Логотип Идель
Блоглар

Кәгазь бәясе - диплом эше бәласе

Хәзерге көннәрдә Татарстанда азык-төлек товарларына да, аерым алганда, шикәр комына, макарон һәм ярмаларга зур ихтыяҗ булуын күзәтәбез. Бәяләрнең артуы студентларга, укучыларга һәм офистагы хезмәткәрләргә дә тәэсир итмичә калмады.

Хәзерге көннәрдә Татарстанда азык-төлек товарларына да, аерым алганда, шикәр комына, макарон һәм ярмаларга зур ихтыяҗ булуын күзәтәбез. Бәяләрнең артуы студентларга, укучыларга һәм офистагы хезмәткәрләргә дә тәэсир итмичә калмады. Санап киткәннәрдән тыш, әле кәгазь "чире" дә борчый башлады. 

Русиядә принтер өчен кәгазь бөтенләй юкка чыкты дип яки аның хакы 2-3 тапкырга арткан дигән яңалыклар күпләр өчен баш бәласенә әверелде. Студентларның кайберәүләре шуның аркасында курс һәм диплом эшләрен чыгара алмыйча интегә. Казан федераль университетының реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешенең икенче курс студенты Елена Галанина шундый хәлдә калды:

— Тиздән миңа язып бетерелгән курс эшемне бастырып чыгарырга һәм аны якларга вакыт җитә. Өйдә принтер булмагач, копиүзәгенә керергә булдым. Андагы бәяләрне күреп, башта уйланыбрак тордым, ләкин аны чыгарып бирү өчен 300 сумга якын түлисе булгач, чыгып киттем. Әле ярый, туган шәһәремә — Тубән Камага барырга кирәк иде. Шуңа өемдә булган принтерда бушлайга чыгарырга насыйп булды, — дип шатлыгын белдерде ул.

Соңгы көннәрдә интернетта хәтта "Әзер диплом эшен бастырып чыгарганчы, аны сатып алу отышлырак" дигән мемнар барлыкка килде. Кемгә кызык, ә кемгә акчаны янга калдыру мәсьәләсе торып баса. Канцелярия товарлары кайда арзанрак, бәяләр нәрсәгә бәйле һәм Казанның төрле районнарында аларның аермасы бармы?

Берничә атна элек чит ил компанияләре Русия икътисадына һәм аның социаль, гуманитар өлкәләренә көчле һөҗүм ясарга кирәклеген аңлатып, Русия базарыннан китә башлады. Санкцияләр аркасында күп товарларның бәяләре артканга күрә, кешеләр паникага бирелде. Кайберәүләр кирәк-ярак әйберләрен күп итеп сатып алып, аннары аны икеләтә-өчләтә кыйммәткә сата башлый. Шуңа күрәдер, кибетләрдә чикләүләр кертелә: бер сатып алучыга мөмкин булган товар саны билгеләнгән. Сүз социаль әһәмиятле азык-төлек продуктлары турында бара. 

Кәгазь кытлыгының төп сәбәпләренең берсе — чит илдән китерелә торган агарту өчен химик реактивларының юклыгы. Әле бүген генә Яңа Савин районында китап кибетенә кергәч, миңа соры төстә генә калган кәгазь бар, агы бетте дип җавап бирделәр. Шушы калган соры битләрнең хакы — 549 сум, хәтта ул чиста ак, калын кәгазь дә түгел бит.

Казанның төрле районнарында канцелярия товарларына бәяләре аерыла. Шул ук Яңа Савин районында, икенче кибетләренә кереп карасам, кәгазь хакы 1700-1800 сумга якын. Казан үзәгендә алар арзанрак — аны 1390 сумга да табып була. Ә инде Совет һәм Идел буе районнарындагы канцелярия товарларын карап йөргәндә, монда аны сатып алырга отышлырак дигән фикергә килдем. Кәгазьне хәтта 700-800 сумга дә табып була икән. Димәк, эзләнергә генә кирәк. 

Студентлар да канцелярия кибетләренә керү белән шаккаталар. Әле кичә генә КФУның телевидение юнәлешенең икенче курс укучысы Анастасия Коломеец бүлмәгә килеп керүгә, зарлана башланмасынмы! 

— Мин соңгы пара алдыннан университетка иң якын копиүзәкләрнең берсенә барып килергә булдым, доклад өчен материалны бастырырга кирәк иде. Дөресен әйткәндә, бәяләргә шаккаттым! Әгәр дә элек корректор 60 сум торган булса, хәзер аның хакы 150-180 сум. Без мәктәптә укыган вакытта һәрвакыт контроль эшләренә 5 сумга сатып алынган яшел дәфтәрләр бүген якынча 15 сум тора! — дип сөйләде ул.

Канцелярия товарлары һәм, аерым алганда, кәгазь кытлыгы Казандагы җәмәгать транспорт билетка да йогынты ясады. Ул икеләтә кечерәйде сыман. Билетны башта кулга алып, икегә, өчкә, әле, җитмәсә, тагын да күпкә бүлеп, бөкләп утыра идең. Минем хәтеремдә ул шундый уен иде: бәләкәй билет битен күпмегә бүлеп була икән дип утыра идем. Хәзер аны бөкләп булмый, күрәсең.

Бөтен әйбер кыйбат дип өеннән чыкмыйча утыра алмыйсың инде. Килеп туган кыенлыклар тиздән хәл ителергә тиеш дигән өмет бар. Шуңа да карамастан, әйткәнемчә, карап эзләсәң, товарларның сиңа килешле хакын да табарга була, чөнки базарда көндәшлек барыбер дәвам итә. Кайберәүләр бәяне төшерергә дә мөмкин. Идел буе районында урнашкан бер канцелярия кибетен мисалга алыйк. Аларда акция бара: кәгазьнең бәясе — 699 сум!


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев