ИРДӘҮКӘЛӘР ИЛ ДАУЛЫЙ...
...Сабан туе гөрли. Мәйдан уртасында көрәш кызганнан-кыза. Кулына ак сөлге урап тоткан ике хатын-кыз, аякларын аерып басып, билләрен бөккән хәлдә уртада бөтереләләр. Аркалары буйлап аккан ачы тирдән футболкалары тәннәренә сыланган, култык аслары юешләнгән, чәчләре бүселеп чыккан. Мышкылдаган тавыш ирләрнекеннән ким түгел. Менә берсе икенчесен биленнән буып та алды, күтәреп, егып та салды. Мәйдан гладиатор сугышларын караганнан да кимен куймыйча, дөньяны яңгыратып гүләргә тотынды...
...Сабан туе гөрли. Мәйдан уртасында көрәш кызганнан-кыза. Кулына ак сөлге урап тоткан ике хатын-кыз, аякларын аерып басып, билләрен бөккән хәлдә уртада бөтереләләр. Аркалары буйлап аккан ачы тирдән футболкалары тәннәренә сыланган, култык аслары юешләнгән, чәчләре бүселеп чыккан. Мышкылдаган тавыш ирләрнекеннән ким түгел. Менә берсе икенчесен биленнән буып та алды, күтәреп, егып та салды. Мәйдан гладиатор сугышларын караганнан да кимен куймыйча, дөньяны яңгыратып гүләргә тотынды.
− Көрәшкәндә итәк кидерергә кирәк боларга, − дип тәкъдим итте яндагы күршем. − Кәмит булгач, кәмит булсын инде... Тфү!..
Күршемнең мондый реакциясе һич гаҗәп түгел. Сизмичә-сиздермичә генә, матриархат чорына күчеп барабыз бит. Хатын-кызлар Сабан туенда көрәшә, машина йөртә, экскаваторда, кранда эшли, хәтта базарда ит чаба. Гүзәл булырга тиеш затларны еш кына гүзәл дип әйтеп булмый. Хәер, эш гүзәллектә генәмени...
Биредә сүз гермафродит − бер үк вакытта хатын-кыз һәм ир-ат җенси әгъзалары булган аномаль кешеләр турында түгел. Гадәттә, без татарча матур итеп «ирдәүкә» дип әйткән хатын-кызларны психологиядә «маскулин» дип − тышкы кыяфәтендә, үз-үзен тотышында, психикасында ир-ат сыйфатлары булган хатын-кызлар буларак тамгалыйлар. Көчле холыклы хатын-кыз белән ирдәүкә дә бер үк түгел. Ир-атларга хас булган сыйфатлар − тәвәккәллек, кыюлык; бернәрсәгә карамый, куелган максатка юл ярып бару; өстенлек итүгә омтылу, агрессия − организмдагы гормоннарның күләме белән билгеләнә. Әнисенең йөклелеге чорында ир-ат гормоннары (андрогеннар) артып киткән булса, йә хромосомалар җыелмасы дөрес булмаса, кызлар, чыннан да, ирдәүкә булып үсәләр, бала таба алмыйлар, һәм бу − физиологик процесс. Моны авыруны дәвалаган кебек дәвалап була. Ә менә икенчел ирдәүкәлек − җәмгыять һәм тәрбия барлыкка китергән ирдәүкәлекне дәвалау авыр...
Тәрбия. Тормышыбызга соңгы елларда Аурупа һәм Америка мәдәнияте үтеп керде. Игътибар итегез: инглиз телендә «тәрбия» дигән сүз юк. Бу мәгънә «белем бирү, өйрәтү, аякка бастыру» (education, indoctrination, training, nurture, raise) кебек сүзләр белән белдерелә. Кеше тормышында тәрбиянең әһәмиятен сөйләп-аңлатып бетерү мөмкинме икән?! Ә бит соңгы елларда нәкъ менә гаилә тәрбиясе кимеде. Әти-әни көне буе эштә. Әби-бабай аерым яшиләр һәм онык тәрбияләргә ашкынып та тормыйлар. Кыз бала нинди уенчыклар белән уйный? Нинди мультфильмнар карый? Кем белән аралаша? Мәсәлән, балалар да, өлкәннәр дә уйный торган GTA VICE SITY уенының эчтәлеге мондый: төрмәдә унбиш ел утырган ганстер Томми Версетти Вайс-Сити шәһәренә наркодиллерлар белән килешү төзергә килә. Әмма килешү барып чыкмый, атыш-үтереш башлана һәм алга таба да уенчыны корал сайлау, машинада кешеләрне таптату, изү, сыту, качу кебек куркыныч гамәлләр көтә... Мондый уеннар уйнап үскән кыз бала үзен чолгап алган дөньяда гүзәл зат булып калырга теләрме?!
Дөресен әйткәндә, хәзерге ирдәүкәләр − үзгәртеп кору еллары җимеше. Идеаллар сынган чор. Ир-атларның чарасызлыктан эчкечелеккә сабышып, тормыш дилбегәсен кулларыннан ычкындыру нәтиҗәсе... Боларның күбесе инде әби булган.
Гүзәл зат булып тәрбияләнеп тә, кырыс тормыш чынбарлыгы белән очрашкан хатын-кызның ирдәүкә булырга бөтен мөмкинлекләре бар. Кияүгә чыгып, ир булган кешенең хыялдагы шаһзадә түгел икәнен аңлаганнан соң, хатын-кыз ир-ат башкарырга тиешле вазифаны үз өстенә ала. Алмыйча, тормыш итәргә кирәк ләбаса! Акча кирәк! Ә акчаны бер җирдә дә хатын-кызга уч тутырып бирмиләр... Ике урында эшләргә туры килә, җитмәсә, өстәмә эш ала. Булдыксыз ир, көйсез бала, җитешмәгән тормыш. Бераздан ир кеше, гомумән, тормыштан юкка чыга. Ялгызлык. Ирдәүкәгә әйләнми кара син!
Ә ни өчен ирләр шундый булдыксызга әйләнә соң? Көлсәң, көл; еласаң, ела − тагы шул тәрбиягә әйләнеп кайтабыз. Тормышның нинди авыр икәнен татыган ирдәүкә әни баланы «Мәми авыз булмасын, хатын-кыз итәгенә тагылмасын» дип, камчылап үстерә. Һәм нәтиҗәдә нәкъ шуның киресе килеп чыга − ана назы күрмәгән, диктатор әни (һәм шундый ук әби) янында үскән малай тормышта үз сүзен әйтә алмаучы, җебек, булдыксыз ир-ат булып җитешә... Әле алай гына да түгел, дәүләттәге тәрбия һәм белем бирү системасына күз салсак, анда тоташ һәм тулаем матриархат идарә иткәнен күрәбез: балалар бакчасыннан алып, югары уку йортларына кадәр педагоглар коллективы күпчелектә хатын-кызлардан тора...
Бик аяныч сурәт килеп чыкты бит. Нишләргә соң? Бу ситуациядән чыгуның берничә юлын күрәм:
1) Барысы да ничек бар, шулай кала. Киләчәктә җенесләр алмашынуы күзәтеләчәк. Хатын-кызлар ирдәүкә булырга телиләр икән, булсыннар. Җир җимертеп эшләсеннәр, өйгә акча алып кайтсыннар, ирләргә бала табып бирсеннәр дә, тагы эшкә чыгып чапсыннар. Бәлки әле, берәр ничек бала табуны да ирләр җилкәсенә йөкләү юлын уйлап чыгарырлар. Хатын-кызлар акыллы бит алар, аларга нәсел саклау вазифасы йөкләнгән. Ә ирләр матур гына бала тибрәтеп, әкиятләр сөйләп, ашарга пешереп, өй җыештырып өйдә утырырлар. Минемчә, ирләрнең күбесе моңа риза булыр кебек.
2) Ирләрнең феминизацияләнү процессын кичекмәстән туктатырга! Моның өчен, иң беренче чиратта, тәрбия һәм белем бирү системасына ирләрне кайтарырга! Балалар бакчасына яки мәктәпкә укытырга килгән һәр ир-атка пенсиягә чыкканчы биредә эшләү шарты белән бушка фатир бирергә! Эш хакын Югары Совет депутаты алган кадәр түләргә! Балалы гаиләләрдә соңгы бала балигъ булганчы ир белән хатын аерылуын тыярга!
3) Амазонкалар җәмгыяте төзергә. Булдыксыз ир-атларның ирдәүкә хатын-кызга гомумән кирәге юк, шулай булгач, аларны миллиардер Илон Маскка ияртеп, Марска очырырга. Кайтсалар, үзгәреп кайтырлар; кайтмасалар, юк. Төрки халыкларда элегрәк бик шәп амазонка кабиләләре булган, диләр: угыз дигәннәренең исемендә үк «әни, ана» мәгънәсе сакланып калган. Биоматериал буларак, бер-ике йөз булдыклы ир калса, шул җитә.
Чынлыкта исә һәркем үз урынын белсен иде, дәүләт эшлеклеләре бу проблеманы аңлап, чаралар күрсен иде. Хатын-кыз «Мин матур, мин назлы, сөйкемле, мин − Ана!» дип, ир-атлар «Мин гүзәлемне − баламның әнисен − якларга һәм сакларга әзер!» дип әйтә алсын иде...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев