Логотип Идель
Блоглар

Дәрсе гыйбрәттер – театр!

Казан дәүләт мәдәният институтында “Театр атналыгы” узды

Кичә колагыма шундый сүз ишетелде: “Театр, янәсе, икейөзле, ихлас булмаган урын: декорацияләр – агачтан, хис сәхнәдә генә чын, хәтта актёрларның битендә дә, кирәге кадәр җыерчыкны күрсәтер өчен дә кат-кат кершән ягыла. Әмма бу сәхнәдә уйналган рольдә дә, сәхнә артында да, тамашачылар залында да кешенең чын хисләре тибрәлә. Нәкъ бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырендәге кебек: “Театр көлдерәдер, уйнатадыр, \ Тагы үткән гомерне уйлатадыр. \ Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең — \ Көләрлек булса, булмаса — еларсың.”

Казан дәүләт мәдәният институтында 21-28 март көннәрендә театр атналыгы үтте. Атналык кысаларында нинди генә чаралар уздырылмады: режиссура, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм хәрәкәтләре буенча остаханәләр, түгәрәк өстәлләр, төрле спектакль куелышлары. Боларда укытучылар, студентлар һәм гади кунаклардан кала, нәни балалар да актив рәвештә катнашты. “Театр атналыгы” балалар һәм яшь буын арасында театр сәнгатен популярлаштыруны максат итеп куйган. Чарадан күренгәнчә, балаларның, яшьләрнең театрга тартыла, аның белән кызыксына, димәк, максатка адымнар ясалган, театрның киләчәге дә якты дигән сүз. 

28 мартта үткән театр атналыгының ябылу тантанасы “Театр ул – тормыш” дигән шигарь белән үтте. Чыннан да, бинаның эченә кереп килгәч, мин бөтен почмакта репетиция оештырган студентларны күрдем. Әүвәл, үзем хәзерге замана сәнгате белән артык таныш булмаганлыктан, моңа скептик карашта идем. Әмма концерт залына кереп утыргач... Студентларның һәрбер куйган сәхнә куелышларын үз күңелем аша уздырдым.

"Театр атналыгы" дәвамында студентлар үзләренең курс һәм диплом эшләренең куелышларын тәкъдим иттеләр. Шуның нәтижәсендә төрле номинацияләр буенча актив студентлар арасында жиңүчеләр билгеләнде. "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Виталия Борисова жиңү яулады. Ә икенчел план ролен иң яхшы башкаруы өчен Бахрамжон Саидов бүләкләнде. Аерым мактау сүзләре белән театр сәнгате традицияләрен саклаучы номинациясендә Артур Янмихиуллин аталды. Казан дәүләт сәнгать институтының үсешенә зур көчен керткән өчен, "Театр сәнгате традицияләрен саклауга шәхси өлешен кертүче" номинациясендә Марсель Мөбарәков жиңү яулады.

Аерым номинацияләр өчен тулы төркемнәрне дә бүләкләделәр. Мәсәлән, иң оригиналь куелыш өчен институтның 51823нче төркеме, ә иң оригиналь театрләштерелгән тамаша өчен 51921нче төркем бүләкләнде. Иң яхшы спектакль номинациясендә исә институтның 51809нчы төркем студентлары жиңде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев