-
Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды Ике бәйрәм дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.
-
XXIII дөньякүләм "Әдәби марафон"га гаризалар кабул ителә XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан гербындагы зилант каян чыккан? 4 версия
Казан гербында, Кремль метро станциясендә һәм башка шәһәр белән бәйле символларда урын алган аҗдаһаның каян килгәнен беләсезме? Моның турында күп фикерләр бар. Зилант - "еллан" дигән сүздән килә, ә татарның аҗдаһалы риваятьләрнең бик төрлеләре бар:
1 версия: Ялгыз һәм үч алучы Зилант
Казан Кирмәнендә урнашкан калкулыкта имеш гаҗәеп уңдырышлы җир булган. Барлык халык әлеге җирдә яшәргә хыялланган. Кечкенә генә нечкәлекләр: Әлеге тау башында еланнар һәм аларның патшасы – Зилант яшәгән.
Көннәрдән бер көнне хан шәһәрне калкулыкка күчерергә һәм барлык еланнарны яндырырга карар кыла. Әлеге явызлыкны үзе түгел, ә махсус иң көчле батырны таптырып эшләтә. Батыр калкулыкка салам чәчә, еланнар чыкканын көтеп тора һәм яндырып җибәрә. Зиланттан кала барлык еланнар үлеп бетә.
Шул көннән алып Зилант икенче калкулыкка очып китә һәм озак вакыт шунда яши. Зилант халыкка әрни һәм алардан үч ала башлый. Кешеләр кайчагында аны Казан өстендә очып йөргәнен һәм Кара күлдән су эчкәнен күрәләр. Барсы да аннан куркып яши. Ул кешеләрне күрә алмый һәм аларга гел начарлык эшли торган була. Соңрак Зилант Кабан күленә күчә һәм бүгенге көнгә кадәр андагы хәзинәләрне саклый.
Халык Зилант белән шаяртмаска киңәш итә. Бүгенге көндә дә суга кергән кешеләрне Зилант үзенең кыерыгы белән батыра дигән имеш-мимешләр йөри.
2 версия: Серле рәвештә юкка чыккан Зилант
Кремль урнашкан тау башында бик күп еланнар яшәгән. Кешеләр бу тау янына якын да килергә курыкканнар. Алар әлеге тауны “Еланлы” тау дип йөртә торган булганнар.
Көннәрдән бер көнне хан еланнарны юк итергә кирәк дигән карарга килә һәм батырга аларны яндырырга куша. Батыр калкулыкны яндыра һәм “булдырдым” дип сөенеп барганда аны Зилант үтерә. Ут өчендә исән калырга өлгергән елланнарны хан соңыннан барыбер үтерә, ләкин ул Зилантны таба алмый. Ул серле рәвештә юкка чыга.
3 версия: Эчкерсез Зилант
“Зилант кешеләрне үтереп кенә йөргән” дигән сүз дөрес түгел. Аның уңай яклары да булган. Мәсәлән, икенче риваятьтә ул шәһәр чикләрен саклаган һәм кешеләргә ярдәм иткән дип килә. Еланнар зирәклек һәм көч символы булып торганнар. Шәһәр халкы аларны яраткан һәм алар белән сокланган.
4 версия: Явыз Зилант
Икенче бер риваять буенча, Зилант, җирле халыкны мыскыл итеп яшәгән. Шәһәрдә яшәүче батыр бу хәл артыннан сабыр гына карап тора алмаган һәм аны сугышка чакырткан. Ул сугыш барышында Зилантның ике башын кискән. Аннан җирле халык Зилант истәлегенә шәһәр гербы ясаткан. Ул бүгенгесе көндә дә шәһәребез уртасында тора.
Тәрҗемә итте: Ибәтуллина Илүзә
Чыганак: m.e-kazan.ru
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз