Логотип Идель
Блоглар

КАЗАНДА КИНО БАЗАРЫ НИЧЕК УЗДЫ?

Быел 17нче халыкара Казан мөселман киносы фестивален Сабан туе белән чагыштыручы кунаклар булды. Читтән бәлкем шулай күренгәндер дә. Ә икенче яктан уйласаң, Сабан туе бит ул милли бәйрәм.

Быел 17нче халыкара Казан мөселман киносы фестивален Сабан туе белән чагыштыручы кунаклар булды. Читтән бәлкем шулай күренгәндер дә. Ә икенче яктан уйласаң, Сабан туе бит ул милли бәйрәм. Туганнар, дуслар җыелып очраша торган тантана. Төрки халыклар һәм чит ил кинематографистларының Казанга килеп кайнап алулары, чыннан да, кайберәүләргә Сабан туе бәйрәмен хәтерләткәндер. Бусы да табигый сымак.
 

Һәр елдагыча фестиваль узганнан соң, журналистлар проект турындагы фикерләрен язып чыга. Жюри төркеменә нишләп үзебезнекеләр кертелмәгән? Кемгәдер ачылышта яки ябылыш тантаналарында татарлык җитмәгән! Бигрәк тә “Татар-информ”ның мактаулы, һәр нәрсәдә үз карашын үткен һәм кыю белдерәм дип уйлаучы журналисты Рузилә Мөхәммәтовага. Югыйсә, ачылышта да, ябылышта да бергә идек. Ачылышны алып баручының елмаюында гына түгел, мөкәммәл, ачык татарча сөйләмендә дә милли аһәң ярылып ята иде. Рузилә дустыбызның моның киресен раславы акны кара дип әйтүгә тиң. Сценарийның яртысы диярлек татар телендә, татар җырлары, үзебезнең көйләр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Әгәр Р.Мөхәммәтова ябылыш тантанасында бүләк бирергә чыккан җирдә 10 минут уңга-сулга ялт-йолт карангалап торганчы, татарча берәр сүз әйтеп керсә, ул да максатына якынаер иде, кичә дә ыспайрак барыр иде, татарчалык та ишәя төшәр иде. Булмады шул инде. Матбугат жюрие әгъзасы өч сүзле ниндидер җөмлә әйтте бугай, анысы да якасы яныннан узмады, микрофонга ук барып җитә алмады. Жәл... Мактаулы кыз туйда нитә диләр...  Хәерле булсын!
   

Казан журналистлары Гран-при яулаган «18 килогерц» Казахстан фильмы режиссеры Фәрхәт Шәриповны тәнкыйть утына да тотып карады. Шәхсән үзенә дә «Татар-информ» оештырган онлайн очрашуда сораулар бирделәр. Режиссер: «Сезнең Татарстанда яшьләр сүгенми генә аралашамы әллә? Наркотик кулланмыйлармыни?” - диебрәк акланып та маташты. Жюри әгъзасы, кино тәнкыйтьчесе Валерия Байкеева сүгенү сүзләрен куллануның котылгысызлыгын да аңлатып карады. Яшүсмер үзенең үскәнен шулай белдерә, имеш. Дөрестән дә әлеге картинада беренче кадрлардан ук сүгенү башлана. 

Шәхсән үзем «18 килогерц» фильмын журналист буларак карый башлаган идем, ике егет әнисе буларак карап төгәлләдем. Авыр хис-тойгылар тудыра. Моннан дистә ел элек драматург Илгиз Зәйниев күтәргән проблема. Ул вакытта да авыр кабул ителгән иде. Җәмгыять проблемасы, балаларның урам тәрбиясенә бирелүе, наркотик куллану, мәгънәсез үлемнәр. Инкарь итеп булмый: бу - без күрергә, танырга теләмәгән һәм без курыккан, кырыс паралель тормышыбыз. ( 18 кГц – тавыш ешлыгы. Аны яшьләр генә ишетергә сәләтле. Өлкәннәр ул ешлыкны ишетүдән мәхрүм.)
 

Рузилә ул Казан уртасында яши, бәлкем аның ишегалдында наркоманнар юктадыр. Ә менә без «Жилка»да торабыз… Монда инде элек-электән  үз кануннары белән  яшәүчеләр дөньясы. Закон аларның кесәсендә. Балаларга икеләтә күз-колак булу, үз тирәңнән җибәрмәү хәерлерәк. Фильмда әлеге катлаулы проблемадан чыгу юлын табуы да бик авыр. Режиссер үзе дә монтаж вакытларының газаплы узуын сөйләде. Ул да проблеманың чишелешен таба алмаган... Кызганыч. Ахыры ничек төгәлләнәчәге мәгълүм түгел. Тамашачы җавапсыз кала. Мондый әсәргә жюри игътибар иткән икән, бәлкем күпмедер дәрәҗәдә куанырга гына кирәктер.

“Исәнмесез”! Татарстан фильмы. Режиссеры - Илдар Ягъфәров. Гаилә кыйммәтләрен күтәрә. Тамашачы мәхәббәтен яулаган фильм дип табылды һәм Татарстан Президентының “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” премиясенә лаек булды. Татар тамашачысы өчен зур куаныч. Күкләргә чөеп макталды. Премьерадан соң 5 минут “афәрин!” дә кычкырдылар. Карарга теләүчеләр күплегеннән хәтта мәдәният министры Ирада Әюпова да залга узалмый калып, яңа картинаны баскычка утырып карарга мәҗбүр булды. Ләкин гади генә әйтсәк, фестивальнең башка фаворит әсәрләре белән чагыштырганда, алай ук баш әйләндергеч уңыш дип әйтеп булмастыр. Тамашачы күп килде бит, диярсез. Монда хикмәт рекламада! Татар артистлары үз социаль челтәрләрендә игъланнарны җәлләмәгәнгә шулайрак килеп чыкты. 


   

Нигездә, ике татар егете әзерләгән (сценарий авторы - Мансур Гыйләҗев, режиссеры - Илдар Ягъфәров) кинофильмда  яшь кыз баланы урыс бандитыннан көчләттеләр. Күрше апасы:
 

- Авызыңны йом, тавыш чыгарма! – дигәләп аңа истерика мөмкинлеге дә бирмәде. Фильмда көчләнгән баланың сюжет линиясе шул рәвешле, төгәлләнмәде. Бик егетләрчә килеп чыкты инде бу иеме?! Кино буе шул кыз турында мин генә уйлап утырдым кебек. Гүзәл Яхина бакчасына таш атучылар да бу очракта фикер белдермәде шикелле...

Тулы метражлы документаль фильмнар номинациясендә Алмаз Нургалиевнең «Җиде утрау арасында» дип исемләнгән хезмәте җиңү яулады. Хәйран куәтле публицистик картина. Жюри әгъзаларының: “Татар тормышын шул фильм аша күреп белдек!” - диюләре күп нәрсәне ачып сала шикелле. Алмазга афәриннәр. Аңа да уңышлар телибез. 

Гомумән быелгы фестивальнең ябылу тантанасында Татарстанның бик күп яшь кинематографистларын күрдек. Алар төрле номинацияләрдә призлар яулады. Казан мөселман киносы фестивале башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова: Соңгы биш елда җирле кинематографистлар арасында көндәшлек мохите булдыруга ирештек. Быел Казан кинофестивалендә милли кинематографка басым ясалды. Бу фестиваль алдагылардан аерылып торды: Татарстанда төшерелгән милли картиналар татар телендә генә түгел, рус телендә дә күп иде, ди.

Фильмнардан тыш фестиваль барышында төрле иҗади очрашу, мастер-класслар да оештырылды.

Җыеп әйткәндә, фестиваль узды. Татарстан киносы үсешенә дә яңа стимул, яңа көч, яңа дәрт өстәде. Республикабыз турында дөньяга аваз салучы мөнбәр буларак та аның вазифасы алыштыргысыз. Моны танырга кирәк!

Фотолар Казан мөселман киносы фестиваленең сайтыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев