-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
“Халык ураза тотса, ашамый-эчми, акчасын туздырмый”...

Мәдәни темаларга яңалыклар әзерләүчеләрне ни кызыксындыра, нинди темалар борчый икән дип, республика интернет чараларын караштырам. Алдан сөйләшеп куйгандай, барысы да 8 Март һәм Масленица турында яза.
Бүтән темалар беткәнме әллә, диярсең! Безнең өчен Масленица һәм 8 Марттан да олырак вакыйга көтелә бит әле, җәмәгать: 8 Мартта Рәҗәб ае башлана. Тик монысы турында нишләптер бер “свежий” хәбәр дә табылмады. Ә бит Рәҗәб ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе... Әлегә мин аның турында мәгълүматны хәтта Диния нәзарәте сайтында күрмәдем... Бик эзләгәч, Мөфти хәзрәтнең узган елгы Рәҗәб белән котлавы табылды, табылуын.
Мәгълүмат булмауның сәбәбе нәрсәдер – аңлашылмый. Әллә урыс-христиан (мәҗүсилек дигәндә төгәлрәк булыр) бәйрәмендә халык рәхәтләнеп ашасын-эчсен, күбрәк акча туздырсын дип, махсус Масленица белән хатын-кызлар бәйрәме турында гына анонслар бирәләрме безгә? Чөнки Рәҗәб ае башлангач, мәсәлән, мөселманнарның ураза тотуы хуплана. Бу инде, халык ураза тотса, массакүләм чараларга бармый кала, артыгын ашамый-эчми, акчасын янга калдыра дигәнне аңлатадыр, шәт?!
Рәҗәб аенда барлык начар гамәлләр, хәтта сугышлар тукталып торырга тиеш икән. Узган елгы котлауга күз салыйк әле: “Мөбарәк Рәҗәб ае мөселманнар өчен бик кадерле: изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылуның саваплары шушы фазыйләтле вакытта арттырып языла. Кәламе шәрифтә болай диелә: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе (Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм һәм Рәҗәп) хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять).
Рәҗәп ае якынлашкач, безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәп һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”.
Рәҗәп ае күп кенә күркәм вакыйгалар белән билгеле. Мисал өчен, бу айда гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә ашу (“Мигъраҗ”) вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә, быел ул 13 апрель көненә туры килә, мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намазның фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә ﷺ кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Шулай ук бу айның беренче җомгасында Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган.
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр”. Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия.
Аллаһы Тәгалә безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде” – дип язылган анда.
Масленица һәм хатын-кызлар бәйрәме турындагы хәбәрләр ташкынында ул бик кыйммәтле мәгълүмат!
Рәҗәб ае мөбарәк булсын, дуслар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз