Логотип Идель
Блоглар

Дуңгыз гаеплеме, әллә табибмы?

Сүзем легаль булмаган “коралдан” кулланып, ябыгырга теләүчеләрдән зур күләмдә акча “сосып”, дуңгыз хәлендә калдырган “ялган табиблар” турында. Хәер, бу очракта табиблар гына гаеплеме, әллә дуңгыз хәленә төшкән клиентмы?

Сүзем легаль булмаган “коралдан” кулланып, ябыгырга теләүчеләрдән зур күләмдә акча “сосып”, дуңгыз хәлендә калдырган “ялган табиблар” турында. Хәер, бу очракта табиблар гына гаеплеме, әллә дуңгыз хәленә төшкән клиентмы?

Бервакыт бер дуңгыз, каршы яктагы ярда күптәнге хыялы — калын черемә катламын күргәч, елганы кичеп чыгарга уйлый. Якынрак килгәч, күңелендә шөбһә туа:

- Кызык, ә елга тирән микән?

- Юк, сай, — дип җавап бирә дуңгызның соравын ишетеп калган сукыр тычкан.

- Ышанып әйтәсеңме?

- Әлбәттә!

Башы-күзе тонган дуңгыз зур тизлек белән йөгереп тә килә, суга кереп тә китә. Нәрсә булганын уйлыйсы юк: билгеле, бата башлый, чөнки елга төбе текә үр ясап аска төшеп киткән. Көч-әхвәлгә судан исән чыккан дуңгыз ачудан сукыр тычканга ташлана. Ләкин сукыр тычкан шуны гына әйтә:

—Сәер, үрдәккә бу су гел гәүдәсенә хәтле генә була.

Бу кечкенә хикәяттән нинди мораль китереп чыгарырга теләдем? Ышанучан җан иясе — комбайнга тиң. Колагына ишетелгән теләсә нинди хәбәрне — гайбәтме ул әллә ялганмы — тикшереп, критик анализлап та тормыйча, шул мизгелдә үк башына сеңдерә. Никадәр генә киресе булуын теләсәк тә, кызганыч, һәрберебезнең дә, башкалар авызыннан чыккан матур сүзләргә ышанып, алданганыбыз бар. Намуслы инсаннарның ышанучанлыгы — ялганчыларның үзенә файда китерүче эшнең коралы ул.

Сүзем шундый легаль булмаган “коралдан” кулланып, ябыгырга теләүчеләрдән зур күләмдә акча “сосып”, дуңгыз хәлендә калдырган “ялган табиблар” турында. 29 сентябрь көнне Пенза өлкәсендә шул хакта зур мошенниклык турында суд эше башланды. XXI гасыр өчен бу баналь вакыйга дисәм дә ялгышмам: эш “ялган табибларның” артык авырлыгы булган кешеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп иттерүдән һәм ябыгырга, тулысынча сәламәтләнергә булышу турындагы кызыктыргыч тәкъдим ясаудан башланып китә. Өстәвенә, барлык медицина тикшеренүләре бушка булганга, гади халык, балга җыелучы чебен кебек, ишек төбендә зур чиратлар барлыкка китереп өелә.

Мондый очракларда документлар тикшереп тору уе, билгеле, берәүнең дә башына килми. Дөресен әйтик, кеше бит вак язулы кәгазьләр арасында актарынганчы, тышкы яктан ачык төсләр белән чуарланган эленмә тактадагы мәгълүматка ышануны кулайрак күрә. Ә нәрсә, “Медицина үзәге” дип язылган, ак халатлы персонал йөри — димәк, шикләнерлек урын юк.

Алданганлыгы турында үзәккә мөрәҗәгать иткән Пенза халкы “табиблардан” кулына 100-200 мең түләп дәвалану турындагы килешүне тотып чыккач кына аңлыйлар. Мондый күңелсез ситуациягә эләккән бер ханымның сүзләренә караганда, “ялган табиблар” ай саен 6 меңнән өстә сумманы “Медицина үзәге”нә күчереп барган очракта икееллык сәламәтләнү процедурасын тәкъдим итәләр. Тик килешүдә бу сумма тора-бара 116 меңгә кадәр күтәрелә. Ничек шуны сизмичә кул куярга мөмкин иде дип аптырыйсы юк, чөнки яңгыраган тәкъдимнәр теләсә кемнең психологиясенә йогынты ясарга сәләтле: “Бары бүген нәкъ Сезнең өчен социаль льгота каралган. Сәламәтләнү процедурасының бәясе 400 меңнән 150 меңгә кадәр (!) төшерелде”.

Пенза өлкәсе Эчке Эшләр министрлыгында бу криминаль ситуацияне “экономия юлын тәкъдим иткән театр” дип атадылар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, “спектакльне” уйнаучыларны урамнан белдерүләр ярдәмендә җыйганнар. Р. исемле “ялган табиб” сүзләренә караганда,  аны бу “эшкә” администратор буларак чакырганнар. Ләкин никтер бурычлары башка булып чыккан: клиентлар белән аралашу, сәламәтлеген тикшерүне оештыру һәм килешүгә кул куярга күндерү. Гомумән, бу “Медицина үзәге”ндә бары дипломлы экономистлар, юристлар, хәтта архитекторларның гына хезмәт куюы — кызык, ләкин бик куркыныч факт. Араларында бары бер генә Гиппократ антын биргәннең булуы да билгеле.

Килограммнар түгел, ә муеннан акчаларын югалткан халыклы Пензада югарыда сөйләнелгән “Медицина үзәге” ябылды, ә җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре кулган алында дип хәбәр ителде 2 октябрь көнне.

Кагыйдә буларак, легаль булмаган үзәкләр беренче зур тикшерүгә кадәр генә эшли ала. Шуңа күрә, башка регионнарда да шикле медицина берләшмәләрендә акчаларын югалта алган кешеләргә юристларның киңәшен җиткерәсем килә: андый урыннарда һәрвакыт сәламәтлеккә зарланыгыз. Мәкаләм башында бәян ителгән дуңгыз хәлендә калмагыз! Белмәгән сулыкка керер алдыннан 100 тапкыр уйлагыз!

Рәзилә Әхтәмова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев