Карбыз турында сез белмәгән 10 факт (тәмле язма)
3 август халыкара карбыз көне буларак билгеләп үтелә. Хәер, «билгеләп үтелә» дию дөрес түгел, күпләр бу көн турында белмидер дә әле. Ә менә без карбыз турында кызыклы фактлар тупларга булдык. Бу язманы карбыз ашый-ашый укырга кирәк.
1. Карбызның туган иле - Үзәк Африка дип санала. Нәкъ менә әлеге илдә карбыз үстереп караганнар һәм ул бөтендөньяга таралган. Иң элек сәяхәтчеләр карбыз белән сусауларын баскан. Һәм шулай итеп ул кешеләргә ошый башлаган...
Хәзер карбызны куллану ысуллары күп: Мәсәлән, Кытайда аны кыздырып ашарга яраталар, Урта диңгез бассейны илләрендә сыр кисәкләре, зәйтүн мае һәм чикләвек белән кушып ашыйлар.
2. Карбызны дөньяның 96 илендә үстерәләр. Җимешнең өлгерү сезоны - июльдән октябрьгә кадәр. Хәзерге вакытта иң күп карбыз Кытайда үсә.
3. Дөньядагы иң зур карбызны үстергән кеше булып АКШның Теннесси штатында яшәүче Крис Кент санала. Ул 2013 елда дөньядагы иң зур карбыз үстерү бәхетенә ирешә. Массасы - 159 киллограмм! Ул Гиннеслар рекорды Китабына да кертелгән.
Ә иң кечкенә карбыз "Мескика мелотриясе" сортлы. Карап торышка ул крыжовникка охшаган. Аның зурлыгы 3-4 сантиметр, тәме кыярныкы кебек. Мондый миниатюр карбызлар затлы рестораннарда салат ясарга кулланыла.
4. Тәме баллы булганга, карбызны җиләк-җимешкә кертәләр. Ботаника күзлегеннән караганда, ул кабак кебек үк, төшле. Карбызны, шулай ук кыяр һәм кавынны, Кабаклар гаиләсенә кертәләр
5. Дөньяда карбызның барлыгы 1200 сорты бар. Күпләрен карбыз дип әйтеп тә булмый, чөнки без күрергә ияләнгән карбыздан аерылып торалар. Еш кына аларны 4 категориягә бүләләр: төшсез, төшле, карлик вариантлы, сары/кишер сары карбызлар.
6. Иң үзенчәлекле карбыз - "алтын карлик". Ул өлгергәндә тышы сары төскә керә һәм кавынны хәтерләтә.
7. Карбыз 92 процент судан гына тора. Ә калган 8 проценты - витаминнар (А,С, В, антиоксидантлар, ликопин, калий, магний...)
8. Дөньядагы иң сирәк карбыз - Densukе сортлы. Аны Япониянең Хоккайдо утравында үстерәләр. Бер карбыз 8 мең доллар тора...
9. Япония фермерлары куб рәвешендә карбызлар үстерергә өйрәнгәннәр. Җимеш шундый формага килсен өчен, аларны махсус контейнерларга салалар. Мондый карбызлар 100 доллар тора. Еш кына бүләккә сатып алалар икән. Японнар моның белән генә чикләнми, йөрәк рәвешендәге карбызлар да үстерә башлаганнар.
10. Карбызда С витамины бар.
Куе-алсу төстәге карбызлар онкологик авырулы кешеләр өчен менә дигән профилактика! Чөнки аларда ликопин күбрәк була.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев