Логотип Идель
Блоглар

«Идел»не укыганда ике киңәшне истә калдырыгыз!

Бу язманы укыганда "Идел" журналы сезнең өйгә килеп җитмәгән булыр әле. Хәер, "Мин юлда", - дип хәбәргә чыккан иде ул үзе, бураннарда гына адашып калмаган булса... Сүзем бит журналның март саны турында.

Бу язманы укыганда "Идел" журналы сезнең өйгә килеп җитмәгән булыр әле. Хәер, "Мин юлда", - дип хәбәргә чыккан иде ул үзе, бураннарда гына адашып калмаган булса...

Сүзем бит журналның март саны турында.

Сезнең ничектер, "март" сүзен ишеткәч, минем күзалдыма чәчәк бәйләме тоткан, шундый мөлаем, ә иң мөһиме - бәхетле кыз килеп баса. Менә шушы фотодагы кебек...

Руслан Ибраһимов рәсеме

Сүз уңаеннан, әлеге фото "Идел"нең март саны тышлыгына чыкты да инде!

Бу санны кулыгызга алганчы, бер-ике киңәшемне дә истә калдырыгыз әле:

1. Журнал артык матур һәм хисле! Чөнки анда кызлар дөньясы... Шулай ук татарлык, мәхәббәт, һөнәр, сәяхәт, урман, әдәбият... - барысы да сиксән биткә сыйган! Шуңа күрә "Идел"не гаиләң белән бергә укырга киңәш итәм.
2. Журналда анонсларга куар-кодлар куелган. "Бу нәрсәгә дигән сүз инде?" - дип сораганчы, телефон камерасын шул куар-кодка таба китерегез әле. Ул сезнең безнең ютуб, инстаграм проектларга юнәлтер. Ә әлеге интернет киңлекләрендә зыялы шәхесләр белән әңгәмәләр ("Туфан самавыры"), яшьләр белән кызыклы туры эфирлар ("Бүген ишеттем", татар журналистлары өчен киңәшләр ("Кыямовлар кыздыра"), матур көйләр ("Көй - мелодия"), җырлар ("Яңа дулкын"), сезгә таныш булган шәхесләргә 25 сорау ("25 җавап") һәм калган барлык тапшырулар урын алган. Шуңа күрә журналны укыганда һичшиксез телефонны да кулланырга кирәк булыр.

Ә яңа санның эчтәлеге белән бик тиздән танышырсыз. Ул вакытта инде, бураннарда адаша-адаша, журнал килеп өлгермәсә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев