Логотип Идель
Блоглар

Князь – кенәз, нашир – нәшир – нәшер, инкяр – инкарь…

Князь – кенәз, нашир – нәшир – нәшер, инкяр – инкарь… Вариантлы сүзләр күп. Боларның кайсы дөрес? Минем Лениногорскида булганым юк. Әллә Лениногорскта диелергә тиешме? Шуларның очына чыгып карыйк әле. Иң ахырга сезгә тагын бер тәмле сүз табып чыгардым. Киттекме?

ИНКЯР // ИНКАРЬ

Инде ничә еллар тел белеме тармагында эшләгәннән соң катгый бер фикергә килдем: татар орфографиясе әллә ни беркемгә дә кирәк түгел. Исемнәре күпләргә таныш берничә тел галименең, ул бик вак мәсьәлә, аңа вакыт әрәм итәсе юк, кебегрәк уйларын ишеткәч, бөтенләй кул селтәнгән икән бу өлкәгә дигән нәтиҗә ясарга туры килә. Дәреслек авторлары үзенчә яза, газеталар төрлесе төрлечә...Вак мәсьәлә бит!

Шулай да профессиональ орфографистларыбыз (искечәрәк – имлачыларыбыз) булмаса да, кемдер дөрес язу мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш. Бу сүз шулай язылырга тиеш, күңелем шулай сизә, дип кенә беркемне дә ышандырып булмый. Бездә җиңел генә каралса да, орфографиянең үз методикасы, үз чишелешләре бар аның.

Менә инкяр һәм инкарь язылышларының берсе икенчесен кысрыклап чыгара алмый, чөнки һәр язылышны яклаучыларның үз карашлары бар. Мәгәр күпчелекнең карашы беләсезме нинди?

«Без укыганда шулай языла иде ул».

Әйдәгез, ике төрле язылышның сәбәбен барлап карыйк. Мәгълүм инде, сүзнең чыгышы гарәптән, анда ул إنكار шәкелендә языла. Гарәп графикасыннан латинныкына күчкәч, аны inkar дип язганнар. Минемчә, проблема шул чорда ук туган. Беренчедән, монда йомшак k кулланылган (q түгел). Икенчедән, йомшак к хәрефеннән соң әлиф килгәнлектән, аны а дип язганнар, шуннан соң р каты укылган. Шулай булгач, кушымчаның да каты варианты кулланылган (inkarь, inkarе түгел). Латиннан кириллицага күчкәч, хәлләр тагын да катлауланган. Татар кириллицасында каты к белән йомшак к хәрефләрен аерудан баш тартылган, шуңа аларны белдерү өчен бер генә билге калган – к. Инде хәзер безнең сүздәге к авазының а алдыннан торса да йомшак булуын белдерү өчен, сүз ахырына ь өстәлгән. Шуннан кушымчаларны да йомшартырга мәҗбүр булганнар (инкарьне инкарь итү). Ходаем, аңлатып кына да бетерерлек түгел бит! Тик бер нечкәлек исәпкә алынмаган: кириллицада бит үзеннән алда килгән авазны йомшарта торган е, ё, ю, я хәрефләре бар. Димәк, к йомшак укылсын, р каты укылсын, кушымчалар да калын булсын өчен, уртага я хәрефен язарга кирәк. Шуның белән бөтен мәсьәләләр хәл ителгән була.

Күпләргә таныш булган өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзегендә моны исәпкә алганнар. Анда бу сүзне инкяр, инкяр итү, инкярлау кебек теркәгәннәр. Инде шул чорада ук (1970 еллар ахыры) бу сүзнең язылышы анализланган һәм хәл ителгән булган. Бүген инкарь дип язучылардан минем ни өчен шулай язуларына адекват аңлатма ишеткәнем булмады. Сез ишетсәгез, миңа да ишеттерегезче. 

НАШИР // НӘШИР – НӘШЕР

Алынмалар милли телдәге гомуми кагыйдәләр нигезендәге язылышка буйсынмый, шуңа күрә никадәр күпсанлы булсалар да, аларның язылышын истә тотарга кирәк. Шул ук вакытта алынмаларның ни өчен болай яки тегеләй язылганнарын күп очракта аңлатып та була.

Телебездә гарәп алынмалары бихисап. Шуларның кайберләре үзләшеп китеп татарлашкан һәм язылышлары татар кагыйдәләренә буйсына. Мәсәлән, китап, мәктәп, тәртип кебек сүзләрнең соңгы авазы татар телендә саңгыраулаша, бу күренеш язуда да күрсәтелә (югыйсә гарәпчә алар китаб, мәктәб, тәртиб рәвешендә языла). Шул ук вакытта гарәп алынмаларының бик күбесен язганда аларның чыганак телдәге язылышын күз уңында тотарга туры килә. Әйтик, мәсәлән, татар кешесенә нәшир дип әйтү уңайлыдыр да, бәлки. Әмма бу сүз калыбындагы (исме фагыйль) башка сүзләр барысы да беренче иҗектә «а» аша языла: галим, хаким, хадим, варис, залим, камил… Аларның гомуми мәгънәсе татар телендәге эш башкаручыны белдерә торган -чы/-че кушымчасы белән ясалган сүзләрне хәтерләтә: галим > белүче, хаким > идарә итүче, хадим > хезмәтче, варис > мирасчы, залим > золым кылучы, камил > тулы булучы, димәк нашир сүзе дә беренче иҗектә «а» аша язылырга тиеш, ягъни нәшир дигән язылыш дөрес була алмый.

Инде нәшер сүзенә килгәндә, ул ешрак нәшер итү формасында очрый, шул ук вакытта аерым гына да кулланыла ала: Хаталар әһәмиятле булса, икенче нәшерендә төзәтергә вәгъдә бирәм (Г. Исхакый). Мисалдан да күренгәнчә, ул «матбугатта бастыру, бастырып чыгару эше» дигәнне белдерә. Шулай итеп безнең нашир һәм нәшер язылышлары дөрес, нәшир дигәне дөрес түгел диясе генә кала.

ТОМСК // ТОМСКИ

Беркатлылыктыр инде, шулай да мәсьәлә бер тапкыр хәл ителгән икән, аңа башка әйләнеп кайтуның кирәге юк дип уйлый торган гадәтем бар. Ялгыш икән бу. Мәсьәләнең хәл ителүе эшнең яртысы гына, аны гел кабатлап торып җәмәгатьчелеккә җиткерү гаять авыр нәрсә икән.

«Менә шуңа күз сал әле, дөрес язылмаган кебек», – дип кыска гына бер язу алып керделәр. Дөрес язылмаган сүз Архангельски иде. Бу ск дип бетә торган шәһәр исемнәренең язылышына кагыйдә әллә кайчан булдырылган инде. Менә үзгәртүсез-нисез 1941 елда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан расланган «Татар әдәби теленең алфавиты һәм орфографиясе»ннән өземтә китерәм.

Шәһәр исемнәренең ахырындагы ск кушымчасы баш килештә үз формасында языла, ә калган килешләрдә ск кушымчасы ски кушымчасы белән алмаштырыла, һәм аңа калын әйтелешле кушымчалар ялгана; мәсәлән: Ульяновс – Ульяновскидан, Ульяновскига; Свердловск – Свердловскида, Свердловскига; Сталинск – Сталинскидан, Сталинскига. Тартым формасында исә Себернең Омские, Уралның Свердловские формасында языла.

Менә бит уртага -и- килеп керү очрагы да, тартым кушымчасының ниндие дә ап-ачык итеп язылган. Бүген нәрсә бутыйбыз соң инде? Тагын сәбәпне грамотасызлыктан эзлибезме? Алга таба кайларга гына китәрбез икән соң? Я ярар, алдагысы Алла кулында. Бүген дөрес итеп Лениногорск шәһәре –

Лениногорскига барам, Томск университеты – Томскида булдым дип язуны һәм әйтүне дәвам итәбез. Кагыйдәне беркемнең дә үзгәрткәне юк.

КНЯЗЬ – КЕНӘЗ

Бу ике варианттан соңгы вакытта икенчесен сайлаучылар күбәя бара бугай. Белмим инде, әлеге дә баягы шул татарлаштыруга тырышумы бу? Тарихи яктан караганда татарларның рус аристократиясе титулатурасын ничек кулланганы миңа билгеле түгел. Шул тарихилыкка нигезләнергә дә булыр иде югыйсә.
Совет чорында князь дип язылган сүзнең бүген кенәзгә әверелүе әллә ни зарарлы эш түгел дә кебек. Тик телдәге системаны онытырга ярамый. Бер тамырны үзгәртү ул бер генә сүзне үзгәртү түгел. Безнең кенәз артыннан шул башында кенәз торган дәүләт тә кенәзлек булып китә. Шуның белән чикләнү яхшы да булыр иде кебек, ләкин бит бу кенәз дигәннең тагын хатыны да, балалары да була ала (күпчелек очракта бар инде ул). Аларын нишләтәбез соң хәзер? Бер системада карасак, хөкемдарның хатыны булган княгиняны кенәгинә дияргә тиеш булабыз. Болай язулар бар инде. Шул язулар бар дип, әлеге язылышны аңлатмалы сүзлеккә кертеп рәсмиләштердек булса кирәк (һаман вариантлардан качарга тырышабыз үзебез!) Әле тагын кенәзбикә дип тә язгалыйлар бит.

Инде кенәзнең балаларын нишләтәбез хәзер? Рус телендә кенәзнең үз биләмәсе булмаган яшь улын княжич дип йөрткәннәр, кызына княжна диелгән. Боларны кенәжич, кенәжнә диюне дә, ханзадә, шаһзадә калыбында кенәззадә диюне дә мин кабул итә алмыйм. Сез, бәлки җиңел кабул итәсездер. Аеруча рәсми стильдә боларны шул формада бирүне күз алдыма китерә алмыйм (хәер, минем чикләнгәнлек ул әле ярамый дигән сүз түгел түгелен).

Язуда князь, князьлек, княгиня, княжич, княжна сүзләрен мин саклап калыр идем. Әгәр дә инде кенәз сүзе (тамыры) алга таба да активлашачак икән, минемчә, акылга ятышлырак вараинтлар кенәз хатыны, кенәз улы, кенәз кызы булыр иде. Үзебезнең татарда патша улы, хан кызы кебек сүзләр еш кулланыла һәм җиңел кабул ителә бит. Әллә инде мин бу фикерләрем белән соңга калдыммы?

КАРАМАЕНЧА БУЛМЫЙ БИТ

Иске язмаларым арасыннан былтыр Башкортстанда кунакта булганда язып алган кыска гына хикәя килеп чыкты. Күгәрчен районы Мәкъсүт авылында язып алынган.

Көтү кайтканда юл буеннан китеп барган Гайникамал әбине нәсел үгезе артыннан сөзеп имгәткән. Авылда бер бабай булган (исемен искә төшерә алмадылар), һәр нәрсә белән кызыксына, кемнең кайда нәрсә эшләгәнен белеп тора икән. Мондый зур вакыйга булгач, төпченеп, чокчынып йөрергә яраткан бабай авырып яткан Гайникамал әбинең хәлен белергә дип килеп җиткән.

– Ни, төкәдеме? – дип сораган.
– Төкәде.
– Ныкмы?
– Нык.
– Әллә ерттымы?
– Ертты, – дип җавап биргән кортка
.

Абзый озак кына уйлап утырган-утырган да, ничек тә тынычлана алмыйча:

– Всүтеки карамаенча булмый бит, Гайникамал, – дип әйткән, ди.

Инде Гайникамал әби дә, теге абзый да күптән гүр ияләре буласалар да, нәрсәне дә булса сүз белән аңлату җитмәсә, карап күрергә кирәк булса, авыл халкы бүген дә әлеге сүзне телгә ала. Хәзер минем лексиконга да керде инде ул. Халыкның үзеннән чыккан гыйбарәләр аеруча тәмле һәм кызык кебек тоела миңа. Шулай түгелме?

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев