Медиа-Питрау: Җәй булмады да кебек...
Кыш һәм яз буе җәйне көтәбез-көтәбез дә, ә ул күз ачып йомганчы уза да китә. Керәшеннәрдә “Питрау җитте – җәй бетте” дигән гыйбарә бар. Алай гына да түгел, алай җәйне зурлап – Питрау бәйрәме белән озаталар. Бүген “Идел” шундый чараларның берсендә булып кайтты. Гади генә Питрауда түгел, ә Медиа-Питрауда керәшен мәдәнияте белән танышты.
Медиа дигәч, аңлагансыздыр, аны “Туганайлар” газетасы Татмедиа бинасы янындагы ял итү паркында оештырды. Бәйрәм башланганчы, чарага җыелган халык ромашкалардан үрелгән такыя белән фотога төште, өстәлдәге баллы ризыкларга кызыгып үтте, таныш-белешләре белән бер ел күрешмәгән кеше сыман сөйләшеп алды. Дөресен әйткәндә, мондый бәйрәмнәр еш кына дус-туганнарны очраштыра һәм аралаштыра. Бүген керәшен апалары да бер-берсе белән кочаклашып озак басып торды. Гомумән, керәшен халкы тату-бердәм, мәдәниятле ул.
фото: Рамил Гали. Татар-информ
Моңа кадәр дә игътибар иткәнем бар иде инде (туганнарым арасында керәшеннәр бар): алар гореф-гадәтләрен саклау өчен бөтен көчләрен куялар, мәдәниятләрен башкаларга күрсәтүне бурыч итеп тоялар, татарча шундый матур итеп сөйләшәләр. Керәшен дигәч, шәхсән минем күзалдыма “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле килеп баса. Бүгенге чараны алар җыр-биюләре белән тагын да бизәп җибәрделәр. Аларның чыгышыннан соң бик мөлаем җырчы кыз – Татьяна Ефремова халыкны сәламләде. Ул керәшен халкы җырларын башкарганда күпләр биеп торды (шул исәптән мин дә биедем). Аның чыгышыннан соң Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов кызык мәзәкләре белән көлдерде һәм җыры белән кәефне күтәрде. Бәйрәмгә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров чакырылган иде. Аның җырлары инде һәрберебезгә таныш – моңлы тавышын әйтеп тә тормыйм.
Алда әйткәнемчә, Медиа-Питрауны “Туганайлар” керәшен газетасы оештырды. Аның баш мөхәррире Юлия Губина редакция хезмәткәрләренә, үзенең өлеше кергән һәр кешегә рәхмәтен белдерде:
- Былтыр безнең аяк җиңел булды. “Медиа Питрау” оештырганнан соң, “Татмедиа” бинасы каршында бик күп бәйрәмнәр оештырыла башлады. Без моңа бик шат, дип елмайды ул.
фото: Рамил Гали. Татар-информ
Бу күңелле бәйрәмдә “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та бар иде. Ул иң элек барыбызны да бәйрәм белән котлады.
- Ялларда Питрау бәйрәмендә барчагызга да булырга мөмкинлек булмагандыр. Шуңа күрә Питрау Казанга килде. “Туганайлар” газетасы безне республикабызның мәдәниятенең күптөрлелеге белән таныштыра. Бу бәйрәмнең традициягә әйләнеп баруына шат, - диде.
Медиа-Питраудан һәр кеше үзе белән шатлык алып китте. Үзем күрдем – бер генә дә канәгать булмаган йөзле кешеләр очрамады. Хәер, берәү бар икән...Һәм ул – мин. Питраудан соң бик тирән уйга чумып утырам әле: “Питрау җитте – җәй бетте” диләр бит. Ә миңа җәй булмаган да кебек...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев