КҮП КЕШЕ БЕЛМӘГӘН БИК ЯХШЫ 6 КИТАП
Әгәр мәңгелек классиканы укып чыкканнан соң, хәзер ни укырга белми аптырап утырсаң, бу тупланма – синең өчен! Сораштыруда катнашучылар үзләренә бик ошаган, ләкин аларның дуслары-танышлары укымаган китапларны тәкъдим итте. Ә синең әлеге китапларның берәрсен булса да укып караганың булдымы?
Тимур Исмаев, «Громкие рыбы» креатив агентлыгы җитәкчесе
Ицхак Адизес Идеальный руководитель 16+
Һәркем кайчан да булса нон-фикшн белән кызыксына башлый. Менә хәзер минем тормышымда шундый вакыт. Соңгы арада укыган Ицках Адизесның «Идеальный руководитель» китабын ошаттым. Бу китап кешеләрнең төрле булулары турында. Үзегезне, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне камилләштерергә ярдәм итә.
Айваз Садыйров, алып баручы, диктор
Юрий Никулин Почти серьезно 16+
Әлеге вакытта Юрий Никулинның «Почти серьезно» автобиографик китабының соңгы битләрен укып ятам. Бу китапта Никулин үзенең эш үзенчәлекләре турында яза. Беренче карашка, гап-гади һәм бик әһәмиятле булмаган клоун профессиясенең авырлыклары, дәрманы турында шуның кадәр тирәнтен аңлата. Драматик моментлар да бар. Һәрбер иҗади профессия ияләре өчен актуаль дип саныйм.
Илшат Рәхимбай, режиссер
Бернар Вербер Древо возможного 12+
Бернар Верберның «Древо возможного» дигән бик шәп китабы бар. Искиткеч көчле язылган бу китапны укыганда кешелеккә чит планетадан караган кебек буласың. Гомумән, үзеңә карата мөнәсәбәтне үзгәртә торган хикәяләр җыентыгы дияр идем. Бик «кинематографичный» – аны кино итеп төшерәсе килә башлый. Бу китап турында күп кешенең белмәве гаҗәп...
Луиза Янсуар, шагыйрь
Мариша Пессл Ночное кино 16+
Күп кенә китаплар белән шундый хәл була: аларны үзем яратсам, кадерле һәм яраткан кешеләремнең дә яратуын тели башлыйм. Мариша Пессл дигән авторның «Ночное кино» китабын укыдым. Ул бернигә дә охшамаган, шулкадәр серле һәм мавыктыргыч – лабиринтларына кереп адашасың да, чыгасы килми
Алмаз Әсхадулла, музыкант
«Татарское народное творчество. Дастаны» 12+
Күпчелек татар укымаган китапны әйтә алам – ул татар дастаннары җыентыгы. Глобальләшү чорында үз-үзеңне табу һәм югалтмау өчен укырга киңәш итәм. Милли аһәңне, үз мифологияңне, дастаннарны беләсең килсә, бу китапны укырга кирәк. Шәхсән үзем аннан илһам алам. Борынгы бабаларыбыз мирасын югалтмау һәм дәвам итү өчен әһәмиятле чыганак.
Булат Ханов, язучы
Чарлз Роберт Метьюрин Мельмот Скиталец 16+
Яраткан китаплар арасына тәгаен Роберт Метьюринның «Мельмот Скиталец»ын кертер идем. Бу китап бик күп гениаль әсәрләр язарга илһамландырган. Мәсәлән, «Мастер и Маргарита», «Портрет Дориана Грея» әсәрләрен. Никтер әсәрне Россиядә сирәк кеше укый.
Әлеге рубрика Татарстан Милли китапханәсе белән берлектә тормышка ашырыла
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев