Кияүгә чыгарга... кирәкме?
«Ир белән барып чыкмаса, карьера төзим. Баш ярылып, күз чыкмаган». Ничек инде? «Барып чыкмаса» дигән уй белән кияүгә баралар димени? Ә кияүгә чыгарга, гомумән, кирәкме? Ирсез дә рәхәт, дип әйтүчеләр бар бит...
Яр буенда билгеләнгән очрашуга иртәрәк килдем. «Казан» гаилә үзәгендә яңа гына язылышып чыккан пар күренүгә, янәшәмдә ике кызның сөйләшүе колакка чалынды. «Ир белән барып чыкмаса, карьера төзим. Баш ярылып, күз чыкмаган». Ничек инде? «Барып чыкмаса» дигән уй белән кияүгә баралар димени? Ә кияүгә чыгарга, гомумән, кирәкме? Ирсез дә рәхәт, дип әйтүчеләр бар бит...
Балачак әкиятләре
Һәркем аралашуга мохтаҗ, бу – иҗтимагый ихтыяҗ. Кешенең дөньяга карашы башта әти-әни белән бала арасында булган мөнәсәбәтләр йогынтысында формалаша. Аннары... җыелган тәҗрибә өстенә әкиятләр дә килеп кушыла әле. Тиң ярың, һичшиксез, сине үзе эзләп табачак һәм алда бары тик матур киләчәк! Мондый идея күп кенә әкиятләрдә нигез булып тора. Балачакта сөйләгән әкиятләрне хәтерлисезме? «Көлсылу» («Золушка») әкиятен генә исегезгә төшерегез. Патша малае Көлсылуны күрүгә гашыйк була, ләкин кавышыр өчен язмыш егет белән кызга сынау әзерли. Аңлашыла ки, әсәр геройларның кавышуы белән тәмамлана. «Алар өйләнештеләр һәм бәхетле озын гомер кичерделәр» дигән җөмлә – әкиятнең гадәти йомгагы. Барысы да ал да гөл... Ә гаилә тормышында барлыкка килә алган проблемаларны чишү юлларын кем күрсәтер? Әйе, килешәм, һәркемнең тормышында әкияткә урын булырга тиеш. (Моны әби-бабаларыбыз да хуплаган: аулак өйләрдә кич утырып, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр, әкиятләр, риваятьләр сөйләгәннәр.) Әмма бала мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәнгәнче, янында дөрес юл күрсәтеп торучы кешенең булуы да мәслихәт. Бала анализларга, фикер йөртергә кечкенәдән өйрәнмәсә, киләчәктә аңа кыен булачагы көн кебек ачык.
Гаилә башлыгы кем ул?
Табигатьтә баланс булдыру өчен, кызда – хатын-кыз энергиясен, ә малайда ир-атныкын ничек тәрбияләргә? Хәзер Русия мәктәпләрендә кызлар һәм малайлар өчен аерым белем бирү мәсьәләсе күтәрелә. Бу, беренче карашка, искелек булып тоела. Ләкин, «ир – баш, хатын – муен» дигән әйтем дә бар халкыбызда. Гаилә башлыгы дигәндә, элеккедән килгән гадәт буенча, ир-ат күздә тотыла. Әмма без, замана кешеләре, гаилә башлыгы дип, өйдәге эш-мәшәкатьне хәл итүче кешене күзаллыйбыз. Бүгенге көндә хатын-кыз белән ир-атның рольләре алмашына. Хатын-кыз машина да иярли, җитәкче урыннарны да били, сәясәт белән дә кызыксына, бизнес та алып бара. Ә шулай да, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр кискен үзгәреш кичермәде кебек. Баш кайсы якка борылса, муен да шул юнәлешне ала. Ир-ат гаиләне акча белән тәэмин итүче, яклаучы(!) булып санала. Хатын-кыз исә гаилә учагын саклый. Әгәр ир-егет сөйгәненә күңел тынычлыгы бирә икән, хатын-кыз, үз чиратында, аның уң кулы, терәге булырга тырыша. Димәк, хатын-кызга хатын-кыз, ә көчле затларыбызга чын ир-ат булу мөмкинлеге – шул гаилә даирәсендә ачыла да инде.
Мәхәббәт ул – газап?
Әдәби әсәрләрдә мәхәббәт аркасында газаплар кичергән геройлар тарихы күп, ягъни мәхәббәт газапка тиңләнә. Һәм бу хис-кичерешләрнең иң югары формасы буларак бирелә. Баланың аң төпкелендә мондый фикер уелуы табигый күренешме?.. Туктагыз әле, ни өчен сөйгән ярлар газапка дучар булырга тиеш соң?.. Ике арадагы мөнәсәбәт кешегә газап китерә икән, бу мәхәббәт була аламы? Жәлләү, гадәт, курку, невроз – теләсә нәрсә, ләкин мәхәббәт түгел! Шуңа күрә дә гаилә корганда күңелдә бернинди дә шик булмаска тиеш. Терәк булырдай, яклый, үз эш-гамәлләре өчен җаваплы була алган ир-ат белән кайсы хатын-кыз гаилә корырга теләмәс?.. Дөрес, «ычкындырмаска» теләк уята алган әйбәт кызны табарга да кирәк бит әле...
Ир-егетләр мантыйгы
Бу мәсьәләдә ир-егетләрнең дә фикерен беләсе килә. Аларга ни өчен хатын кирәк икән? Нинди кызларга өйләнәләр? Сорауларыбызны көчле затларыбызга бирдек.
Тимерхан ШӘЙХЕТДИНОВ, 21 яшь:
– Аллаһ ризалыгы өчен гаилә корып, татулыкта яшәп, яңа тормышка аяк басу мөһим. Бер-береңнең үсешенә өлеш кертеп, ярдәм итеп (матди гына түгел, рухи яктан да), бердәм булып яшәү – кешелекнең бәхет бүләк итү вазифасы. Нәсел калдыру өчен дә гаилә корыла, әлбәттә. Бу – табигый ихтыяҗ. Туган балаларга тәрбия бирү, киләчәк буыннарга әхлакый кыйммәтләрне тапшыру – һәркемнең изге бурычы. Гаилә корылганда милли йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәү зарур, чөнки алар милли үзаңны, әхлакый һәм кешелекле холыкны формалаштыруда зур өлеш кертә.
Иң элек кыяфәткә игътибар итәргә мәҗбүрбез. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, дип юкка гына әйтмиләр бит. Хатын-кызның кыяфәтенә, сөйләү рәвешенә, үз-үзен тотышына карыйсың, аннан соң – тәкъвалыгына, иман ныклыгына... эчке дөньясы белән танышасың. Уртак кызыксынулар булу-булмавы, карашларның тәңгәл килүе исәпкә алына.
Иван ОСТРОУМОВ, 27 яшь:
– Тышкы кыяфәтенә генә түгел, эчке дөньясына да карыйм. Әгәр матур кыз үз фикерен дөрес әйтә алмый икән, бу минем вариант түгел. Сөйгәнем эш графигымны, еш гастрольләргә китүемне дә кабул итәргә тиеш. Дус һәм ирен тыңларга әзер булган, җан җылысын бүләк итүче хатын кирәк, беренче чиратта. Хатын белән ир бер-берсенә һәрвакыт хөрмәт күрсәткәндә, гаиләдә аңлашучанлык булачак. Мәхәббәт бит ул – бер-береңә юл куя белү, ышану.
Ир-егет гаилә тормышына һәрвакыт әзер ул. Ләкин бүгенге көндә күпләр гаилә корырга ашыкмый – беренче урынга карьераны куялар. Бу күренешне аңлый алмыйм. Заманасы шундыйдыр, күрәсең... Хәзер милли туйлар кабат кайта, әмма алар заманчалаштырылып уздырыла. Ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәргә кирәк дигән фикердәмен.
Айваз САДЫЙРОВ, 33 яшь (өйләнгән):
– Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча, балигъ яшенә җиткән, физик һәм иҗтимагый яктан өлгергән кеше гаилә корырга тиеш. Бу – табигатебезнең, яшәешебезнең иң дөрес кануны. Элегрәк үзең нәрсәгә дә булса ирешкәч, мал туплагач кына өйләнергә кирәк дип уйлый идем. Хәзер мин башкачарак фикерлим. Өйләнүче, өй салучы егет кешегә Аллаһы Тәгалә үзем ярдәм итәрмен дигән. Ир кеше өйләнеп кенә дөрес, парлы, яшәешне дәвам итә ала. Гаиләле, парлы булуга, тормышның чын мәгънәсе ачыла. Парлы булганда гына яшәешнең сорауларына җавап табарга мөмкин. Үзеңнән соң эз, нәсел калдыру – динебезнең кушуы. Тел, гореф-гадәт, бәйрәмнәр миллилегебезне – татарлыгыбызны билгели. Аерым бер милләт вәкиле буларак, кеше йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәргә тиеш. Аларны белергә, ә белмәгәннәргә аңлату, җиткерү мөһим.
Тышкы кыяфәткә игътибар итү – беренчел тәэсир генә. Аралаша башлагач, хатын-кызның калебенә, күңеленә, фикеренә күбрәк игътибар бирәсең. Яшәү принцибың, тормышка карашың сайлаган парыңныкы белән күбрәк тәңгәл килсә, мәхәббәт тә көчлерәк була. Ә тәңгәл килмәгәннәре белән килешү, кабул итү, бер-береңә юл куя белү – бәхетле гаилә тормышының кануны. Шул ук вакытта, сөйгәнеңнең принципларына буйсынып үзгәрергә тырышу да зур роль уйный.
«Хатын-кызга – терәк, ирләргә ышану кирәк»
Зәйнәп ЗӨБӘИРОВА, психолог:
– Ныклы, сәламәт мөнәсәбәтләр кору өчен егет белән кызның психологик яктан җитлеккән булулары шарт. Гадәттә, 21-25 яшькә кадәр кеше үз-үзен эзләү, тормыштагы максатлары хакында уйлау, аякка басу белән мәшгуль. Кайвакыт шәхси сыйфатлар, темперамент, мәдәни үзенчәлекләр, ата-анадан сепарация (ата-анадан психологик яктан аерылу) процессын узмау һәм психологик травмалар булу сәбәпле, гаилә корырга әзерлек этабы соңгарак кичерелә. Хатын-кызлар гаилә тормышына иртәрәк әзер була дигән стереотип бар. Бу – ялгыш фикер. Иртә кияүгә чыккан кызлар, гадәттә, үзләре өчен «әти» кебек кешене эзләргә яки ата-ана белән булган бәйлелекне үз гаиләләренә күчерергә мөмкин. Шуңа күрә ир кешегә дә, хатын-кызга да гаилә корыр алдыннан жаваплы, мөстәкыйль, бәхетле булырга өйрәнергә кирәк, үз-үзен ишетә һәм теләкләрен аңлый белергә тиеш. Күңел тынычлыгы булмау, җитешсезлек хәленнән тормыш кору исә бер-береңне ишетмәү, начар мизгелләргә игътибар итү, җылылык һәм мәхәббәт тоймау – нәтиҗәдә, акланмаган өметләргә китерә ала.
Мөнәсәбәтләр коруны дүрт этапка бүлеп карарга мөмкин: эмоциональ, физик, интеллектуаль кызыксынулар һәм рухи якынлык. Ир-атта башта физик кызыксыну барлыкка килә. Аңа хатын-кызның тышкы кыяфәте, образы ошый. Шуннан соң эмоциональ кызыксыну этабы башлана. Бу этапта дуслык җепселләре пәйда була, ягъни хатын-кыз жылы хисләр уята. Эмоциональ бәйлелек формалаша. Ике этапны узганнан соң гына ир-ат хатын-кызның интеллектына карый: фикер йөртеше, темпераменты, характеры, яшәү рәвеше, яраткан шөгыльләре белән кызыксына. Рухи якынлык этабында ир-ат тирән хөрмәт, ярату һәм аңлау хисләре белдерә. Нәкъ менә соңгы этапта ир-ат гаилә кору турында уйлана. Хатын-кыз исә башта ир-атның интеллектуаль мөмкинлекләренә игътибар итә, соңрак эмоциональ кызыксыну барлыкка килә. Физик кызыксыну өченче этапта гына уяна. (Әгәр башта ир-атлардагы кебек физик кызыксыну уянса, гормоннар тәэсирендә күзгә пәрдә салынырга, ир-атның тискәре сыйфатларына яки түбән интеллектына күз йомылырга мөмкин – сак булырга кирәк.) Рухи якынлык хатын-кызда, шулай ук, иң ахырда барлыкка килә.
Ир-ат белән хатын-кызлар табигатьләре буенча төрле, шуңа күрә ихтыяҗлары да бер-берсеннән аерыла. Гомумиләштереп әйтсәк, хатын-кызга эмоциональ якынлык, куркынычсызлык, сөйгәненең рәхмәтле булуын тою мөһим, ә ир-ат үзен ирекле һәм кирәкле итеп хис итәргә, ышану тоярга тели.
Ландыш Гобәйдуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев