Логотип Идель
Блоглар

Мәхәббәт турында кызыклы фактлар

Мәхәббәт ялкынында һәр кешенең янып алганы бардыр. Ә нәрсә соң ул? Мәхәббәт - ул ниндидер абстракт нәрсә. Аны сүзләр белән тасвирлап булмый - аны бары тик тоярга гына мөмкин.

Мәхәббәт вакыт, логикага һәм нинди дә булса законнарга буйсынмый. Ул бәйсез. Безнең һәрберебезнең үз теле һәм мәхәббәт карашы. Шуңа күрә, без бу мәңгелек сорауны ачыкларга тырышмыйча, галимнәр тарафыннан тикшерелгән кызыклы фактларга гына тукталып китик. Аларны укыгач, бәлки кайберләр елмаеп куяр, ә кайберләр киресенчә уйга калыр. 

 

Мәхәббәт турында кызыклы фактлар:

1.    Йөрәкне чыннан да яраларга була. 

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көчле психологик вакыйгалар: мөнәсәбәтләр өзелү, аерылышу, физик ераклык яки яраткан кешене югалту — кешенең йөрәгендә чын физик авырту китерергә мөмкин. Бу җимерелгән йөрәк синдромы буларак билгеле. Тирән эмоциональ триггерлар баш мие бозылуга китерә һәм кешенең йөрәген көчсезләндерә, күкрәк авыртуы яки сулыш кысылу кебек симптомнар китереп чыгара. Гадәттә, синдром хатын-кызларда ир-атларга караганда ешрак очрый, шулай ук аны йөрәк өянәге дип ялгыш кабул итәргә була. 

2.    Үзебезгә ошаган кешегә караганда, безнең күз бәбәкләре 45%ка киңәя. 

3.    Кеше үзе белән күп вакыт үткәргән шәхескә акрын-акрын гашыйк була.

Бу психологик күренеш – йогынты нәтиҗәсе буларак билгеле. Аның ярдәмендә кешеләр, бергә уздырылган вакытка карап, бер-берсенә тартыла. 

4.    Кешеләр үзләре кебек сөйкемле шәхесләргә күбрәк тартыла.

Бу туры килү гипотезасы дип атала. Күпчелек социаль тикшерүчеләр шуны күрсәтә: кешеләр билгеле бер схема буенча партнерлар яки романтик мөнәсәбәтләр сайлый. Әйтик, сез сөйкемле кеше булсагыз,  тирә-ягыгызда, эштә яки мәктәп/университетта иң матур кеше белән булырга теләргә мөмкинсез.

5.    Сөйгән ярыңнын кулын тоту рухи һәм физик авыртуны киметә.

6.    Гашыйк булырга бер караш җитә, чөнки күзләр – җан көзгесе. 

Бу беренче 30 секунд эчендә була. Димәк, әби-бабаларыбызның “бер караштан гашыйк булдым” дигәннәре дөрес килеп чыга.

7.    Ирек бирү - мәхәббәт каршылыгы

Иптәшегезгә никадәр бәйсезлек бирсәгез, ул сезгә шулкадәр якынрак була. 

8.    Кайвакыт мәхәббәт бәйлелеккә әверелергә мөмкин. 

Бу очракта мөнәсәбәтләрне туктату яхшырак.

9.    Сөйләшә торган хатын-кызлар һәм дәшми торган ирләрдән, кагыйдә буларак, иң яхшы парлар килеп чыга.

10.     Ир-атлар хатын-кызларга караганда тизрәк гашыйк булалар.

11.     Кеше үзенең сөйгән ярын күргәндә, аның йөрәк тибеше ирексездән арта. 

12.     Кешеләр гомер буе бергә яши алганнар белән түгел, ә алардан башка яши алмаганнар белән тормыш коралар.

13.     Әгәр дә сез кочаклашырга яратсагыз, сөенегез! Кочаклашу – авыртуны баса торган табигый дару. 

Кеше кочаклашканда аның баш мие окситоцин – кочаклашу гормоны бүлеп чыгара. Окситоцин баш авыртуын киметә һәм авыртуны 4 сәгатькә кадәр баса ала. Шуңа күрә, әгәр сезнең башыгыз авырта, стресс яки арыгансыз икән, дару эчәргә ашыкмагыз. 

14.     Галимнәр фикеренчә, яраткан кешеңнең фотосурәте, шулай ук, авыртуны җиңеләйтергә мөмкин.

15.     “Эчтә күбәләкләр очу” төшенчәсе – адреналин бүленеп чыгу аркасында килеп чыккан чын тойгы, хис-кичереш. 

16.     Ир-атларның игътибарын кызылдан киенгән хатын-кыз ешрак җәлеп итә. 

17.     Кешеләрнең 64% мөнәсәбәтләр өзелгәннән соң тышкы кыяфәтен үзгәртә.

18.     Яхшы мөнәсәбәтләр ике әйбер белән бәйле: охшашлыкларны кадерләү һәм аерымлыкларны хөрмәт итү. 

19.     Депрессияләрнең төп сәбәбе - уңышсыз мәхәббәт тарихы.

20.     Кешегә кемдер ошыймы, юкмы икәнен аңлау өчен нибары 4 минут җитә.

21.     Гашыйклык кокаин белән бер.

 

Алинә Маликова әзерләде
Чыганаклар: https://1gai.ru/ 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев