Логотип Идель
Блоглар

Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга сәлам хаты

Хат башы – яз каршы, ди безнең халык. Илсур әфәнде, Сезгә сәлам хаты язмаганга да әллә ничә ай узды. я Сафиуллина.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга сәлам хаты

Икенчесе, шәһәр архитектурасы турындагысы.

Хат башы – яз каршы, ди безнең халык. Илсур әфәнде, Сезгә сәлам хаты язмаганга да әллә ничә ай узды. 
 Күптән яңа мәктүп юлларга җыенып йөри идем, инде менә форсаты да туды, мотлак язмыйча булмый. Чөнки, ниһаять, Казанның баш архитекторының исеме мәгълүм булды. Дүрт кандидат арасыннан иң лаеклысы дип Илсөяр Төхфәтуллина сайлануын белгәч, күңелдә якты өмет кабынды. Сәбәбен бәйнә-бәйнә җиткерим әле, яраткан шәһәремнең башлыгы буларак, Сезнең моны белергә хакыгыз бар.
Аңлавымча, Илсөяр ханым читтән килгән кеше түгел. Ул «Казан Гипронииавиапром» ЯАҖ, «АСКОМ» компаниясендә, «Архитектор Токаревларның иҗат остаханәсе»ндә эшләгән. «Града» ҖЧҖ проектында, «Татинвестгражданпроект»та баш архитектор булган. 2015 елдан бирле хосусый бизнеста җитәкче хезмәтендә. Ягъни сайлау комиссиясен гел Казан шәһәре белән бәйле, тәҗрибәле белгеч буларак кызыксындыргандыр. Һәм аның, комиссия утырышы турында матбугаттагы рәсми хисаптан күренгәнчә, Казан архитектурасына карата шәхси карашы бар.
Ышанасы килә: Илсөяр ханым шәһәребезне үзенең оясы, өедәй күреп яратадыр, аны тагын да матурайтырга, кешеләр өчен уңайлы, рәхәт башкала-гөлбакча итәргә телидер. Хатын-кыз, чын хуҗабикә өчен мондый теләк бик табигый булыр иде. Бу өлкәдә әллә никадәр кызыклы проектларын тормышка ашырырга хыялланадыр. Быел гына яңа Генераль планга һәм яңа баш архитекторга ия булган мәркәзебезнең хәзергесенә һәм киләчәгенә карата шулкадәр ышаныч уяна! 
Казанның кабатланмас, үзенчәлекле чын милли, тарихи йөзе җуелып бетмәгән, шөкер – Иске Татар бистәсе дә, кайбер биналардагы милли бизәкләр дә, мәчетләр дә, хәтта татар телендәге урам исемнәре (моның архитектурага катнашы юк кебек тоелса да): Зур, Тар, Тыныч, Ташаяк, Наратбаш, Ак Каен, Алмагач, Аксу, Чишмәле, Игенче  Кызыл Армия, Ирек, Сабан һ.б. сөекле шәһәребезне Русиянең һәм дөньяның меңләгән башка шәһәреннән аерып тора. Тик кайвакыт менә шул үзенчәлекләрдән, шәһәребезнең “татарча йөзе”ннән соңгы кемнәрдер ояла, арынырга тели, аңа ниндидер төссез һәм шыксыз, дөнья өчен бернинди дә яңалык булмаган универсаль төсмер һәм атамалар бирергә тырыша, дигән төксе фикер баш калкыта. Шәһәрдә яңа төзелгән йортлар, административ биналар, спорт һәм мәдәният объектларының тышкы кыяфәтен карагыз Сез, Илсур Рәисович: һич булмаса милли бизәк, орнаментны еш күрәсезме? Мин – юк. Күңел миллилекне бик юксына башласа, котсызлыкка түзәрлек чара калмаганда (аяныч, ләкин Казанда шулай да була ала!), тимер юл вокзалы диварындагы татар гүзәлкәе панносына, “Яшьлек” метро станциясе янындагы “Түбәтәй”гә, Иске Татар бистәсенә китәм. Мәчетләрне карыйм. Ләкин миллионлы каланың милли үзенчәлеген шулар гына күтәрә алмый бит. Күпме Казанда йөзек кашы булырдай милли архитектура? Минемчә, ул бик аз. Куркыныч дәрәҗәдә аз.
Илсур Рәисович, Казанны Аурупа дәрәҗәсендәге, спорт һәм туризм каласы итәргә тырышасыз. Тырышлыгыгызның, максатчанлылыгыгызның нәтиҗәләре шәп күренә – Сез бит инде ундүрт елдан бирле армый-талмый мэр булып эшлисез. Әйе, Казан Русиянең бихисап шәһәрләреннән заманчалылыгы, яңача архитектурасы белән аерылып тора. Аерым бер шармы, тарту көче бар аның. Һәм бу бик әйбәт. Ләкин Казанга кунакка килгән дистәләгән кунак (кайвакыт танышларым үтенсә, мин аларга шәһәрне күрсәтәм), мәркәзебезне карап йөргәннән соң: “Ә кайда соң монда татар башкаласы?” диләр. Алар төрле милләттән, Русияне дә, чит илләрне дә күргән – безнең Казанда дөньяның бүтән һичбер җирендә дә булмаган “татар йөзен”, этниканы, миллилекне эзлиләр. Цирк, аквапарк, аэропорт, стадион, сәүдә һәм спорт комплекслары аларга кызык түгел, бездәге “аурупалылык”ка да һич исләре китми. Без күнгәнчә, эреле-ваклы чиркәү гөмбәзләренә дә “Нинди толерантлык! Халыклар дуслыгының нинди уңышлы мисалы!” дип шаккатмый – Русиянең һәр почмагында күргәч, бусы аларга бернинди яңалык түгел. Дөресен әйткәндә, Сезнең көненә йөзләгән кунак кабул иткән чагыгыз күп – хәлегезне бик аңлыйм, хөрмәтле мэр әфәнде. Чөнки мәртәбәле кунаклар арасында Сездән дә Казанның милли йөзен таптырып тинтерәтүчеләр очрыйдыр...
...Илсөяр Төхфәтуллина турында гәпләшә идек бит әле. Аның могтәбәр комиссия алдындагы  чыгышы Казанның милли йөзе турындагы бәллүр хыяллары белән  игътибарны җәлеп итә. Татар халкының милли традицияләрен исәпкә алган һәм шәһәрнең чын символы булырлык көчле, мөһим архитектура объектын салырга тели ул. Эйфель манарасын карарга агылган кебек, әлеге корылманы күрергә дә бөтен дөнья килсен иде, дип хыяллана. Без барыбыз да шуның турында хыялланабыз түгелме соң инде, Илсур Рәисович!?  Фәрештәләр “амин” дисен дә, иң кыю хыяллар чынга ашсын!
Кыскасы, хөрмәтле мэр әфәнде, шәһәрне яңа баш архитекторлы итүегез белән Сезне һәм барыбызны да котлыйм! Дөрес һәм татар башкаласын яңа биеклеккә күтәрә торган хәерле адым булсын иде бу сайлау.
Зур түрәләргә хатлар язганда, билгеле, үтенеч-гозерләр җиткерелә. Яшермим, мин дә Сезгә сәламнәрем белән бергә гозеремне җиткерергә дип язам. Беренчедән, Казанны тарихи һәм милли йөзе булган, һәр элмә тактасы, һәр атамасы ике дәүләт телендә язылган татар шәһәре итеп күрергә телим. Казанның уникальлеген алга сөрүче казанлы буларак та, салым түләүче һәм сайлауларга даими йөрүче буларак та минем моңа хакым бардыр. Безгә француз, йә рус, йә американ шәһәрләрен кабатлаудан мәгънә юк, ә менә чын татар шәһәре  итүнең бонуслары үзебез өчен дә, туристлар өчен дә бихисап булыр иде. Икенчедән, яңа баш архитекторыбызга хәлегездән килгәнчә булышсагыз иде – фикердәшләр, ярдәм-терәк итүчеләр булганда, иң катлаулы иҗади проектлар да “җырлап” кына бара бит. Илсөяр ханым“үзенчәлекле милли йөзе булган Казан өчен” эшләр дип өметләник. Аңа да, Сезгә дә, Казанга уңышлар телим!
Ихтирам белән, Казанны яратучы, аның киләчәгенә өметләнүче Рузия Сафиуллина.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев