«Кыйммәтле» һәм кадерле балачагым
Кеше җир йөзендә күбрәк тормыш иткән саен, вакытның узуы да аның өчен шулкадәр тизәя бара, миңа калса. Бу кешенең җитлегүе, үсүе, олыгаюы, ә бәлки әле, гомеренең кадере арта баруын аңлау белән дә бәйледер.
Вакытның тизрәк узганын сизү белән бергә, һәр мизгелне файдалы итеп үткәрү, кызу барган дөньядан артта калмау омтылышы да арта барадыр. Кеше тормышының мәгънәсе дә, традицион кыйммәтләрне билгеләү дә, һәр мизгелнең һәм шул мизгелдә яныңда булганнарның кадерен белүдән башланадыр, минемчә. Ә беренче кадерле, якын, рәхәт мизгелләр ул балачак иленнән.
Мин кечкенә чакта җир әкренрәк әйләнә иде. Чынлап! Ә бәлки бөтенләй әйләнмәгәндер... Ник әйләнсен, вакыт үтми иде бит. Иртән тора идем дә (хәтта йокы туя иде), көннәр буе уйный идем. Өй артында әти ясап биргән комлык. Үз өемне төзим хәзер. Уенчык савыт-сабам бар, иске таушалган ишек - минем өйнең киртәсе, каз канаты белән ул өйнең идәннәрен себерәм, сары чиләктә ком, аңа каен ботагы кадап куелган - монысы минем гөлем. Комны суга кушам да, ашарга пешерәм. Гел бертөрле кушсам да, төрле ризык чыга. Кызык бит. Я торт, я аш, я ботка, я карлыган компоты. Әни белми, гел сорый: "Ни пешердең бу юлы?" ди.
Күренеп тора ич инде аш икәне, бака яфрагы белән! Тәмле була торган иде. Рәхәт иде ул чаклар... Әти сәер пычкы белән тимер кисә, тавышы зәһәр, ошамый иде, ә утлары "прикольный" - чәчриләр төрле якка. Әни бакчада карлыган җыя, бүртеп беткәннәр инде - калдырырга ярамый. Кич белән компот ябачак, мин банка ташырга булышырмын беседкадан. 3 литрлыны. Андые эчкә үк куелган була әле аның. Барыбыз да җыелышып чәй эчербез ятканчы. Аннары... Аннары бераз гына йоклап аласың да, тагын урамга уйнарга. Әле яңгыр явып, "өеңне" җимереп киткән булса, яңадан төзисе, һәр кашыкны яңадан юасы - түбәсез бит комлык өе. Һәм шулай чиксе-е-е-е-е-ез..... Бу уеннар, бу балачак мәңге бетмәс кебек тоела иде. Үсмидерием мин. Үсми идем, билләһи! Үтми иде ул "куркыныч" вакыт дигәнегез. Килә иде үсәсе, булмый иде шул... комлыктан ерак китеп.
Тик... "үсеп булмый"дан "үсеп беткәнсең бит инде, әниең кадәр булгансың" көненә тормыш очыртып кына илтеп куя икән. Күп тә үтми, комлык өе җимерелә икән, ә бәлки артта гына каладыр да... (монсын һәркем үзе хәл итә). Тора-бара барын да аңлый башлыйсың. Аңлыйсың, ләкин балачак уйларыңның кире кагылуын кабул итә алмыйсың. Ал күзлекләрне салып ташлау җиңел булмый, тик хакыйкать барыбер алга чыга.
Беләсезме, мин бәләкәй чакта да әйләнгән икән Җир шары! Вакыт та әкренләп барган икән! Хәтта уйнап йөргән чакта мин дә әкренләп үскәнмен икән! Ә бәлки, вакыт әкрен үтмәгәндер дә... Вакыт чапкандыр ул. Юкса, мин, "әкренләп кенә" үсүемне сизгән булыр идем. Ишегалдында үз өен корып, комнан торт ясап, аны тузганак белән бизәп утырган кызчык... Һәм... бүген әнисенең кухнясында үзе хуҗа булып, зур табын корып йөрүче җиткән кыз. Бу ике араны берләштерүче җеп өзелгән. Ник дигәндә, вакыт аты тиз чапкан: үзенә тагылган хатирәләр арбасын да жәлләмәгән, түгеп-чәчеп бетергән. Эзлеклелек югалган.
Шул мизгелдән гомернең, зурлар әйтүенчә, агып кына узуын, дөньяның гаҗәеп зур тизлектә үзгәреп торуын һәм шул үзгәрешләрне кабул итеп, буйсынып яшәүдән тыш берни эшли алмавыңны аңлыйсын икән. Әйе, тормыш үзгәрә, кагыйдәләр үзгәрә, таләпләр катгыйлана. Тышкы факторлар кешенең эчке дөньясына да йогынты ясый. Сынаулар бу дөньяга кырысрак карарга, сынмаска өйрәтә башлый. Бар нәрсә үзгәрә, күп нәрсә калмый, күңел актарыла, хыяллар җимерелә...аннан яңадан төзелә. Бу бер тәртипкә салынып, кабатланып килә.
Бары тик, балачакта шытым алган, яшәү мәгънәсе булып формалашкан традицион кыйммәтләр генә гомер буе кеше күңелендә сакланып кала. Алар һәр адымны атлаганда җитәкләп баручы, киңәш бирүче, искә төшүче тормыш девизын тәшкил иткән кыйммәтләр. Ул минем гаиләм, ул минем иркә балачагым, мәңге яшь әти-әнием, туган йортым, туган авылым. Алар мине саф садә күңелле, олы йөрәкле итүчеләр.
Әлбәттә, боларның барысын аңлау өчен комда чәчәк үстерүче теге шар күзле кызның үсеп җитүе кирәк була. Ул хәзер һәр мизгелнең һәм якыннарының кадерен белеп яши, балачак хатирәләрен күңеленең иң биек ноктасында саклый. Болар барысы да ул кызчык өчен иң кадерле, традицион кыйммәтләргә әверелә. Ә аларны оныту - ул үз-үзеңә хыянәт итү, эзеңне югалту, кеше булып формалаштырган нигезеңне юк итү булыр иде.
Лалә Кәримова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев