ЛЕНИН БАБАЙНЫҢ ШАТ ОНЫКЛАРЫ
Мин нигәдер бик еш йолдызчык таккан елтыр күзле малай-кызларны, бер йодрыкка бәйләгән, бер теләк, бер уй белән яшәткән пионер оешмасын, укучыларның чын дусты булган вожатыйларны, кызыл галстук бәйләгән пионерларны, дөрләп янган учакларны сагынып искә алам… Без Ленин бабай оныклары идек.
Мин нигәдер бик еш йолдызчык таккан елтыр күзле малай-кызларны, бер йодрыкка бәйләгән, бер теләк, бер уй белән яшәткән пионер оешмасын, укучыларның чын дусты булган вожатыйларны, кызыл галстук бәйләгән пионерларны, дөрләп янган учакларны сагынып искә алам…
Без Ленин бабай оныклары идек. Әти-әни, дәү әти-әни, әби-бабай кебек үк якын, кадерле Ленин бабабыз бар иде безнең…
Үзен очратканыбыз булмаса да, һәр иртәдә сыйныф стенасындагы портретыннан матур елмаеп безгә карый ул. Портрет янәшәсендә зур, кызыл хәрефләр белән «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән ялкынлы сүзләр эленеп тора. Уңга-сулга каранып, дәрестә тәртипсезләнеп утырсаң, өй эшен эшләп килмәсәң, бабайның кашлары җыерылыбрак, йөзе кырысланыбрак китә кебек. Һәрхәлдә безгә шулай тоела. Тәнәфес вакытларында да артык каты тәпәләшмәскә, тузынмаска тырышабыз. Ленин бабайны ачуландырсаң, октябрят булу турында уйлама да! Башкалар күкрәгенә бөдрә чәчле Володя сурәтләнгән йолдызчык тагып йөргәндә, син йөрерсең ала карга булып! Ә октябрят буласы бик килә!.. Дәрестән соң калып шигырьләр, җырлар кабатлыйбыз, октябрят булырга әзерләнәбез. Инде үзебезнең шигырьне генә түгел, бер-беребезнекен дә яттан өйрәнеп бетердек!
«Без туганбыз октябрьда,
Без — октябрь баласы.
Октябрьда туганнарның
Лилин була бабасы!» дип башлый, көр тавышлы берәү.
Укытучы апабыз: «Ленин, Ленин!» дип төзәтмә кертә. Теге укучы тырышып-тырышып тагын «Лилин була бабасы!» дип кабатлый. Ул сөйләп бетерүгә:
«Куллар тотыштык,
Йолдыз йолдызчык.
Һәммәбез тату
Бездә чын дуслык.
Безнең йолдызчык
Каян төс алган?
Анда октябрь
Нурлары калган…» дип бар тавышка җыр сузабыз. Әйе, шигырьне дә, җырны да бар тавышка, бик тырышып башкарабыз. Ул да булмый: «Это Ленин дорогой, это Ленин наш родной» дип русча да җырлап җибәрәбез әле.
Менә ул көн…Бу көнне без түземсезлек белән көттек. Ниһаять, бүген безнең ак алъяпкычларыбызда, костюмнарыбызда биш почмаклы кызыл йолдыз балкыячак. Сыйныф җитәкчебез башын селкеде, Камил абый баянын сузды, бәйрәм концерты башланды. Үзең сөйлисе шигырьне йөз кат кабатласаң да, монда онытыла икән! Аяк дер-дер калтырый, йөрәк дөп-дөп тибә, эч авырта башлады, җәмәгать! Ленин бабай портретына карап, аның елмаюын күргәч кенә, бераз хәл кереп ките…
«Кем укуда иң оста,
Китап-дәфтәре чиста.
Ул бала – уңган бала,
«Октябрят» дип атала» дип кычкырып сөйләдем мин. Шуннан барыбыз бергә
«Октябрятлар – булачак пионерлар.
Октябрятлар – тату балалар, мәктәпне яраталар, өлкәннәрне хөрмәт итәләр» дип тә кычкырдык без.
Сөйләдек тә, җырладык та, биедек тә. Соңрак кызыл галстук таккан абый-апалар түшләребезгә йолдызчык кададылар, хәтта бүләк итеп китап та бирделәр әле. Шулай итеп октябрят тормышы башланып ките…Шул көннән башлап безнең командирыбыз, гөлләр үстерүчебез, санитарыбыз, китапханәчебез һәм спорт өчен җаваплы кешебез барлыкка килде. Аларның һәркайсы, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, үз вазыйфасын үтәргә кереште. Кемдер атна саен колаклар, тырнаклар тикшерде, кемдер дәреслекләрнең, дәфтәрләрнең торышын билгеләп йөрде, кемдер уку тизлеген бәяләде. Һәркем, хәленнән килгәнчә, чын октябрят икәнлеген исбатларга тырышты, пионер булырга әзерләнде.
Пионер буласы бик килә шул…Әнә аларның кызыл төстәге галстуклары әллә кайдан безне кызыктырып җилферди, шундый ук кызыл төстәге пилоткалары да, солдатларныкы кеби, кукраеп утыра. Әле җитмәсә, Пионер туган көн дип, 19 май көнне урманга да менәләр. Иии, аларның барабан кагып, быргы кычкыртып, ал байраклар тотып урам буйлап барулары…Этләр һау-һаулап өрә, әбиләр ләхәүләләрен укый, әти-әниләр соклана, ә без, билгеле, кызыгабыз. Бу алда санап киткән кешеләр барысы да капка төбендә басып калалар, ә пионерлар дөнья шаулатып урманга таба юл тоталар. Урманда, һәрвакыттагыча, отряд совете җитәкчеләре дружина советы җитәкчесенә рапорт бирә. Урман эчендә озак вакыт «отряд, равнясь! смирно! за-пе-вай!» сүзләре яңгырап тора.
«Без – ленинчылар, без – пионерлар.
Безнең сафларда яңгырый җырлар.
Быргылар уйный, барабан кага
Барабыз алга, барабыз алга!» дигән дәртле җырлар җырлыйлар, «Без һәрвакыт әзер!» кебек ялкынлы сүзләр кычкыралар. Иң кызыгы — йолдыз формасындагы учак янганны күзәтәләр. Учак яктысында:
«Взвейтесь кострами, синие ночи!
Мы, пионеры, дети рабочих.
Близится эра
светлых годов,
клич пионера —
«всегда будь готов!»» дигән бик матур бер русча җыр да башкаралар.
Ии, без кайчан шулай кулны күтәреп, «Без һәрвакыт әзер!» дип, быргы кычкыртып, барабан кагып урам буйлап йөрербез икән?! Билгеле, пионер булу кызык кына түгел, җаваплы да. Монда яхшы укучы булу өстенә, һәр яктан актив булу да кирәк. Әнә безнең курше абый-апалар Сабира әбинең өен җыештыралар, утынын ярып өяләр, карын көриләр. Алар бу эшләрне шулкадәр рәхәтләнеп башкаралар, түзмичә, без дә аларга кушылып эшли башлыйбыз. Әле отрядлар арасында бертуктаусыз төрле ярышлар оештыралар. Кем күбрәк көл җыя, кем күбрәк тимер таба, кәгазь тапшыра. Линейкада «Юрий Гагарин исемендәге отряд пионерлары иң күп кәгазь җыеп тапшырып, беренче урынны алдылар!» дигән сүздән соң, аларның шатлануларын күрсәң! Пилоткалар һавага оча, «урра» кычкыралар – галәмәт инде менә. Иң алдынгыларны пионер лагерьларга путевкалар белән дә бүләклиләр әле.
Тагын шундый бер шигырьгә игътибар иттем.
“Октябрят,
Октябряттан пионер,
Пионердан комсомол,
Комсомолдан партиягә
Нык бәйләнгән кулга кул”…
Пионерларны әле комсомолга кабул итәләр икән! Алары турында берни белмим. Түшләренә алар ВЛКСМ дип язылган значок тагып йөриләр. Ул ВЛКСМ ни аңлатадыр – дусларым арасында да белүчеләр юк. Зурраклардан кемдер «Вәли лапаста кәҗә савып маташа» ди. Нинди вәли? Нинди кәҗә? Һич башыма сыймый. Шаяралар бугай. Әле кайберләре «возьми лопату копай себе могилу» дип тә җиффәрәләр. Кыяфәтләренә карасаң, бер дә шаяралар димәссең. Комсомолга керү өчен устав дигән нәрсә өйрәнергә кирәк икән! Өйрәнү генә түгел, шул уставта язылганча гына яшәргә ди… Ии, пионер булу шәбрәк ахрысы, комсомол артык катлаулы күренә. Эх, менә пионер булсаң иде!…
Менә шундый матур уйлар иде безнең башта… Хәзерге мәктәп балаларының уйлары ямьсез, кызыксынулары тар димим мин. Бүгенге көндә Татарстан варислары берлеге уңышлы эшләп килә. Төрле хәрәкәтләр, юнәлешләр, балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәләтен үстерүне максат итеп куйган лагерьлар бар. Әле җитмәсә, «бердәм Русия» фиркәсенең кайбер вәкилләре элекке пионерлар рәвешендә гомумрусия балалар оешмасын булдырмакчы булып йөри. Афәрин! Уңышлар… Балаларны, яшүсмерләрне урамнан саклап калуның төрле юлларын эзләргә күптән вакыт инде. Нинди генә оешма, хәрәкәт булса да, алар яшь буынга Ватаныбызның лаеклы кешеләре булып үсәргә ярдәм итсен иде.
Ә мин барыбер дөрләп янган учакларны сагынам…
Фотолар: авторның шәхси архивыннан һәм pixabay.com сайтыннан.
«Идел» журналы 16+
Теги: Владимир Ленин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев