«Идел» илһамландыра һәм рухландыра
Бүген, 12 июль, фотографлар көне. Шул уңайдан, сезне яшь, сәләтле фотограф - Гүзәл Закирова белән таныштырырга булдык. Ул «Идел»дә smm-белгеч вазыйфасын башкара, аннан тыш, фотога төшерү белән шөгыльләнә.
Гүзәл Закирова — Балык-Бистәсе кызы. Казан дәүләт ( Идел буе) университеты студенты. Татар филологиясе һәм журналистика юнәлешендә белем ала. 15 яшеннән бирле камераны кулыннан төшерми. Гүзәл модель ролендә дә проектларда катнаша. « Фотоларымда эстетикага һәм детальләргә игътибар бирәм. Илһамны миңа кешеләр һәм музыка бирә. «Идел»дә кайный башлагач, тагын да рухланып киттем» — ди, Гүзәл.
Гүзәл Закированың эшләре белән язма астында - "галерея" дигән бүлектә таныша аласыз.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев