ЕРАКТАН УКЫП КАРА...
Баламның мәктәптә дәресләрдә ничек утыруын, ничек эшләвен, укытучы сорауларына җавап бирүен күрергә күптән хыяллана идем, менә күрдем инде. Мәктәп бусагасын еш таптамагач, кайбер укытучыларын да күргәнем юк иде - дистант-чатта булса да, педагоглар белән танышырга җай чыкты!
Дистанцион укуның беренче көне узган атнада булды. Аны “апробация” дип атадылар. Ә мин “репетиция” дидем, һәм ялгышмаганмындыр да кебек. Тормышыбызның күп кенә өлкәләре фарска әйләнеп калган заманда уку- укыту гына бу театрдан читтә кала алмый бит инде. Эш бирүчеләрнең безне ай буе эшләтмичә һәм хезмәт хакы түләп өйдә яткырырга бернинди омтылышы юк икән, бик күп кенә эшләп йөргән кешеләрнең аерым гаилә әгъзалары, һава суларга да чыкмыйча, өйдә “карантинлы” уйнап ята икән – бер мәгариф системасы дөньядан аерылып яши аламы? Юктыр. Мәктәпләрдәге дистанцион укыту – ул бары тик җәмгыятьтәге хәлләрнең кыек көзгедә чагылуы, илкүләм “үзизоляция”нең зурайтылган күренеше.
Әйе, Путин кушты – система сикереш ясады. Һәм берничә көн эчендә генә дә дистанцион укуны зур бер дәүләттә патшаның өстәлгә сугуы белән үк массакүләм төстә кертү мөмкин икәнен раслады. Система чытырдап ярылмады һәм шартламады! Әлегә кайбер җитешсезлекләре булса да, дистанцион уку хәйран гына әйбәт эшләп китте бугай. Бу сикерешне шулкадәр тиз арада тәэмин итә алган программистларга миннән ихлас афәрин!
Ә болай, аерым гаиләләрне, мәсәлән, үзебезнекен, алып караганда, ерактан торып уку баштарак ниндидер афәт сыман тоелды. Теге “репетиция” көнендә мин, тешемне кысып, эчемнән генә баланы мәктәпкә итәр көннең тизрәк җитүен теләп, ноутбуктан аерылырга (ә без карантинда ял итәргә түгел, эшләргә тиешбез) туры килүемә дәшми-тынмый гына көенеп йөрдем. Каникулга чыккач ук безнең гаиләдәге укучыны бүген – бертөрле, иртәгә – икенче төрле интернет-ресурсларда теркәргә кирәклеге авырткан башка тимер тарак булды. Төрле фәннәрдән өй эшләрен төрле платформалар аша һәм хәтта педагогларның социаль челтәрләренә дә җибәрергә кирәклегенә аптырап, “укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә уртак бер ресурс эшләп буладыр бит инде?!” дип гаҗизләнә-гаҗизләнә, мәктәп җитәкчеләренең “дистанцион укытуга ризамын” ише кәгазьләр җыюына шаккаттым.
Укулар башланасы көнгә каршы төндә мин, башыма яулыгымны тагын да кысыбрак бәйләп (чатнавы кимесен өчен), видеоконференцияләр үткәрә торган платформаны ноутбукка йөкләп, бала өчен фәлән-фәлән сайтларда аккаунтлар, электрон почта ачтым. Кайберләре үземне шундук блоклап куйды – теркәлгәндә укучыга җайлырак булсын өчен, аның исеменнән керәсе иткән идем, балигъ булмаганнарга аккаунт ачарга рөхсәт ителмәве онытылган... Шуңа күрә иртән уку башлангандагы халәтемнең нинди булуын чамалавы кыен түгел.
Укучыга да рәхәт булмады. Смартфон кул астында – сыйныф төркеменә секунд саен әллә ничә хәбәр килә, ноутбуктан да күзен алырга ярамый – ерактан торып уку порталына һәм аерым фәннәргә керү өчен кодлар, парольләр кертергә кирәк... Бигрәк тә физкультура, музыка кебек “икенче сортлы” фәннәрнең дә укытылачагы “сюрприз” булды. Алардан да дәрес үткәрелә, мәктәптә гомер бирелмәгән һәм бирелмәячәк өй эшләре бирелә, рефератлар язарга кушыла икән!
Әле ярый, дәресләр яртышар гына сәгатьлек – zoom да видеоконференция режимындагы дәресләр берничек тә 40 минуттан артык дәвам итә алмый. Шуңа сөендек.
Ләкин, икенче яктан, кайбер фәннәрдән биремнәрне ярты сәгать эчендә укучы бала түгел, өлкәннәр дә чишеп өлгерә алмый. Әле, өстәвенә, бәгъзе педагоглар эшләү срогын бик кыска куйган. Ноутбук минем шәхси эш коралым булгач, табигый, баланың аңарда эшләү күнекмәсе юк диярлек. Ул әле кая ничек керәсен, ничек итеп фотога төшергән әзер биремнәрне беркетәсен, җибәрәсен тиз генә исендә калдырмый. Картинаны тулыландырып, яныбызда төпчек “булышып” йөри... Видеодәрес башлангач бәләкәй, “укытучы апа килде!” дип шатланып, укучы абыйсының итәгенә үк менеп кунды һәм, укытучы апа сыйныфтан сораштырганда, җавапны үзе кычкырырга маташты. Ноутбук каршыннан көчкә куптарып алдык.
...Интернетта “без хәзер элекке түгел инде” гыйбарәсен коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә еш очратырга туры килә. Юк, мин шул ук, элеккеге мин. Хәтта редакция өчен язмалар яза торган урын – кухня өстәлем, диван, ноут та элеккегеләр. Ләкин алар инде хәзер – яртылаш мәктәпнеке. (Бүлмәдәге партага ноут сыймагач, бала хәзер минем “эш кабинетыма” – кухняга күченде). Хәер, мин үзем дә – яртылаш мәктәпнекедер.
...Бишенче дәрес беткәч, укучы да, мин дә сыгып алган кебек идек. Чәйләр кайнатып, әйбәтләп кенә тамак ялгагач кына, хәл кергәндәй булды. Икенче, өченче көннәрне, Аллага шөкер, җиңелрәк үткәрдек. Укучы да хәзер, күрәм, эшләгән эшләрен үзе шалт-шолт фотога төшерә, үзе җибәрә. Хәтта өй эшләрен дәрес вакытында ук эшләп өлгермәкче.
Гомумән, төрле хәлләргә бала-чага бездән тизрәк яраклаша, үзе өчен кулайлыкларны бик тиз таба. Мәсәлән, азык-төлек якын гына булгач, укытучы күрмәвеннән һәм минем борылган чагымнан файдаланып, гел нәрсәдер капкалап торырга күнә башлады, һәм әлеге гадәт белән көрәшүе бик читен. Аннары, мәктәпкә йөреткәндә, һәркөн иртәнге 6.10да солдат шикелле сикереп торып, “эһ” тә итмичә 15 минутта киенеп, җыенып, ашап машинага чыгып утырган кешене хәзер 7.50 дә уятуы да бик кыен. “Гел дистанцион укытсалар иде безне”, дигән теләк-фантазиясе сискәндерде. Әмма үсә торган организмның йокысы туя –дистантның рәхәтен күреп калсын әйдә, дисең инде...
Баламның мәктәптә дәресләрдә ничек утыруын, ничек эшләвен, укытучы сорауларына җавап бирүен күрергә күптән хыяллана идем, менә күрдем инде. Мәктәп бусагасын еш таптамагач, кайбер укытучыларын да күргәнем юк иде - дистант-чатта булса да, педагоглар белән танышырга җай чыкты!
...Ерактан торып укуның тагын уңай яклары бармы – әлегә төгәл әйтеп булмас. Ләкин дистанцион уку мәгариф системасына, мәктәпкә һәм укытучы хезмәтенә булган карашны үзгәртәчәк, минемчә. Ул инде хәзер үк үзгә. Алай гынамы, бөтен илнең ата-аналарын һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын 1-2 ел буе киеренке халәттә тоткан БД имтиханына бәя дә үзгәрергә мөмкин әле, карап карарбыз...
«Идел» журналы 16+
Теги: карантин, коронавирус, дистанцион уку
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев