Көзге күңел төшенкелеген ничек җиңәргә?
Кәефнең төшүе, гел йокы килеп тору, төшенкелек, аппетитның үзгәрүе һәм өйдә күбрәк вакыт үткәрү теләге – мондый симптомнар көзге күңел төшенкелеге башлануны аңлатырга мөмкин. Бу организмның тулысынча нормаль торышы, ул шулай ел фасылы үзгәрүенә җавап бирә башлый, ләкин аны депрессия белән бутамаска кирәк.
Кәефнең төшүе, гел йокы килеп тору, төшенкелек, аппетитның үзгәрүе һәм өйдә күбрәк вакыт үткәрү теләге – мондый симптомнар көзге күңел төшенкелеге башлануны аңлатырга мөмкин. Бу организмның тулысынча нормаль торышы, ул шулай ел фасылы үзгәрүенә җавап бирә башлый, ләкин аны депрессия белән бутамаска кирәк. «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог-психологы Альбина Ягъфәрова бу чорда үз-үзеңә ничек ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде.
Көзге кәефсезлек организмның әйләнә-тирә мохит үзгәрүенә (температураның төшүе, көннең кыскаруы) реакциясе буларак барлыкка килә. Яңа шартларга җайлашу организм өчен стресс белән бергә бара һәм кәефкә йогынты ясый. Кояш яктысы да сизелерлек кими. «Җәйге чорда кояш яхшы кәеф гормоны – серотонин эшләп чыгарырга ярдәм итә. Һәм ул кими барганлыктан, безнең кәефебез акрынлап төшә», - дип аңлатты белгеч.
Альбина Ягъфәрова билгеләп үткәнчә, көзге төшенкелек теге яки бу дәрәҗәдә күпчелек кешеләрдә чагыла. Беренче чиратта, бу халәткә тормышта нинди дә булса үзгәрешләр кичерә торган кешеләр ныграк дучар була. Нерв системасы сизгер булганнарга яңа шартларга күнегү өчен өстәмә вакыт кирәк. «Кайберәүләр стрессларга шартлар аркасында дучар ителгән, мәсәлән, бу – күп эшләүчеләр, гаиләсендә конфликтлар булучылар һәм йокысы туймаучылар, - дип сөйләде педагог-психолог. - Димәк, аларда һава шартлары үзгәрү белән дә көрәшү өчен тормыш ресурслары азрак».
Көзге күңел төшенкелегеннән стресска чыдамлыгы түбән булган, тиз үпкәли торган һәм тормышка пессимистик карашлы кешеләр интегә ала. Риск төркеменә түбән үзбәя һәм түбән социаль активлык белән кешеләр керә. Аралашу һәм кызыклы вакыйгалар булмау кешене көзге күңел төшенкелегенә китерә ала. «Шәхси күзәтүләрдән чыгып, бу халәттән ешрак өлкән кешеләр интегә дип әйтә алам. Балалар һәм яшьләрдә көзге төшенке алай ук еш очрамый», - дип игътибар итте Альбина Ягъфәрова.
Белгеч сүзләренчә, күп кенә кешеләр көзге төшенкелекне депрессия белән бутый ала. Беренче очракта, кеше үз-үзенә ярдәм итә алса, икенчесендә психотерапевт яки психиатр ярдәме кирәк. Кагыйдә буларак, көзге төшенкелек кешене берничә көнгә биләп ала ала, бу халәттән күңелле вакыйга, мәсәлән, дуслар белән очрашу яки фильм карау ярдәм итәчәк. Депрессия турында тискәре симптомнар кешене ике атна дәвамында һәм аннан да күбрәк биләгән очракта әйтергә мөмкин.
Депрессия халәтендә кешенең йокысы бозыла, көче кими, гаеп хисе барлыкка килә, игътибарлылыгы кими. Элек ошаган эшләр инде кызыклы булып тоелмый, ләззәт алу теләге бетә. «Мондый мизгелләрдә кеше гадәти көнкүреш бурычларын үтәүдән туктый. Аңа караваттан тору, ризык әзерләү, җыештыру, үзен тәртипкә китерү авыр. Бу халәт инде депрессия дип атала. Әгәр дә ул ике атна дәвам итсә һәм кеше мөстәкыйль рәвештә аннан чыга алмаса, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип сөйләде А.Ягъфәрова.
Көзге төшенкелек билгеләре барлыкка килгәндә, үзеңне ишетү һәм организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим. Мәсәлән, тулы кыйммәтле йокы һәм ял итәргә кирәк. Халәтне яхшыртырга йөрү дә ярдәм итәчәк, ул кан әйләнешен яхшырта һәм кәефне күтәрә. Ә кояшлы һава торышы булганда, кеше терапияне өстәмә рәвештә яктылык белән алачак. Шул ук вакытта һава торышы буенча киенергә кирәк, чөнки туңу организм өчен чираттагы стрессны китереп чыгарырга мөмкин.
Физик активлык аеруча мөһим, бу спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ә гадәти өй эшләре дә булырга мөмкин, дип саный белгеч. Аның сүзләренә караганда, ярты сәгатьлек активлык энергия агымын һәм шатлык тойгысын бүләк итә ала, чөнки организмда уңай хис-кичерешләр барлыкка килүгә ярдәм итә торган гормоннар барлыкка килә башлый.
«Туганнар һәм якыннар яки рәхәт кешеләр белән аралашуны тәкъдим итә алам, бу шулай ук шатлык гормоны булдыруга китерәчәк. Яраткан эшләр һәм хобби белән шөгыльләнү файдалы, - дип билгеләп үтте А.Ягъфәрова. - Яраткан эш белән шөгыльләнү яңа ресурслар белән тулыландыра, ул чакта инде, әйтик, нинди дә булса бик үк ошамаган мәҗбүри эшне башкарырга да була».
Белгеч фикеренчә, көзге төшенкелекне җиңәргә витаминнар кабул итү, баланслы туклану һәм төс терапиясе ярдәм итәчәк. Соры һәм моңсу һава торышы сагышка һәм күңелсезлеккә китерергә мөмкин, вәзгыятьне интерьердагы һәм киемдәге ачык төсләр, мәсәлән, ачык төстәге оекбашлар яки шарф, яки күңелле рәсем белән кружка төзәтә ала.
Психолог йокы сыйфатына аерым игътибар итте, чөнки көз көне тәүлекнең якты вакытының кыскаруы сизелә. «Табигатьтән шулай салынган: кояш баегач, безнең биологик сәгатьләр безгә дә йокларга вакыт диләр. Һәм бу нормаль күренеш, көзен йокыга ихтыяҗ арта бара, - дип аңлатты белгеч. – Әгәр без иртәрәк йокларга ятсак һәм, әйтик, авыллардагы кебек, кояш чыкканда торсак, бәлки йокы килүдән азрак газапланыр идек. Әмма шәһәр шартларында ритмнар башка. Без еш кына йокларга соң ятабыз, ә иртә уянабыз. Йокы туймау җыелып килә һәм, халәткә йогынты ясап, хроник арыганлыкка китерә. Хәзер, көз җитү белән, организмга һава торышын алыштыруга җайлашу өчен өстәмә көчләр кирәк булганда, тулы кыйммәтле йокы бигрәк тә кирәк».
Көзге күңел төшенкелеге күпчелек кешеләрдә беренче кар төшкәч бетә. Бу вакытка организм яраклаша һәм кышларга әзер була. Белгеч үз-үзеңә ярату һәм яхшылык белән карарга, җылы киенергә, хезмәт һәм ял режимын сакларга киңәш итә. «Тормыштагы үзгәрешләргә, шул исәптән ел фасылындагы үзгәрешләргә, яңа мөмкинлекләргә караган кебек кызыксыну белән карый башлагыз. Ул чакта тормышыгызда уңай эмоцияләр күбрәк, ә стресс азрак булыр», – дип йомгаклады Альбина Ягъфәрова.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев