Матур карачкылар илендә
Хайван карачкысы ясау барышына чумсаң - үзе бер дөнья! Без аның соңгы этабын карап кайттык - дүрт сәгатькә сузылган этапның сыгынтысын сезгә дә тәкъдим итәбез.
"Дарвин в городе" китабының бер бүлегендә "Макфлурри-керпе" исемле карачкыга багышланган юллар бар иде. Макфлурри кайда да, керпе кайда инде... Көннәрдән бер көнне Роттердамда яши торган бер керпе данлыклы туңдырманың стаканына кергән. Татлы ризыкны тәмләп караган. Ә менә чыгып китә алмаган - кысылып калган.
Мондый очракта керпеләр йә ачтан, йә суга батып үләләр икән. Кыскасы, тамак бу керпене дә гүргә керткән. Ул керпедән карачкы ясаганнар - хәзер ул, башы шулай макфлурри стаканына кысылган килеш, музейда тора. Сүз уңаеннан, мондый очраклар ешаеп киткәннән соң, Мак туңдырма стаканын башка формада чыгара башлаган.
Тарихка ия экспонатлар Роттердамда гына түгел, бездә дә җитәрлек. Мәсәлән, Казан университетының зоология музеенда. Карачкы ясаучылар - таксидермистларга бәйле стереотиплар да шактый: кемдер аларны йомык, кыргый кешеләр дип саный, таксидермистлар хайваннарны махсус карачкы ясау өчен үтерәләр (!) дип уйлаучылар да бар...
Хайван карачкысы ясау барышына чумсаң - үзе бер дөнья! Без аның соңгы этабын карап кайттык - дүрт сәгатькә сузылган этапның сыгынтысын сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев