Логотип Идель
Блоглар

КӘТТӘ БИТ БЕЗНЕҢ ТЕЛЕБЕЗ, Ә! НИНДИ МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРӘ УЛ – ТОТ ТА ФАЙДАЛАН!

Нишләптер «зиярәт» сүзенә бераз шикләнеп караучылар бар. Мөгаен, аны «зират» сүзе белән тәңгәл күргәнгәдер. Ләкин шулаймы соң ул? «Үрдерү» һәм «үрдертү», «эчерү» һәм «эчертү» ише сүзләрнең татар телендә мәгънә аермасы бар. Сез ул аерманы сизәсезме? Бүген шул мәсьәләләргә тукталырбыз.

Егерме икенче дәрес

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты, ТР ФА  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире 

Нишләптер «зиярәт» сүзенә бераз шикләнеп караучылар бар. Мөгаен, аны «зират» сүзе белән тәңгәл күргәнгәдер. Ләкин шулаймы соң ул? «Үрдерү» һәм «үрдертү», «эчерү» һәм «эчертү» ише сүзләрнең татар телендә мәгънә аермасы бар. Сез ул аерманы сизәсезме? Бүген шул мәсьәләләргә тукталырбыз.

ЗИРАТ // ЗИЯРАТ – ЗИЯРӘТ

Берничә ел элек ниндидер хастаханәдәге ишек язулары өчен тәрҗемә итәргә исемлек биргәннәр иде. Шул исемлектә «комната для посетителей» дигәннең дә татарчасы кирәк иде. Моңа төгәл эквивалент табу җиңел генә эш булмады. Берничә кеше җыелып, «посетитель» сүзенә зиярәтче туры килә дип карар кылынды. Арабызда моңа каршы чыгучылар да булды, әмма башка уңышлы вариант табылмагач, шул килеш китте бу сүз.

Бераздан әлеге ишек язуларын рус һәм татар телендә эшләп элгәннәр. Күп тә үтмәде, интернетта зиярәтче сүзенә мыскыллы сүзләр язып чыга башладылар. Имеш, кеше көлдереп шундый зират белән бәйле сүз язып куйганнар.

Интернетта бар да белгеч тә, бар да эксперт бит безнең. Белсә дә, белмәсә дә, үзенең өч тиенен кыстырып утыручылар белән бәхәсләшүнең мәгънәсез икәнен бөтенебез белә. Шулай да бу зиярәт сүзе колагыма чалынгач, бераз ачыклама кертергә булдым.

Чыннан да, зиярәт сүзе зират сүзе белән бер тамырдан килә. Төгәлрәк булсак, аларның бер үк гарәп сүзенең татар телендә яңгырашлары һәм мәгънәләре үзгәргән ике варианты дияргә тиеш булабыз. Бу ике сүзнең зиярәт дигәне мәгънә ягыннан искерәк, ул «күрергә, күрешергә, хәл белергә бару; визит» дигәнне белдерә. Аңардан итү ярдәмче фигыле ярдәмендә зиярәт итү сүзе ясалган, ул «кемнең дә булса янына керү, хәл белергә бару» дигәнне белдерә, мәсәлән: Мәкәрҗәгә барышлый, безне зиярәт итәрсең дип, апай берлә икебез дә Гурьев тарафына дүрт күз берлә карамакбыз. Г. Тукай. Инде хәзер зиярәт итүче кешенең зиярәтче булуында бернинди көлке яки хурланырлык нәрсә юклыгы күренә булса кирәк.

«Вафат булган кешеләрне җирләү урыны, каберлек, мазарлык, гүрстан, гүрлек» мәгънәсен белдерә торган зират сүзе әлеге зиярәт сүзеннән үзгәреп ясалган. Кайбер якларда аның зийарат яки зыйарат дип әйтелә торган вариантлары кулланыла. Бу сүздән курку урынга баштан аның төбенә карарга кирәктер: мөселман кешесе өчен зират ул ниндидер шомлы, куркыныч урын түгел, киресенчә, дога кылу, мәрхүмнәрне искә алу өчен еш килеп-китеп йөри торган, ягъни зиярәт ителә торган урын. Әнә нинди тирән мәгънә салган бу сүзгә ата-бабабыз. Шуңа күрә бик үк яхшы таныш булмаган сүзне күрүгә шау-шу куптаручыларга авызны ачканчы яки кадерле вакытларын әрәм итеп чатларда хәреф җыеп утырганчы, иң элек аз гына булса да ул сүзне тикшереп карау комачау итмәс иде. Андыйларга җавабым шул: сезнең авылда кулланыла торган сүз генә иң дөресе дигән закон юк ул. Хәзер боларны көлкегә калдырам, дип язган фикерләрегез аркасында наданлыгыгызны фаш итүегез ихтимал.

ОЧУ → ОЧЫРУ → ОЧЫРТУ → ОЧЫРТТЫРУ → ОЧЫРТТЫРТУ

Мөгаен, миндә генә шундый гадәт бардыр: вакыт-вакыт бер үк җырны төрле башкаруда тыңлыйм. Бу юлы «Сагышлы җыр»ны ике җырчы җырлаганын тыңладым да иң башта ук колагыма аерма ишетелде. Җырчыларның берсе «Кара бөдрә чәчләремне үрдерәсем килмидер» дип, икенчесе «Кара бөдрә чәчләремне үрдертәсем килмидер» дип җырлады. Сөйләм телендә мондый «вак» аермаларга беркем дә игътибар итеп тормый инде, әмма әдәби телдә аларның һәрберсенең үз урыны бар, һәм алар мәгънә төсмерләре белән аерыла. Сез шул аерманы сизәсезме икән?
Күп очракта күрше бакчасына карап, үзебездә нинди матурлыклар булганын абайламый калабыз. Төрки телләрнең фигыльләре, шул исәптән татарныкы да, йөкләтү юнәлешенә куела ала. Бу безгә генә, үзебезгә генә хас бер байлык, хәзинә булса да, шуннан оста файдалана белмәвебез зур югалтуларга китерә. (Рус телендә булмаган категорияләрдән тулысынча файдаланмавыбыз гадәткә кереп бетте инде бугай). Әнә теге җырдагы үрдерү белән үрдертү дә – йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр. Әйе, фигыльләрнең абсолют күпчелеге йөкләтү юнәлешендә килә ала: ашау → ашату, йоклау → йоклату… Монда ашату, йоклату дигәннәре йөкләтү юнәлешендә. Алар ике субъект булуын күз уңында тота. Шулардан берсе икенчесенә карата ниндидер гамәл кыла: я үтенә, я боера, я мәҗбүр итә, я сүз белән үгетли, ягъни бер субъект икенче субъектка нәрсәдер йөкли (шуңа йөкләтү юнәлеше дип атала да).
Башка юнәлешләрдән аермалы буларак, йөкләтү юнәлешендә килгән фигыль берьюлы берничә (хәтта дүрт) йөкләтү кушымчасы алала. Моннан гомуми мәгънә үзгәрми дияргә була. Шуңа күрә җырчылар әллә ни баш ватып тормый гына үрдерү дип тә, үрдертү дип тә җырлый бирә. Мәгәр монда бер нечкәлек бар, ул да булса – монда субъектларның саны үзгәрә. Бер генә кушымча икән, димәк субъектлар икәү: берсе актив, эшне үз куллары белән икенче субъектка карата башкара, мәс.: бала1 маэмаена2 су эчерде. Ике кушымча булса, субъектлар өчәү була, мәс.: әтисе1 этне2 улы3 аша эчертте. Өч кушымча булса, субъектлар саны дүрткә җитә, мәс.: хуҗасы1 этен2 кызы3 аша әйттереп хезмәтчедән4 эчерттерде. Һәм инде кушмычалар саны дүрткә үк тулса, субъектлар бишәү яки билгесез санда күп була. Кыскалык принцибын күз уңында тотып, гадәттә, өченче һәм аннан артык субъектлар гомумән төшереп тә калдырыла ала. Кәттә бит безнең телебез, ә! Нинди мөмкинлекләр бирә ул – тот та файдалан. Мин инде бу берничә йөкләтү кушымчасы белән килгән фигыльләрне рус теленә ничек адекват тәрҗемә ителә алынуын ачык кына күз алдына да китерә алмыйм. Хәер, минем эш түгел ул. Тәрҗемәчеләр баш ватсын.

БИЛГЕЛЕ БЕР…

Татар телендә дөрес язу, дөрес сөйләшү өчен кагыйдәләр бик күп икән бит. Шундый фикер ишеттем бу арада. Бәлки, шулайдыр да. Әмма ниндидер табигый кулланыш бозылганда кагыйдәгә ихтыяҗ туа. Әгәр дә сүзнең (авазның һ.б.) кулланышы бозылмаса, кагыйдәнең кирәге калмый.
Менә табигый һәм мантыйкый татар теленең бозылуына бер мисал сезгә: Болар бары тик билгеле бер кысаларда, закон кысаларында булырга тиеш (Интертатта Гөлназ Гарифуллина язмасы).

Ничек инде билгеле бер булгач, кыса сүзе -лар күплек кушымчасы белән килә ул? Яки менә тагын бер җөмлә: Татар фамилияләрен язуда һәм рус телендә бирүнең аерым бер закончалыклары бар (Г. Шәйхиева).

Монда да шул ук нәмәрсә: аерым бер булгач, закончалык сүзе нинди мантыйк белән күплек санына куела? Җавабын әйтимме? Уйламыйча сөйләүдән, уйламыйча язудан, башкаларга сукырларча иярүдән – тәклиттән туа мондый ялгышлар. Ялгышны төзәтү өчен кагыйдә кирәгә башлый.
Билгеле бер, аерым бер гыйбарәләреннән соң килә торган сүз берлек санда гына була ала. Әгәр дә аны күплек санда куллану мәҗбүрияте бар икән, бер сүзен төшереп калдырырга кирәк. Мәсәлән: билгеле тәүлекләр дәвамында үсеп җитәргә;  документның аерым пунктларын гына укып чыгарга һ. б. ш.

КУЗГАЛАК

Бик гади, бөтен кеше белә торган кайбер сүзләрнең килеп чыгышы шундый кызык булып куйгалый кайчак. Гомумән алганда, беркем дә теге яки бу сүзнең ничек ясалышын уйлап йөрергә тиеш түгел. Шул ук вакытта мондый мәгълүматтан хәбәрдан булу беркайчан да комачау итми.
Менә, мәсәлән, кузгалак сүзен алыйк. Сезнеңчә, ничек итеп ясалган бу сүз? Үсемлекләрнең шактыеның, киң таралганнарының исемнәре ниндидер үтә таныш әйбергә охшатып атала башлаган: күгәрчен тәпие, карга борыны, чыпчык күзе, песи койрыгы һ.б.

Кузгалак та шул юл белән ясалган, ул кузы + колак сүзләреннән гыйбарәт. Кузы диалектларда һәм башка төрки телләрдә «бәрән, сарык бәтие» дигәнне белдерә. Игътибар белән карасаң, кузгалак чыннан да сарык бәрәне колагын хәтерләтә бит. Кузгалак сүзенең төрки телләрнең бик күбесендә булуы, аның бик борынгы сүз булуы турында сөйли. Чагыштырыгыз: нугай, казак, каракалпакта қозғалақ, карачай-балкар, кыргызда қозуқулақ, комык, уйгурда қозу қулақ, азәрбайҗанда қузуғулағы, төректә kuzukulağı, төрекмәндә gozugulagı һ. б.

Татар теленнән бу сүз күршеләребезгә дә алынган: чувашта кускалак, марида козгалык, мордва телләрендә козгалав, удмуртларда кузкалак, кучкылак.
Тагын бер кечкенә күзәтү: ясалыш мотивы тоемланмый башлагач, сүзләр әллә нинди сәер контекстларда да куллана башлый. Мәсәлән, хәзер без ат кузгалагы дигән үсемлекне таныйбыз. Исеменә килгәндә исә, нәрсә инде бу: ат колагымы, бәрәннең атныкы кебек колагымы, диярсез. Дөреслектә бу әнә теге ясалыш мотивын югалту сәбәпле барлыкка килгән сүзтезмә. Мондый мисаллар телдә аз түгел.

ТИШЕ, ГАЗЗӘТТӘЙ…

Билгеле әдәби, публицистик чыганактан, фольклор әсәреннән яки тарихи шәхесләрнең теленнән кулланылышка кергән тотрыклы гыйбарәләрне канатлы сүзләр диләр. Аларның кайберләре шактый киң таралыш ала, кайберләре исә бик тар даирәдә, хәтта бер авыл халкы арасында гына кулланыла ала. Шундый әллә ни билгеле булмаган бер сүз турында сезгә дә җиткерәсем килә.

Безнең авылда «тише, Газзәттәй, Флария́ спит» дигән сүз бик таралган. Аны тынлык сакларга, шауламаска кирәк булганда әйтәләр. Күпләр инде бу гыйбарәнең барлыкка килү тарихын да белеп бетерми. Сүз исә мондый вакыйгадан соң чыккан.
Газзә әби йомышка дип мәктәптә рус теле укытучы Тәзкирә апаларга кереп бара, ди. Тегенең өйдә яшь баласы йоклап ята икән. Ишектән мыгырдана-мыгырдана кереп барган карчык тавыш чыгарып баланы уята күрмәсен дип, Тәзкирә атылып килеп чыккан да:
– Тише, Газзәттәй, Флария спит, – дип әйткән, ди.

Хәзер үзара шау-шуны бераз басарга кирәк вакытта эштәге коллективта да бу сүзне куллангалыйбыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев