Азынып-тузынып йөрми бит, андый кызлар белән дә очрашмый. Һәм менә сиңа мә! Көннәрнең берендә аяз күктәге яшендәй яңгыраган диагноз – ВИЧ-инфекция…

– Мин ел саен медицина тикшеренүе уза идем, шул исәптән венерик чирләргә дә анализлар тапшырып килдем. Апам сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли, ул мине моңа күнектерде. Өч ел элек анализлар тапшырган клиникага чакырып алдылар. Мөлаем генә кыз каршы алды, утырырга куштылар һәм конверт тоттырдылар. Мин аны ачып, бер кәгазь бите чыгардым һәм укый башладым. Ышанмыйча, язылганны берничә кат укыдым. Күз алларым томанланды, кулларым калтырый башлады. Авыр булса да, үз-үземне җыярга тырыштым. Аннары җенси элемтәгә кергәндә үз авыруым турында хәбәр итәргә кирәклеге турындагы кәгазьгә кул куйдырдылар. Клиникадан чыгып, өйгә таба юнәлдем. Ике сәгатьләп җәяүләп кайтканмындыр, башымда уйлар өере, күз яшьләрен тыярга тырышсам да, алар ирексездән яңакларымнан ага... Кайттым да, караватка аудым. Ничек йоклап киткәнемне инде хәтерләмим, – дип искә ала Айдар.

Айдар, иң беренче итеп, бар батырлыгын җыеп, үз диагнозы турында әти-әнисенә әйтә. Ничек кабул итәрләр дигән курку булса да, иң якын кешеләре аны юатырга тырыша, кире какмый. Апасы исә бу хәбәрне аеруча авыр кичерә – икәүләп төне буе елап чыгалар. Диагнозы турында иң якын берничә дусты да белә. Алар да Айдардан читләшми, аңа иң зур терәк һәм үз диагнозын кабул итүдә зур ярдәмче була.

Бу диагнозны кабул итү бер дә җиңелләрдән түгел икәне аңлашыла. ВИЧ-инфекция турында без күбебез ни беләбез соң? «Оят, мәсхәрә чир һәм аның белән озак яшәмиләр...» Айдарның да бу авыру турында беренчел белеме шул кадәрле генә була. Казанның СПИД үзәгендә исә, аңа үз авыруы турында бик күп «яңалыклар» сөйлиләр. Баксаң, дәваланган – заманча антиретровируслы препаратларны даими кулланган очракта, бу авыру белән озын-озак һәм бәхетле гомер итәргә була икән.  

Бәхетле гомер итү... Сәламәт кешегә әйтүе җиңел. Авыруы турында инде күпне белсә дә, аны кабул итү, элеккеге тормышка кайтуы ай-һай авыр була Айдарга. Егет үз эченә бикләнә, үз «куышында» яши башлый. Әле күптән түгел генә аралашучан, елмаеп кына торган егетнең вакыйгаларга бай яшәеше, диагнозын белгәннән соң, өй һәм эш белән чикләнә.

– Дусларым мине бу халәтемнән чыгарырга тырышты. Әмма яшәү ямен югалттым. Мавыгуларымны да, дуслар белән очрашуларны да оныттым. Тормышымда бары тик өй һәм эш кенә бар иде. Шулай көн артыннан көн узды. Берзаман куркудан туктарга, яши башларга кирәклеген аңладым. Гомер буе шулай дәвам итә алмый бит, болай да инде ике елымны югалттым. Шулай итеп, яңадан тормышка кайттым. Хәзер инде һәр көнемнең ямен-тәмен тоеп яшәргә тырышам, – дип сөйләде Айдар.

Бүген ул сәламәт кеше ничек яшәсә – шулай яши. Бары тик көн дә тиешле препаратларны гына эчә. Кызлар белән мөнәсәбәтләргә килгәндә... ВИЧ-уңай икәне хәбәр ителгәндә, Айдарның очрашып йөргән кызы була. Саклану чараларын күрсәләр дә, кыз шунда ук тикшеренү уза. Сөенечкә, ул авыруны йоктырмаган була. Әмма егет мөнәсәбәтләрне өзәргә карар кыла. Беренчедән, кызның сәламәтлеген куркыныч астына куясы килми. Икенчедән, аны борчулардан азат итәргә тели.

– Мин ул вакытта авыруым турында күпне белми идем. Заманча препаратлар вирусны шулкадәр «йота» ки, хәтта тестлар да синең авыру икәнеңне күрсәтми башлый. Бик күп ВИЧ-уңай кешеләр ВИЧ-тискәре парлары белән яши һәм партнерына чирне йоктырмый. Аларның сау-сәламәт балалары туа. Ул чакта бүгенге башым булса, йөргән кызымны алай ташламас идем. Аның белән бергә калу өчен көч куяр идем. Әмма инде соң, – ди Айдар.

Хәзер ул кызлар белән таныша-аралаша. Әмма җитдирәк мөнәсәбәтләр башланганда, аңа үз диагнозы турында әйтергә туры килә. Күпләр куркуга кала, шунда ук читләшә. Ә егет гаилә, ике кызы һәм улы булуы турында хыяллана. ВИЧ-уңай диагнозына карамастан, аның да бәхетле булырга хакы бар бит...


Табиб язмаларыннан...

Екатерина Степанова, Казанның СПИД үзәгендә ун ел көч куйган табиб, 2017 елдан Мәскәү клиникаларының берсендә эшли:

– Мин барлык кешенең ВИЧ-инфекция турында бары тик өч нәрсәне белүен телим:

1) тестны кимендә елына бер тапкыр ясатырга кирәк. Бу ВИЧ ачыкланган очракта тиз арада дәвалана башлау өчен мөһим;
2) дәвалау ысуллары камилләшә һәм хәзерге вакытта һәркем медицина ярдәменнән файдалана ала;
3) нәтиҗәле дәвалау үткәрелгән очракта, вирус күләме шулкадәр аз ки, ул хәтта җенси мөнәсәбәтләр вакытында да күчми.

Күргәнебезчә, ВИЧ-инфекция белән бәйле медицина мәсьәләләре хәл ителгән диярлек. Күп кенә авырулардан тулысынча тернәкләнеп булмый. ВИЧ-инфекция булган кешеләр дә дәвалау алган очракта бәхетле гомер итә алыр иде... Алыр иде.... Бер әмма дигәне булмаса...
Медицина мәсьәләләрен хәл итеп, без социаль проблемаларны хәл итә алмыйбыз! Без ВИЧсыз яшәүчеләрнең гаепләвен, кимсетүле, ачулы мөнәсәбәтен, кире кагуларны җиңә алмыйбыз.

Без ВИЧ белән яшәүчеләрнең куркуларын, үзләрен гаепле дип санау, үпкә хисләрен җиңәргә сәләтле түгел... Ә бу бик мөһим. Исән була торып, кайбер кеше үз эченә бикләнә, социаль яктан юкка чыга. Без бу чирне бергә генә җиңә алачакбыз. Даруларга өстәп, ярдәм кулы сузу һәм кабул итү генә кирәк.

Светлана Орыщак, табиб-инфекционист, Иркутск:

– Коры саннар һәм статистика китермим, яратмыйм моны. СПИДтан вафат булган һәр пациентымны хәтерлим, дип тә язмыйм. Юк, хәтерләмим. Алар күп иде. Һәм бу куркыныч. Һәр исән калганы хәтеремдә, дип тә әйтмим. Юк, һәркайсы түгел. Алар бакыйлыкка күчкәннәрдән кимрәк иде, әмма аз түгел. Күбесе хәзер заманча антиретровируслы терапия ярдәмендә һәм СПИДны кисәтү үзәгендә даими тикшеренү узуы аркасында яши. Әмма дәвалану кирәклеген аңлаганда алар үлем бусагасына җиткән була. Кемдер үрмәләп чыга ала. Кемдер юк. Булдыра алмаганнары күбрәк.

Әмма мин ВИЧ-инфекцияне «җиңә» алган пациентның калтыраган куллары белән рафаэлкалар һәм кофе салынган пакет сузуын яхшы хәтерлим. Ә мин алдым. Ә ул елап җибәрде: «Моңа кадәр миннән берәү дә «рәхмәт»емне кабул итми иде. ВИЧлылардан алмыйбыз, диләр иде», – диде.

Һәм бу дөресе. Андый табиблар бар. Әгәр шикләнәсез икән, ашамагыз сез ул конфетларны, кофесын да эчмәгез! Әмма алыгыз һәм елмаегыз. Бу мондый пациентлар өчен мөһим. Бу аларны кире какмыйлар дигәнне аңлата. Һәм бу ул шушы тормышта яшәү өчен тотыну, чир белән көрәшү өчен җеп булачак!

Мин үз баласын кочакларга курыккан ана белән сөйләшүемне хәтерлим. Нарасыен башыннан сыйпарга ярыймы икәнен дә белмәгән ананы. Баласына  хәтта 35 яшь һәм ул күп кенә ялгышлыклар кылган булса да, аңа әнисенең яратуы һәм ярдәме бик тә кирәк. Һәм иң үкенечлесе, беләсезме, нәрсә? Бар ананың да ВИЧның кочаклашу, үбешү, кул кысу аша күчмәвен аңлыйсы килмәве. Иң куркынычы – кул сузган улыннан ишеккә таба чигенгән ананы күрү. Һәм бу – фатирдан бар булганны алып чыккан наркоман әнисе түгел. Бу җенси юл белән авыру йоктырган гади ир-атның әнисе. Бәхеткә, мондый очраклар еш булмый. Әмма очрый.

ВИЧ-инфекция инде күптән үлем хөкеме түгел. СПИД – ул ВИЧ-инфекциянең ахыргы стадиясе. Һәм бу стадиягә җиткермәү мөмкин! Һәм бик еш СПИД – ул кешенең үз хатасы гына түгел, бу кемнеңдер җирәнгеч мөнәсәбәте, кырын карашы, телен тыя белмәве, сөйләшә һәм аңлата белмәү нәтиҗәсе.
Хөкем чыгарудан туктагыз! Беренче чиратта үзегезне карагыз! Һәм кешелеклерәк булыгыз...

Олеся Куракина, табиб-инфекционист, Түбән Новгород:

– Һәр олы кеше үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплымы? Әлбәттә, әйе. Без тормышта үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз, шул исәптән, сәламәтлеккә карата да. Әмма һөнәрем белән бәйле рәвештә, мин бу сайлауны үзгәртә алам һәм аны үзгәртергә тырышырга да тиеш, дип саныйм. Сүз дәваланудан баш тарту турында булачак. ВИЧ-инфекция бик тә мәкерле чир һәм үз-үзен берничек тә белгертмәскә мөмкин.

Һәм менә минем янга пациент (җыелма образ) килә – яшь ир-ат, ул үзен яхшы хис итә һәм аңа бернинди дарулар да кирәкми, дип саный. Ул бит сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә һ.б. «Нигә миңа дарулар? Теләмим, мин аларга бәйле булачакмын, алар мине үтерәчәк тә». Еш кына бу агрессия белән килә.

Бу вакытта барысын ничек бар – шулай калдырырга мөмкин. Әмма гамәлдә терапиядән баш тартуның нәрсәгә китерүен – бер ел элек сәламәт кешенең авыр инфекция өстәлү нәтиҗәсендә инвалидка әверелүен күргән кеше буларак, мин һәрчак инандырырга тырышам.

Кемгәдер гади формада вирус көн дә иммун күзәнәкләрне «үтерүен» һәм организмның әйләнә-тирәбездәге вирусларга һәм бактерияләргә каршы көрәштә «коралы» калмавын сөйләргә, кемгәдер дәвалану белән бәйле куркуларның миф булуын аңлатырга туры килә.

Кызганыч, табибны бар кеше дә ишетми. Әмма минем практикада туксан биш процентны инандырып була. Иң сөенечлесе, пациентның берничә айдан килеп: «Барысы да яхшы, даруларны эчәм һәм элек нидән курыкканымны аңламыйм», – диюе.

Әмма калган биш процент бар. Бар кешегә дә ярдәм итеп булмый дип үз-үземне тынычландырам. Әгәр дә сез шушы биш процент арасында икән, табиблардан тыш, активистлар, үз мисалы һәм белемнәре белән барлык куркуларны җиңәргә ярдәм итә торган ВИЧ белән яшәүче кешеләр бар. Укыгыз, карагыз, өйрәнегез һәм ярдәм сораудан курыкмагыз.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев