КЕМ ЮЛӘР: Прививка ясаткан кешеме, ясатмаганымы?
Коронавируска каршы прививка ясаттым әле... Бу яңалыкны ишеткәнәрнең яртысыннан артыгы, мине “башсыз”, “акылсыз”, “юләр” дип атады.
Коронавируска каршы прививка ясаттым әле... Бу яңалыкны ишеткәнәрнең яртысыннан артыгы, мине “башсыз”, “акылсыз”, “юләр” дип атады.
Таныш-белешләрнең беренче соравы “Нигә ясаттың? Көчләп ясаттырдылармы?” Үзем теләп ясаттым, диюемә берәүләр сәерсенеп карады, икенчеләр сүгә үк башлады. Карарымны “Хәерлегә булсын” дип тыныч кабул итеп, берничә көн хәлемне белешеп торучыларга рәхмәт.
Чынлап әйткәндә, мондый реакцияне көткән идем. Соңгы вакытта, ни генә дисәң дә, барлык сөйләшүләр вакцинация темасына “борыла”. Табиблар коронавирусны башкача җиңеп булмаячак, прививка ясату мөһим дип аңлатып торуга карамастан, вакцинациягә кискен каршы булганнар бик күп. “Мин эштән китсәм – китәм, әмма прививка ясатмыйм”, “Бушлай көчләп тагылган әйбер – юньле нәрсә түгел инде”, дигәнне еш ишетергә туры килә. Прививка ясату турындагы сертификатны сатып алу юлларын эзләүчеләр дә бик күп.
Андыйлар еш кына кыза-кыза үз “дөреслек”ләрен дәлилләргә, үз фикерләрен тагарга тырышалар. Прививка ясаттым да әнә, шунда ук юләргә әверелдем. Прививка ясатканнан соң үз хәлем –хәл, бөтен тәннәр сызлый, баш авырта, бераз температура да бар. Өстәвенә, үзең турында шундый сүзләр ишетәсең. Ачу чыкты, билгеле. Ник соң әле мин, прививка ясаттым да “башсыз”га әйләндем, нигә вакцинация турында җыен юк-барга ышанып, аннан баш тартучылар “башсыз” түгел?! Әмма бәхәсләргә кереп китмәдем, берничә көннән тынычландым.
Гомумән, һәр кешенең һәрнәрсәгә үз фикере булырга тиеш дип саныйм. Һәм синекеннән аерылган фикерне кискен кабул итмәүчеләрне, үзенекен “тукучылар”ны аңлап бетермим. Чын дөреслек кайсысы икәнен кем белгән? Прививка ясаткан акыллы булып чыгармы, ясатмаганы, алдау юлы белән “котылып” калганымы? Вакыт кына күрсәтер.
Аңлыйм, һәр яңалык билгеле бер курку, шик-шөбһәләр уята. Балаларга ясатылырга тиешле прививкаларга карата да күпме бәхәс әнә! Үзеңнең, балаларыңның сәламәтлегенә җитди карарга кирәк, билгеле. Сирәк кенә булса да, прививкага көтелмәгән реакцияләр, вакцина килешмәгән очраклар була. Болар меңнәрчә очракка берәү генә булса да, нәкъ шул берсе, Алла сакласын, синең балаң, син үзең, якын кешең булырга мөмкин. Бу прививка меңнәрне авырудан коткарган дию, синең өчен бу очракта мөһим дәлил түгел. Шуңа да һәр кешенең фикерен аңларга, кабул итәргә тырышам. Ул шулай карар кылган икән, димәк, бу аның өчен дөрес. Ул бу карары өчен үзе җавап бирә.
Гомумән алганда, белгечләргә ышанырга күнеккән мин. Сәламәтлек саклау темасына шактый язганым, табиблар белән аралашканым булды. Вакцинация темасын да өйрәнеп маташтым. Ни генә дисәң дә, прививкалар ясау ярдәмендә күпме эпидемияләр җиңелгән бит. Тиф, холера, оспа, тагын әллә ниләр миллионлаган кешенең гомерен алып киткәнен искә төшерү дә җитә. Белгечләр уйлап тапкан вакциналар гына алардан котылырга ярдәм иткән. Шуңа да балаларыма барлык прививкаларны ясатып барам. Дөрес, бу вакытта алар сау-сәламәт булуын контрольдә тотам. Хәтта гриппка каршы прививканы да җай чыкса кадатам, баш тартмыйм. Бу минем карар, минем дөреслек.
Коронавируска каршы вакцинаны үсмерләрдә сыныйлар, тиздән аларга да прививка ясый башлаячаклар дигән хәбәр чыккач, бу хакта үсмер улым белән дә аралашып алдык.
- Улым, коронавируска каршы прививкага ризалашыр идеңме? - дип сорыйм.
- Әйе, - дип җавап кайтара улым.
- Ә нәрсәгә ясатасың?
- Чөнки минем авырыйсым килми.
- Бик күпләр каршы бит. Шул рәвешле кешеләрне кырып бетерергә маташалар, дигән сүзләр дә йөри.
- Болай эшләү кемгә кирәк, моннан нинди файда соң?
- Белмим инде, шулай диләр бит. Ә кайберәүләр вакцина тикшерелеп бетмәгән. Киләчәктә вакцинациянең нәтиҗәләреннән куркалар.
- Бу вакциналар бит илнең иң яхшы белгечләре тарафыннан эшләнгән. Теләсә-кемне мондый җаваплы эшкә тартмаслар иде.
Әйтер сүзем калмады. Үсмер генә булса да, улымның бик җитди фикер йөртүенә сөендем. Ул үземнеке белән туры килмәгән фикердә булса, анысын да кабул итәр идем. Һәр кешенең үз дөреслеге...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев