“Идел” милләтне шәһәрдә, туган тел сабагын интернетта табып бирә
Татар яшьләренең көтеп алган “Идел” журналы чыга башлаган көннән соң нәкъ 33 ел үтеп киткән. Хәзер инде ул сабый түгел, җитлеккән егет-кызлар арасына килеп керә.
Дүрт сүзле кыйбла турында
Татар яшьләренең көтеп алган “Идел” журналы чыга башлаган көннән соң нәкъ 33 ел үтеп киткән. Хәзер инде ул сабый түгел, җитлеккән егет-кызлар арасына килеп керә.Тәҗрибәле кардәшләр хәтерлидер, “Идел” дөньяга килгәч тә аның һәр саны дүрт төп темага багышланган дүрт бүлектән тора иде: “Әдәбият”.”Мәдәният”. “Яшьләр”. “Заман”.
2022 нче елның июнь саны килеп җиткәч, “Идел” журналының беренче мөхәррирләр куйган максаттан тайпылмавы күренде. Әйтерсең журнал хезмәткәрләре 1989 нчы елда кайнар бәхәсләрдә табылган кыйблага төбәп атлыйлар! “Идел” тематик юнәлешләре элеккечә калган: “Әдәбият”.”Мәдәният”. “Яшьләр”. “Заман”.
“Дөрес” эчтәлекле июнь саны
Тышлыкта – яшь җырчы Айгөл Гардисламова портреты. Яулыклы кыз рәсеме борын заманнардагы хатын-кызлар журналыннан (“Работница”, “Азат хатын”) төшкән иске композицияне хәтерләтә. Үзенә күрә ретро-стилистика күрәсең бу. Хәер, хәзерге яшьләрчә дизайн табу бик читен шул! Ләкин эчтәлек, язмаларның тематикасы һәм төп каһарманнарның, авторларның исемлеге һәм сыйфаты – “классный”!
Журнал ачылышында Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән әңгәмә – “Идел” өчен тулысынча актуаль гармонияле табыш, акыллы ихлас фикерләр. Министр үзе “Сәләт” лагерында тәрбияләнгән, татарча белә, үзе академик һәм шагыйрь Җәүдәт Сөләймановның улы! Мөршидә Кыямова яшь министрны яхшы белеп, аңа төпле сораулар бирә, төгәл җавапар ала. Татар дөньясы өчен искиткеч хәл бу: яшьләр бар, министр бар, максатлар билгеле. Мондый язманы аңлап, кызыксынып укучысы гына булсын! Министр белән әңгәмәне кулга каләм алып укыйсы, кайбер җөмләләрнең астына сызып, өстәмә сораулар бирәсе килә. Чыннан да дәүләтнең яшьләр белән шулай эшләгән чаклары буламы икәнни, дип уйлыйсың.
Шәһәрдә татарлык эзләүче яшьләр
Тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикованың “Исәнме сез?” дигән мәкаләсе татарларның күрешү йоласының мәгънәсен тирән итеп ачуга багышланган.Үзенә күрә тәрбия бу! Их, кызыксынсыннар, татар егет-кызлары җентекләп укысыннар иде, дип уйлыйсың. Укырлармы икән? Әллә дискәтүккә, кибеткә чабырлармы алар?
Иң-иң “яшьләрский” язманы Чаллыдагы URBANTATAR шәһәр яшьләре берләшмәсе, шул исемдәге радио проектлары авторы Гүзәл Әхмәтгәрәй язган. Дөресрәге ул хәзерге шәһәр татар яшьләре тормышын тасвирлый. Татар теленең юкка чыгу куркынычына каршы сүзләре дә бар аның. Киләчәктә рус телле татар әдәбияты тагын да зуррак үсеш алачак, дип котларны очыра Гүзәл.
Бу теманы Рузанна Каюмованың “Таң” иҗади берләшмәсенә багышланган мәкаләсе дәвам итә. Каян табып бетерәләр мондый җитди, ямьле темалраны дип гаҗәпләнәсең.
Журнал артык җитдиләнеп, башны авырттырмасын өчен Гүзәл Насыйбуллинаның йөгерү турындагы язмасын укырга мөмкин. Филолог Ринат Сәфәровның татар теле турындагы аңлатмалы язмасы милли иманны ныгытырга ярдәм итәчәк. Татар мохитендә татар телен дүрт айда өйрәнгән төрек кызы Нур Налбант тәҗрибәсен Илүзә Ибатуллина тасвирлый. Бу санда Эльмира Шәрифуллина, Ленар Шәйхи, Алмаз Хәмзин кебек “авыр артиллерия” вәкилләрен, тәҗрибәле осталар иҗатын да укып була. Сынлы сәнгать, каллиграфия, театр сәнгатенә багшланган сәхифәләргә тукталып тормыйм. Барысы да зәвыклы, милли мәгънәле мәдәни продуктлар!
Тыңлагыз, “Идел” сөйли!
Рәсеме тышлыкка чыгарылган Айгөл Гардисламова консерваториядә татар музыкасы, вокалын өйрәнеп тамашачының күңелен биләгән. Аны нинди киләчәк көтә? Кирәкме аның милли музыка гыйлеме, татар профессиональ вокалист булуы? Айгөлнең фикерләрен Мөршидә Кыямова сорашкач аның “Фазыл чишмәсе” җырын башкаруы видеосын куар кодтан ачып карарга, тыңларга кирәк.
Бу язманы укыгач, карагач, бәлки яшь талантның кадерен, миллилеген аңлаучылар артыр?
Журналның бу санында басылган “Кыямовлар кыздыра” дигән чираттагы тапшыру медиа киңлегендәге бүгенге вазгыятьнең иң кискен мәсьәләләренә багышлана. Яшьләр һәм туган тел турында акыллы фикерләр укыгач, тапшыруның видеоязмасын тыңларга була. Моның өчен куар кодка телефоныңның тиешле ятьмәсен юнәлтәсе генә бар.
Шулай итеп, журнал мәкаләләре менә дигән телевидение, интернет каналына әйләнеп бара икән!
Журнал физиканы, химияне татарча укыта
“Идел” журналының июнь санындагы иң беренче биткә кайтыйк әле.”Идел” дулкыннары дип аталган бу биттә 5 кыска хәбәр куелган.Һәр текст белән янәшәдә шул темага фоторәсем һәм… бер квадрат сантиметрлы куар код куелган.
Шул шакмакка мобиль телефоныңдагы куар код укый торган тәрәзәне юнәлтсәң, хәбәрнең тавышы, хәрәкәтле сурәте уйный башлый. Чын телевизор, чын кино күренә башлый, әстәгыфирулла! Әлмәттәге велоюлларны кара, язучы Гөлүсә Хөсәенованың Санкт-Петербургка баруын күр, Нияз Хаҗиәхмәтовның рәсемнәренә күз сал, хәтта…татарча укытучы сабакларын алырга да мөмкин! Шунда ук, “Идел” журналы битендә БДИларын 399 балга тапшырган Рамил Баһавиевның математика дәресен татарча алып баруын күрергә, математика сабагын татарча алырга мөмкин! Терминнары русча түгел, латинчадан булгач, алар татарчага да тәрҗемә ителми.
“Ничек математика татарча?” - диярсез.Татар теле шул ук татар теле дәресендә генә укыталар дип санала гадәттә. Һәм бу караш чынбарлыкка бик якын. Кайберәүләр математиканы, геометрияне, техника, ветеринария фәннәрен татарча укытып мәшәкатьләнмәсәк тә ярый, дип саный. Ләкин Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе укытучылары математика, физика, химия, биология, тарих фәннәре буенча татар телендә видеодәресләр яздырган. Әнә, татарча укып та БДИдә иң югары бал алган Рамил Баһавиев хәзер математика үзе укыткач, аннан сабак алу үзе мәртәбәле могҗиза булып күренә. Рәхим ит, шушы кур кодны ач та, үзеңне 2 нче гимназиядә укучы дип хис ит. Моның өчен яңадан 5 сыйныфка төшеп утырырга ризалаштым әле!
Менә шулай, яшьләр журналының июнь санын укырга да, карарга да, тыңларга да насыйп булды. “Кәгазь” басмаларга интернет порталларны, телевизорны каршы куймыйча яшәп булганын аңларга вакыт җитә хәзер.
P.S. Шулай сөйли торган басмалар чыга башлагач, русча “Идель” журналында рус телендә сөйләүче куар кодлар куелырмы соң? Журналның беренче елларында һәр санның яртысы татарча чыгрылыштан русча тәрҗемә ителә иде. Иҗади кыйбла (“Әдәбият”.”Мәдәният”. “Яшьләр”. “Заман”) ул чакта уртак булды, русча журналдагы көчле публицистика татарча да чыга иде. Ә хәзер? Журналлар, баш мөхәррирләр мөстәкыйль булгач, татар мәдәнияты, әдәбияты да читтә калырга тиеш була. Русча “Идель” журналының июнь санында министр Тимур Сөйләйманов та, Мөршидә Кыямова да, URBANTATAR проектлары авторы Гүзәл Әхмәтгәрәй дә басылмагач, алар журнал укучылар өчен билгесез ак тап булып калачак. Рус теллеләр дә алар турында белергә хаклы. Ярамый болай! “Идел” уртак бер журнал булып туган иде, аерылмаска кирәк, яшьләр! Бергә күңеллерәк!
Римзил Вәлиев,
“Идел”-“Идель” журналының беренче баш мөхәррире
Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев