Карурман – ул син
Беренче язма өчен менә дигән беренче сүзләр булды әле бу – Луиза Янсуар Һәм Резеда Гарипованың пьесасыннан алар. Шул пьеса буенча Кариев театрында куелган спектакльгә берничә көн кала репетициясенә барып карыйсы килүдән эчтәге түземлекне тарта-суза йөргән идем инде. Тарта-суза кичәге премьерага кадәр җиткердем.
Хәшәрәтнең уенда ни булмас?
Беренче язма өчен менә дигән беренче сүзләр булды әле бу – Луиза Янсуар Һәм Резеда Гарипованың пьесасыннан алар. Шул пьеса буенча Кариев театрында куелган спектакльгә берничә көн кала репетициясенә барып карыйсы килүдән эчтәге түземлекне тарта-суза йөргән идем инде. Тарта-суза кичәге премьерага кадәр җиткердем.
“Карурман” спектакль-эскизы мифларның яңача укылышы дип тәкъдим ителгән иде. Ияләр, рухлар, Бөек Каһин, башка сәер серле затларны телгә алып, кешегә мәдхия җырлау булды ул чынлыкта. Эпиграфтан ук: “Өстә – зәңгәр күк, аста көрән җир кылынганда, ике арада кеше углы барлыкка килде”, – дип борынгы рун язулы истәлекләрдә сакланган сүзләрдән башлана пьеса. “Язылмаган дастан” дип куелуы да, һәр сүз, авторларның һәр ымы – кешенең куәте һәм бөеклеге хакында.
Пьесаның төп каһарманы – Ярымтыкның (шүрәле) мондый сүзләре бар: “Синең әниең – мин белгән бар җан ияләреннән дә иң камил зат... иде. Кеше иде ул. Һәм син аңа бик охшаган”. Бу да – кешенең бөеклеге, югалган бөеклеге турында.
Югалган. Бөек Каһин әйткәнчә: “Син идең – иман”. “Син идең – Җиһан”. “Син хәзер кеме – Тәңренең, олан? Танымый торам...”
Бу сорауга нәрсә дип җавап бирерлек соң? “Әйе, мин – хәшәрәт. Мине барысы да шулай атый. Үзем белән бик озак көрәштем мин... Әмма үзеңнән качып булмый... Мин – хәшәрәт...” – Ярымтык шулай диде. Ярымтык пьесада – кеше түгел (гомумән, пьесада кешеләр артык гади һәм язмышларына буйсынган булып күрсәтелә; алар ни булса да, ияләрнең тыкшынуына сылтый, язмышларын үзләре хәл итми). Әмма кешенең бар табигате, бөтен асылы – шушы образда, Ярымтыкта.
Асыл дигәннән, пьесада да, спектакльдә, аннан соңгы фикер алышуда да “үзеңә кайту”, “асылга кайту” турында сүз күп булды. Асылга кайту – илаһлыкка, рухка, ияләргә ышануга кайту. Дөньядагы һәммә күренешне илаһи дип тануга, намуска кайту, җаваплылыкны үз кулларыңа кайтару.
Ярымтык әйтә бит: “үзеңнән качып булмый”. “Карада гынай урман, караңгы төн. Яхшы атлар кирәк лә үтәргә”. Ә күңелеңдәге карурманны кичәргә ат кына ярдәм итә алмый инде, – барысы да үз ихтыярыңа кала. Син үзең ул – кара мәче, чәчелгән тоз – һәммә начар билге-сынамышлар, яман фал. Син үзең ул – тирегә кадалган шырпы: авыртуы көчле дә түгел, әмма туктаусыз искә килә дә төшә, үзәккә үтә, барлыгыңны, ялгышларыңны искәртә. Син үзең – Бөек Каһин, үзең – хәшәрәт һәм һәммә ияләрең: бар сафсата, бар галәмәт, син үзең – дога.
- Кем син?
- Син беләсең.
- Миңа синнән куркыргамы?
- Үзеңнән курыксаң гына. (“Карурман”)
Гомумән, уйлана башласам, язудан туктатып булмый икән мине, шуны ачыкладым әле. Ә туктарга кирәк: Миләүшәнең уенда ни булмас?
П.С.
“Карурман” спектакль-эскизы – актерларның искиткеч уены (аеруча Булат Гатауллин, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Салават Хәбибуллинныкы). “Хәшәрәт”, – дип пышылдаулары, ат чабышы, Ярымтыкның үлеме һәм тагын берничә күренеш, — тирән итеп сулыш алсаң, йөрәгең туктар кебек. Әкияти музыкаль бизәлеш – JUNAдан. JUNA уйнаган музыкага – Бөек Каһин (:D) Зарина Вилданованың вокалы – тагын бер әкият. Минем тәндә спектакльнең азагына кадәр каз тәннәре торсын өчен шул җитә калды. Кайтып инстаграмны актарырга тотынгач, залда утырган кешеләрнең шул мизгелләрне видеога төшерә алуларына гаҗәпләндем: мин кымшанырга түгел, уемны да Бөек Каһиннән читкә юнәлтергә кыймаган идем.
П.П.С.
Спектакль караган саен уйлыйм: “Буш зал өчен һәм бер минем өчен генә куйсыннар иде моны! Бөтенләй бүтәнчә кичерер идем”. Кайчандыр башкаларга комачауламаска, залга спектакль башланганчы керергә, телефонны тавышсыз режимга куярга, сөйләшмичә карарга өйрәнер инде бу театр тамашачысы... – кайчан икән?
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев