Логотип Идель
Блоглар

Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга хат. Өченчесе, ТАТАР мәркәзенең “урланган” бер почмагы турындагысы

Сезгә сәлам хатлары язганнан соң, күз алларым яктырып китә, чөнки татар башкаласы Казан белән бәйле һәм күпләребезне борчыган мәсьәләләр мизгел эчендә үк булмаса да, барыбер чишелер кебек тоела башлый.

Илсур Рәисович,

Сезгә сәлам хатлары язганнан соң, күз алларым яктырып китә, чөнки татар башкаласы Казан белән бәйле һәм күпләребезне борчыган мәсьәләләр мизгел эчендә үк булмаса да, барыбер чишелер кебек тоела башлый. Дөнья татарларына һәм барлык казанлыларга, ягъни безнең барыбызга да, һәм, көн-төн АНЫҢ өчен эшләгәч, Сезгә дә Казан – газиз һәм кадерле шәһәр. АНЫҢ проблемалары беребезгә дә чит-ят яки икенче планда була алмыйдыр. Димәк, татар мәркәзе тормышындагы үземне борчыган мәсьәләләрне интернет ресурсы аркылы Сезнең белән (мэриянең матбугат хезмәте татартелле гаммәви мәгълүмат чараларын карап-күзәтеп бара, “сөземтәләр” әзерлидер, дип беләм) һәм татарча укый ала торган милләттәшләр белән уртаклашып, ялгышмымймдыр, дип ышанам.

Илсур әфәнде, Казанны еш карап йөргәнегез берәүгә дә сер түгел. Бишбалта бистәләрен узып, Иске һәм Яңа Аракчино якларына баргалыйсызмы? Мин үзем көн саен шуннан йөрим, Идел яры буйлап сузылган юлдан каршы ярдагы Ослан тавына, су өстендәге офыкка хозурланып гизүләре күңелгә никадәр рәхәтлек бирә. Русиянең, хәтта дөньяның яртысы, төрле чит илләрдә сибелеп яшәгән милләттәшләр бит бөек Иделне, мондый гүзәллекне көн саен күрү турында хыяллана да алмыйдыр. Шундый җирдә шәһәр салган борынгы бабаларыбызга мең рәхмәт! Табигать ягыннан моның кадәр дә уңышлы урнашкан калалар бик сирәктер ул – кадерен беләсе иде.

Аяныч, белеп бетермибез икән: Раббыбыз әманәт итеп биргән шушы хозурлыкны – уртак байлыгыбызны – соңгы дистә елларда аерым компанияләр үз мәнфәгатьләрендә файдалана, бизнес аяк астына салып таптый. Әйе, бу күренешне хәтта Казансуның да ике ярында күзәтәбез: шәһәр уртасындагы елга елдан-ел тарайтыла, саектырыла, анда күңел ачу объектлары һәм... торак йортлар калка. Ләкин Казансу буенда әле, һичьюгы, яңа корылмалар арасыннан су өстен дә шәйләргә мөмкин. Ә Идел ярында инде урыны-урыны белән су акваториясе күренешен генә түгел, хәтта аның өстендәге күк йөзен дә күпкатлы йортлар томалап киткән. Әйтерсең, гигант

аждаһа килгән дә туя белмәс авызын киереп ачып, шәһәрнең бер кисәген кабып йотарга тора. Шулай итеп, бүген инде юлдан узып барышлый Иске Аракчино белән Яңа Аракчино бистәләре арасындагы Иделнең шактый гына өлешен күреп булмас.

Ничә елдыр элек биредә яр буендагы дистәләгән метр киңлектәге суны ком белән күмеп, “Волжская гавань” дигән бишәр катлы торак йортлар комплексы төзеделәр. Төзелеш алып баручыларның “аппетиты” бик көчле иде булса кирәк: берзаман Иделне ясалма ярымутрау (шул ук ком ишеп!) белән буып куйдылар да коттедж бистәсе – кечкенә генә шәһәрчек салдылар. Белмәгәннәр белеп торсын: Идел эчендә соңгы җиде-сигез ел эчендә генә Гомәр Бәширов, Алтын балык, Су анасы дигән яңа урамнар калыкты. Елга буендагы бистәләрне кала үзәге белән тоташтыра торган олы юл шуннан узгач, билгеле, барысы да халык күз алдында барды. Әлбәттә, якын-тирәдә яшәүчеләр бу хәлләргә риза түгел иде – пикет-фәлән оештырып та маташтылар сыманрак хәтердә калган... Тик, Илсур әфәнде, Сез беләсез ич инде: гади халык фикеренә бездә кемнең исе китә соң?

Идел ярының әлеге өлешендә хәзер дә бик агрессив рәвештә төзелешләр алып барыла. Шушы ук төзүче тагын елганы тарайтып, инде яңа торак комплексын – «RICHMOND»ны төзеп ята. (Лондонның бай кешеләре яшәгән мәхәллә исеменең Татарстан башкаласы һәм татарларга нинди катнашы бардыр – монысын белмим һәм тукталып та тормыйм, чөнки бу хакта Сезгә аерым тәфсилләп хат язырга күптән ниятләп йөрим). Һәм бу юлысы биш катны гына азсынган, йортларын тагын да биегрәк итеп сала. Елга киңлекләре генәме, якты күк тә хосусый милеккә әйләнеп бара бугай... Әйе, алар моннан фатир сатып алучы клиентларына “су буенда беренче линия”дән тыш, Иделне, аннан узган ак карабларны, балыкларны, каршы ярдагы Ослан тавын, су өстендәге күк йөзен дә сата. Барыбыздан да урлап...

Илсур Рәисович, татар башкаласын кабул итеп алган чакта һәм җаваплы постыгызның беренче елларында мондый ук башбаштаклыкларга юлыкмагансыздыр, әйеме? Ә хәзер бизнестагы бәгъзе уенчыларның эшчәнлеге нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин – уйлап карасаң, баш җитмәс. Мин әле ком ишеп, су өстендә төзегән шәһәрчектәге йортларның, әгәр, көчле давыл кузгалса яки су басса, кешеләр өчен хәвефле булуын гына әйтмим – комплестан торак сатып алучылар бу ягын үзләре ныклап уйлагандыр һәм гомерләрен Аллаһка тапшыргандыр.

Шәһәр хуҗалыгы өчен шунысы да бик мөһим икәнлеген беләбез: мөгаен, Идел ярында төзелеш алып баручылар, әлеге территорияләрне үзләштергәнче, су буйларын карап-тәрбияләп торырга, табигый матурлыгын сакларга,җирле халык һәм туристлар өчен күркәм, уңайлы итәргә антлар эчкәндер?!

Вәгъдә бирүләре чындырмы-юкмы, әмма үтәүләре – ташка үлчим! 2-ая Старо-Аракчинская урамыннан ары, Идел уртасы тарафына җәелгән яңа торак комплексларының ни җирле халык өчен, ни туристлар өчен уңайлыгы юк. Соңгылары бу тирәдә бигрәк тә күп йөри – Илдар Ханов исән чагында төзегән төрле диннәр храмын карарга Русиянең әллә кайсы почмакларыннан киләләр. Ә алар өчен мондагы бөтен “уңайлык” һәм инфраструктура тыгыз хәрәкәтле автомобиль трассасы һәм бер-ике азык-төлек кибетеннән гыйбарәт. Ни утырып ял итәр урын юк, ни тагын карап йөрерлек нәрсәләр, ни – Идел елгасы күренеше. Туристлар татар башкаласының бу өлешенә килсә, соклану урынына чиркану гына кичермиме икән? Әллә алар күккә терәлеп торган пыяла һәм бетон тартмаларны үз шәһәрләрендә күрмидер, дисезме? Монда килүләренең максаты да – Идел елгасында урнашкан, кабатланмас милли мәдәнияткә ия һәм мең еллык тарихы булган ТАТАР башкаласын күрү бит инде!

Аракчинода яшәгән җирле халык яңа төзелешләр аркасында рәхәт чигәдер дисәк, анысы да дөреслеккә туры килми. Буш вакытларында Идел яры буйлап йөрергә чыккан кешеләр “Волжская гавань” белән яңа «RICHMOND»ка килеп терәлә, арырак йөрер урын юк – яңа торак комплекслары, әйткәнемчә, елга өстенә үк чыгып тора. Бүтәнчә саф һава сулар, балалар белән гизәр урын эзләү – файдасыз, һәм иң курнычы, хәлләр уңай якка үзгәрер дип өметләнер урын аз. Бизнес үз кулына эләктерми калган җирләр бик кысан монда. Бер яктан трасса һәм тимер юл, яр буен эзләп алгарак китсәң – пычрак, чүп-чар өемнәре, куаклар чытырманлыгы һәм ташландык корылмалар белән “бизәлгән” бөек Идел, аннары инде гипс заводы һ.б. сәнәгать ихтыяҗына җайлаштырылган яр буе объектлары, аның соңында Красная Горка авылы (Юдиноның тимер юлдан Иделгә кадәр өлеше) башлана.

Илсур әфәнде, Сез, бәлки: “Идел буендагы төзелешләрне мин туктата алмыйм ич, хәзер инде буласы булган”, диярсез. Агрессив төзүчеләрнең чынлыкта безне Иделдән мәхрүм итәргә ниятләгәннәрен дә алдан ук

белмәгәнсез (андый ниятләр кычкырып әйтелми). Шулай да Иске һәм Яңа Аракчино якларын җирле халык һәм туризм өчен гамәлдән сызып атарга иртәрәк әле. Ихтыяр һәм тырышлык күрсәтеп, әле бу “урланган” җирләрне дә халыкка кайтарып була! Мәркәзебез тулаем алганда матурая бара, димәк, бу территориягә дә кул җитәргә тиеш. Бары тик Иделгә ары таба – Яңа Аракчино һәм Красная Горка тарафларына ком ишеп, елганы тарайтырга моннан ары юл куймагыз инде, яме. “Хуҗасыз”, шыксыз территорияләрне хосусый бизнеска тапшырып, аларның санитар һәм мәдәни хәле өчен җаваплылыкны киметү мөмкинлеге кызыктырадыр, сүз дә юк – шәһәр бюджеты бит төпсез түгел, бөтенесенә ничек акча җиткермәк кирәк. Ләкин бизнес әһелләре Казанның уникаль һәм милли йөзле, кешеләр өчен уңайлы шәһәр булырга тиешлеген һәрвакытта да исәпкә алып тормый шул. Йә милли үзенчәлекне бик примитив итеп аңлый. “Волжская гавань” комплексында, әйткәнемчә, аны бер-ике урамга Алтын балык, Су анасы кебек “татар” атамалары биргәч, җитә дип аңлаганнар булса кирәк. Ә бит мәгърур Идел буендагы кабатланмас татар шәһәренең бик матур бер өлеше булырлык бу урыннарның мөмкинлеге шулкадәр бай, чиксез! Бу турыда Казанны милли йөзе булган кала итеп күрергә теләгән, иҗади рухлы яңа архитекторлар белән дә, халыкның үзе белән дә киңәшеп, бик күп идеяләр алырга була. (Кирәгем чыга калса, үземә дә мөрәҗәгать итә аласыз – Идел ярын уңайлы һәм “татарчарак” итү буенча кайбер уйларым бар иде. Яраткан шәһәремне матурайтыр өчен, уй-фикер генәме – берни кызганыч түгел).

Кыскасы, Казан каласын матур мәркәзебез итүдә Сезгә, хөрмәтле мэр әфәнде, уңышлар һәм саулык теләп,

Рузия Сафиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: блог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев