Каен суы
Беркөн Казанда иртә таңнан мәхшәр булган, күрмичә калганмын, гәрчә үзем бик иртә йөрим дә кебек. Ярый, күрмичә калу бер хәл, ул турыда кичке сигездә ишеттем! Эштән кайтып барганда гына әле. Кондуктор каршымда утырган илле яшьләр тирәсендәге пөхтә татар апае янына килде дә берничә тимер ун сумлык сузды.
Беркөн Казанда иртә таңнан мәхшәр булган, күрмичә калганмын, гәрчә үзем бик иртә йөрим дә кебек. Ярый, күрмичә калу бер хәл, ул турыда кичке сигездә ишеттем! Эштән кайтып барганда гына әле. Кондуктор каршымда утырган илле яшьләр тирәсендәге пөхтә татар апае янына килде дә берничә тимер ун сумлык сузды.
Үзе сорый:
– Сез бит иртән безнең белән бардыгыз?
Пөхтә апа:
– Әйе, – дип, аптырап кына акчага сузылды.
Күз алдына китереп карагыз, автобуска керәсез, ә анда кондуктор акча өләшә. Кызыксыну уе шунда ук күңелне биләп алды. Бүген бит билет бәяләре артты, әллә артмаганмы, ни хикмәт бу? Нигә билет акчасын кире кайтаралар? Шулчак телефоным шылтырады да боларның сөйләшкәнен тыңлап бетерә алмадым. Кондукторның гына: «Водительгә әйтмәгәннәр бит кичә…», – дип акланган сүзләре колакка кереп чыкты.
Телефоннан сөйләшүем төгәлләнүгә, теге пөхтә ападан сорадым: «Апа, бая кондуктор нәрсә сөйләде ул? Билет бәясен киредән төшергәннәрме әллә?» Пөхтә апа миңа аптырап бер карап куйды башта. Соң инде, күтәрелгән бәяне кем төшерсен дигән төсле эндәшми торды. Аннары кыскача гына сөйләп бирде:
– Бүген бит иртән мәхшәр булды. Иртән чыккан тавыш, елаш, каргыш… Соң бәяләрне күтәргәннәр… Күтәрәбез дип әйттеләр… Көнен дә белеп тордык дигәндәй. Тик менә пенсионерларның картадагы акчаларын нигә юкка чыгарырга иде?! Тегеләрнең акчалары иртәнгә юкка чыккан, ул бит айлык дип салына торган акча. Кем аны шулай билетка бәя арткач янар дип уйлаган?! Кондукторлар кычкыра билет алырга кушып, пенсионерлар кычкыра: «Сезнең приборларыгыз эшләми, минем анда акча бар, түләмим!» Шуннан… Иртә таңнан ярты юлда түләмәгән пенсионерларны автобустан куып төшерделәр. Тегеләре төшмәскә итә, болары түләмәгәнгә сылтап куа, автобусны туктата. Башкалар эшкә ашыга… Тавыш-гауга… Мин үзем түләп килдем, карточкамны кесәгә салып куйдым да. Нишлисең… Талашсаң йөрәккә бәрә, әле эшкә барып күпме утырасы бар. Анда пенсионерларны яклап талашканнар да бүген корвалол эчми генә эшләмәгәннәрдер… Иртә таңнан бит, кем уйлаган…
– Ә хәзер акчагызны кире кайтардылармы?
– Әйе. Әнә бит кондуктор әйтте, беренче рейска чыккан автобус йөртүчеләрне кисәтмәгәннәр. Пенсионерлардан өстәмә акча сорамаска дип…
Карточкалары эшләмәсә дә…
– Соң, анда иртән ташламалы юл йөрү карточкасы булган ике-өч кеше утыргандыр утырса…
– Ике кешене бушка алып барырга теләмәделәр. Димәк, илле сум тирәсе акча югалтудан куркудан туган мәхшәр аракасында күпме кешенең теңкәсенә тигәннәр, ачуын чыгарганнар, күпме кеше шушы мәхшәрне карап үртәлгәндер…
Күңелдә әллә нинди уңайсыз хисләр уянды.
Ә монда каен суының ни катышы бар соң диярсез?! Хәзер сөйлим.
Пөхтә апа белән сөйләшкәннән соң искә төште анысы.
…Төшке аш вакыты узган иде инде. Соңга калып кына ашханәгә кердем. Шунда танышларымны очраттым да шулар белән чәйләргә булдым. Берсе каен суы турында сүз башлады:
– Каен суы беткән дә икән. Ял көне бакчага барган идем. Анда якында
гына каеннар үсә. Җәяүләп кенә барып килдем шунда. Бер каенны тишеп, ручка башын тыктым, тамчылап кына тама, бик акрын… Аны көтеп торып булмый бит инде… Акмый диярлек. Икенче танышым кушылып китте:
– Кая бетсен әле! Кичә генә минем теге эштәге директор алып килде. Өч литрлы банка белән! Шундый тәмле. Рәхәтләнеп эчтек. Өченче танышыма әлеге сөйләшү ошамады, мыгырданып кына әйтеп куйды:
– Ничек инде, ничек инде алай… Каенны тишеп калдырасың…
Аңар җавап тиз табылды, теге таныш апалар бер-бер артлы каенга ничек итеп зыян китермәскә мөмкин икәнне әйбәтләп аңлаттылар:
– Ник, ул тишекне берәр нәрсә белән каплап китәсең, берни дә булмый аңа.
Бу танышларым миннән яшькә күпкә зуррак, пенсия яшендәге ике апа һәм бер хисапчы абзый булганга күрә, бәхәсләренә кушылып китәсе килмәгән иде. Олы кеше барда телеңне тый, дигәндәй… Шулай да каеннарны якларга булдым:
– Барыбер, кызганыч инде каеннар.
Хисапчы абыйга шул сүз җитә калды, дулкынланып-дулкынланып сөйләп бирде:
– Мин дә кызганам аларны. Теге корылык елы булды бит әле… Ничәнче ел иде әле ул? Җәй буе интектек… Менә шул елны яз көне гаражга бардым. Анда безнең гаражлар артында иллеләп каен үсә иде… Утыз-кырыктан да ким түгел иде алар, матур булып тезелеп киткәннәр. Шундый ямьле инде менә! Карыйм, бөтенесенә диярлек банкалар, төрле савытлар, канистрлар асканнар. Исем китте! Безнең якларда андый нәрсәне күргән юк иде! (безнеке дип, үзе яшәгән җылы якларны – Оренбург, Казакъстан якларын истә тотып әйтүе) Бездә бер үсеп утырган агачны да алай кисәргә ярамый, чөнки ул шунда ук үлә. Ничек инде үсеп утырган агачны тишкәлисең?! Ә монда каеннарга савытларны рәттән асканнар! Әллә ничәшәр. Шуннан җәй җитте…
Теге каеннар бөтенесе үлеп беттеләр, корыдылар. Тезелеп корыдылар, мин сиңа әйтим!
Апалар уңайсызланып куйды. Минем күз алдына корыгын каеннар тезелде. Кайберләрендә яздан калган шешәләр эленеп тора. Каен яфраклары урынына җилдә шулар тирбәлә… Каен ботакларына бәреп-бәреп алалар. Күз алдымда барлыкка килгән куркыныч һәм кызганыч күренештән котылырга, шунда ук апаларны уңайсыз хәлдән чыгарырга теләгәндәй:
– Алар корылыктан үлгәндер… Яңгыр булмаганга. Суын агызганга түгелдер, – дидем.
Җавапка:
– Анысы да бардыр. Җәй коры киләсен кем белгән?! Бәлки, үзләренең табигый сулары үзләренә калган булса үлмәсләр дә иде, – дип куйды хисапчы абый. Чәй эчүнең тәме китте төсле, урыннан кузгалдык. Күңелдә уңайсыз хисләр калды.
…Әле менә, автобуста иртәнге үпкәсен күңеленә бөтергән пөхтә апа сөйләгәннәрне ишеткәч күңелдә кабат шул хисләр уянды.
Ничектер, менә шулайрак яшибез.
Утыз-илле сумнан кара тавыш куба. Әллә боерыктан хәбәрдар булмаган автобус йөртүче гаепле, әллә усал кондуктор, әллә үзсүзле пенсионер…
Каеннар корый. Әллә фотога төшәргә «яраткан» табигатебез гаепле, әллә үзгәрүчән һава торышы, әллә мәнсезлеккә ияләшкән үзебез… Иртәнгә карточкасында акча юкка чыгасын да белмәгән халык, җәйнең ничек киләсен кайлардан белсен?!
Ничектер, менә шулайрак яшибез…
Айзирәк Гәрәева
«Идел» журналы 16+
Теги: Айзирәк Гәрәева, блог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев