Логотип Идель
Блоглар

Фәннәр академиясе – Татарстан символы

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оешуга 30 ел тулды. Быел Татарстан Республикасында академик фәнгә дә 100 ел тула, ике олы вакыйга бергә билгеләп үтелә.

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оешуга 30 ел тулды. Быел Татарстан Республикасында академик фәнгә дә 100 ел тула, ике олы вакыйга бергә билгеләп үтелә.

“Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыру турында” УП-138 санлы Указга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1991 елның 30 сентябрендә имза куйган иде. Указда яңа оештырылган академиянең структурасын 1993 елга кадәр формалаштырып бетерү, кадрлар мәсьәләсен хәл итү һәм яңа җитәкчелеккә әлеге мәсьәләдә дәүләт ярдәме күрсәтү һ.б. турында мөһим сүзләр бар.

“Дәүләтчелегебезне булдыргач, без мөстәкыйль Фәннәр академиясен булдыру да кирәк, дигән фикергә килдек... Бу дөрес карар булгандыр, дип уйлыйм – фәнни потенциалны саклау һәм үстерү ягыннан да, сәяси чынбарлыкны исәпкә алып та”, – диде Минтимер Шәймиев ТР Фәннәр академиясенең егерме еллык юбилее алдыннан, әлеге тарихи вакыйганы искә алып.

Ә бит чоры нинди иде! Академия президенты Мәкъзүм Хәлимулла улы Сәләховның 30 еллык юбилей уңаеннан чыгышында: “Яңа Россия дәүләтчелегендәге федератив мөнәсәбәтләр шартларында Татарстан фән кыенлык кичергән чорда аңа ярдәм күрсәтүдә локомотив ролен үтәде. Аннан үрнәк алып, фәннәр академияләре Башкортсанда, Саха (Якутия), Чечен республикасында оештырылды... Үз академиясен булдыру Татарстанның милли-дәүләти статусын күтәрүдә зур әһәмияткә ия иде. Бүген Фәннәр академиясе Татарстан символларының берсе булып тора”, – дигән сүзләр бар.

Утыз ел эчендә Татарстан һәм татар халкы төрле хәлләр кичерергә өлгерде: табышлары да, югалтулары да җитәрлек. Халкыбыз алдындагы сынаулар әле дә җиңелләрдән түгел. Вәләкин республиканың дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне кабул иткән чорда барлыкка килгән үз Фәннәр академиясе, шөкер, эшләп килә. Алай гына да түгел - аның аерым структур бүлекчәләре өстәлә тора, галимнәребезнең тарихны, тел-әдәбиятыбызны, күпгасырлык мәдәниятебезне өйрәнүдә һәм заманча тикшеренүләрдәге казанышлары арта. Милләтебез исән һәм аның аеруча гуманитар өлкәләрдә уңышлары бар икән – билгеле, монда үз Фәннәр акдемиябезнең роле зур булуын онытмыйк.

1991-2006 елларда ТР Фәннәр академиясенең президенты булып Мансур Хәсәнов, 2006-2014 елларда Әхмәт Мазһаров торды. Фәннәр академиясен 2014 елдан бүгенгәчә физика-математика фәннәре докторы Мәкъзүм Сәләхов җитәкли.

Махсус статистика алып барылгандырмы, әйтүе кыен: утыз ел эчендә республикада никадәр үзебезнең яшь һәм талантлы галимнәребез кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклады! Казанда гына диссертация советлары ачылгач, монда илнең башка төбәкләреннән дә

яклауга киләләр. Фәннәр академиясе төрле фәннәр буенча байтак дәрәҗәле премияләр булдырды: Ш. Мәрҗани, К. Боль, В. Энгельгардт исемендәгеләр һ.б. галимнәргә төрле ачышлары һәм фәндәге казанышлары өчен тапшырыла. Республиканың яшь галимнәре өчен дә күпсанлы грантлар, премияләр булдырылган.

Хәзерге вакытта ТР Фәннәр академия фәнни-тикшеренү институтлары:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтын, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтын, А. Халиков исемендәге Археология институтын, Гамәли семиотика институтын, Экология һәм җир байлыкларыннан файдалану институтын, Гамәли тикшеренүләр институтын берләштерә. Академия карамагында шулай ук Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге, Гаилә һәм демография үзәге, Ислам турындагы тикшеренүләр үзәге, “Астрофизика” үзәге эшли.

Дөньяның дистәләгән илендә хезмәт куючы татар галимнәренең дә карашы һәрдаим Татарстанга, ТР Фәннәр академиясенә төбәлгән. 2010 елдан бирле ТР Фәннәр академиясе Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә дөньякүләм танылган татар галимнәренең ике форумын үткәрде. Казанга кайтып чыгыш ясаган мәшһүр Роберт Нигъмәтуллин , Марат Салихов, Наил Ибраһимов , Юлай Шамилоглу, Зинфер Исмәгыйлов, Искәндәр Әхәтов, Марат Гыйльфанов, Гриф Хәйруллин исемнәрен телгә алуы гына да – горурлык.

2021 елның 27-30 сентябрендә Казанда Татарстан Фәннәр академиясе оештырылуга утыз ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар, фәнни-мәдәни вакыйгалар атналыгы узды. Аерым чаралар саф татар телендә үткәрелде: «Төрки-татарларның тарихи-мәдәни мирасын саклау» күргәзмәсе; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Гамәли семиотика институтының «Татар халкын берләштерү факторы буларак татар теле: цифрлаштыруның мөмкинлекләре һәм перспективалары» конференциясе; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә ачык ишекләр көне һ.б. Бу, чыннан да, Фәннәр академиясе – Татарстан символларының берсе булуына дәлилдер. Югары дәрәҗәдәге фәнни оешмалары, зур галимнәре һәм олы ачышлары булган халыкның горурланырга хакы юк түгелдер!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев