Логотип Идель
Блоглар

ИР-АТНЫҢ УРЫНЫ АШ БҮЛМӘСЕНДӘ?

Татар әдәбияты тарихы дәресе. Ир-атны плитә янына китерергә ярамый, дигән фикер яңгырый... Әсәр онытыла, сүзебез әлеге фикер тирәсендә генә. Бүген менә элеккедән катып калган карашлар турында бәян итмәкче булам.

АШАРГА ЯРАТКАЧ, ПЕШЕРСЕН

Өйдәге эшләрнең «хатын-кызлар» категориясенә керүе борынгы заманнарга ук барып тоташа. Ир-атлар ауга йөргән, ә хатын-кызлар ялкынлы мич янында баһадирларын кайнар ризык белән көткән. Гасырлар үзгәрсә дә һәм «ауга» якындагы кибеткә чыга башласак та, җәмгыять аңына өй эшләре, аеруча аш
бүлмәсендәге мәшәкатьләр, үзгәрешсез хатын-кызныкы гына була ала дигән фикер уелып калган. Әйтегезче, ни өчен борынгы стереотиплар шулкадәр озын гомерле? Ашарга пешерү процессына теләсә нинди яктан карасак, ир-атның урыны аш бүлмәсендә, нәкъ плитә янында икәнлеге ачыклана. Нигә? Аңлатам. Беренчедән: ашарга пешерү – күп көч таләп итә торган эш. Ит, балык, яшелчәләрне кисү – безнең йомшак кулларыбызга бөтенләй кагылырга тиеш түгел. Димәк, көчле затларыбызның изге бурычы. Камыр... ярый, камырга якын китермик.
Икенчедән: ир-атлар хатын-кызларга караганда тәмлерәк пешерә. Бигрәк тә иттән һәм балыктан булган ризыкларны. Танылган аш-су осталары рәтендә дә көчле затларыбыз аз түгел бит – моны аңлар өчен зәңгәр экраннарны гына кабызып карау җитә.
Өченчедән: ир-ат үзенең табигате буенча күбрәк ашарга ярата. Шулай икән, пешерсен (!), туклыклырак һәм «итлерәк» булсын. Гасырлар дәвамында формалашкан стереотиплар бүгенге көндә дә тормышыбызда чагыла. Үткәндә калып онытылганнары да бар, әлбәттә. Ә кайберләре үзгәреш кичереп,
яшәвен дәвам итә. Кино, әдәбият, хәтта балалар әкиятләрендә дә чагылып, актив үсеш алырга мөмкин. Шул исәптән, стереотиплар чынбарлыкны дөрес аңларга, кабул итәргә комачаулый. Яшь гаиләләрдә әлеге тема тагын да актуальрәк. Шулай булгач, хуҗабикәләргә сүз бирик.

«РИЗЫК КИТЕРЕП БИРҮ ХЕЗМӘТЕ БАР БИТ!»
Зәринә ГАЛИӘХМӘТОВА, 21 яшь:
– XXI гасырда яшибез. Борынгы стереотиплар артта калсын! Гаиләбездә хокуклар бертигез. «Син хатын-кыз, димәк, урының плитә янында» дигән гыйбарә безнең гаиләгә хас түгел. Икебез дә эшлибез – соң кайтыла, шуңа күрә кайвакыт ризык китереп бирү хезмәте белән кулланабыз. Ирем арыганымны күрсә, ашарга пешерү процессына кушыла. Бергә сөйләшә-көлешә ашарга пешерү – үзе бер бәхет. Һәрвакыт итле ризык пешерәм, чөнки ирем, итсез ризык – ризык түгел, ди. Музыка кабызып, бии-бии өйне дә бергә җыештырабыз: гадәттә, ирем идән юа һәм чүпне түгә, калган эшләрне үзем башкарам.
Хәтерлим, кайтышыма ирем бәрәңге кыздырып куйган. Шул хәлдән соң бер ай куна тактасын таба алмыйча йөрдем. Иң югары киштәгә алып куйган да, оныткан. Буем җитмәгәч, күрмәгәнмен... Ашарга пешерергә теләк белдерүенә каршы килмим, бишкуллап ризамын.

«КИЯҮГӘ ЧЫККАНЧЫ УК БУ ХАКТА СӨЙЛӘШЕНДЕ»
Айгөл АБДРАХМАНОВА, 29 яшь:

– Малайларны плитә янына китермичә, «ашарга пешерү – хатын-кыз эше» дип тәрбияләү, киләчәктә сексизм күренешенә китерергә мөмкин.
Гаиләбездә һәр эш тә уртак. Кияүгә чыкканчы ук бу хакта сөйләшенде. Бөтен нәрсәне дә ирем белән бергә эшлибез: бергә ашарга пешерәбез, бергә өй җыештырабыз. Ирем мәдрәсәдә укыган кеше, авыл баласы, тулай торакта да торган, шуңа күрә аның өчен өй җыештыру, кием юу, ашарга пешерү бернинди авырлык тудырмый. Бәби ялына чыкканчы, эштән соң кайтылган чаклар булды – мондый очракларда өйгә кем иртәрәк кайтты, шул ашарга пешерде. Икебез дә бер үк вакытта кайтканда, бергә пешерә идек. Хәзер бала белән өйдә утыргач, көн дәвамында үзем пешерәм. Табын артына һәрвакыт бергә утырабыз. Беребез өйгә кайтып җитмичә, өстәл янына килү юк. Әгәр ир кешенең ашарга пешерергә, хатынына булышырга теләге бар икән, нигә тыярга? Бер-береңә булышу гаиләдә
мөнәсәбәтләрне дә ныгыта. Тормыш иптәшеңне куандыру – киң канатлар кую бит! Ленар (ире. – Авт.) искиткеч тәмле пешерә. Кирәк икән, бәлешен дә әзерли.

«ТЕЛӘК БЕЛДЕРСӘ, КАРШЫ КИЛМИМ»
Рәмзия ГАЛИМОВА, 32 яшь:

– Гаиләбездә ашарга, гадәттә, мин пешерәм. Кайчакта ирем дә теләк белдерә – каршы килмим. Буш вакытын ирем күбрәк бала белән үткәрергә ярата. Ял көннәрендә иртән бергәләп кафега бару, бәйрәмнәрдә бәлеш пешерү традициясе дә яши бездә. Сәламәт мөнәсәбәтләрне сакларга теләсәң, стереотипларга
игътибар итмәскә киңәш итәм, чөнки алар гаилә тормышын боза. «Бу – хатын-кыз эше, ә монысы – ир-атныкы» дигән бүленеш яклы түгелмен. Ир-атның ашарга пешерүендә начарлык күрмим. Үз теләге белән плитә янына баса икән, пешерсен.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев