Логотип Идель
Блоглар

МЕДИА САБАНТУЙ: ЖУРНАЛИСТЛАР НИЧЕК КҮҢЕЛ АЧТЫ? (репортаж)

Журналист халкы көн-төн мәкалә язып, командировкаларга йөреп – кырмыска кебек эшләп кенә калмый, күңелле итеп ял да итә белә. Мәсәлән, кичә генә Питрәчтә Медиа Сабантуй гөрләде. Сезнең игътибарга әлеге күркәм бәйрәмнән репортаж тәкъдим итәбез.

Узган ел әлеге бәйрәм беренче тапкыр Саба районында үткәрелгән иде. Быел исә республиканың барлык журналистлары Питрәчкә җыелды. Безне Питрәч җыр-моң, өчпочмак, кайнар чәй белән каршы алды. Көн кояшлы булса да, иртән бераз салкынча иде, шуңа чәйдән соң эчкә җылы керде – тизрәк уеннарда катнашу теләге уянды. Аңа кадәр барлык редакцияләр дә парадта катнашты – шул рәвешле бер-берсен сәламләде. Бары тик рәсми өлештән соң гына Сабан туе йолалары башланып китте. Шуларның берсе – бүләк җыю йоласы. Үзегез беләсез, журналистика “җене” кагылганнар бераз гына хыялый һәм бик иҗади була. Шуңа күрә бирнә җыйганда журналистларның кайсы биеде, кемдер җырлады, ә без шигырь сөйләдек. “Идел” барлык журналистларга да көндәлек тормышта кулланырга иң кирәкле әйберләрне генә алган иде.

(фото: Фирүзә Закирҗанова. Ялкын).

Бирнәнең җигүле атта җыелуы да күркәм күренеш – чын-чынлап Сабан туе мохите барлыкка килде. Күп тә үтмәде, мәйдан уртасында уеннар башлануы хакында игълан ителде. Без һәркайсыбыз төрле урыннарга таралыштык: редакция кызларыбыз социаль челтәр өчен кызыклы видеолар төшерсә, мин уеннарда катнашасы иттем. Һәм бер генә дә үкенмәдем. Башта аякка зур “башмак” киеп йөгерсәм, аннары бер кызып киткән килеш капчык киеп сикердем. (Хәтта егылдым да. “Татар-информ” фотографы Салават абый Камалетдинов шул мизгелне эләктереп тә алган, рәхмәт яугыры)

(фото: Татар-информ. фотограф: Салават Камалетдинов.)

Егылсам да, беренчелекне бирмәдем. Дөресен әйткәндә, авыл Сабан туена ел саен баруга карамастан, уеннарда инде күптән катнашкан юк икән. Шуңа күрә балачакта шунда җиңеп, бер тастымалга сөенгән вакытларга әйләнеп кайттым. Узган ел белән чагыштыра алмыйм, әмма быел да уеннар җитәрлек иде: кашыкка йомырка салып йөгерү, катыктан тәнкә эзләү, таяк тарту, көянтә белән су ташу, ике кашык белән су ташу – кыскасы, катнашырга көч-хәлең генә җитсен! Минем хәл 4-5 уенга гына җитте – аннан калганын җырчылар белән бии-бии бетердем. Быел Сабан туен музыкаль яктан бизәргә талантлы җырчылар – Зәринә Хәсәншина, Лилия Хәйруллина, Илназар чакырылган иде. 

Иң кызу һәм кыздыра торган ярыш

Иң кызыклы уеннар алда көтте: гер күтәрү, аркан тарту, көрәш, волейбол ярышы...Иң элек аркан тартуны сөйлим әле:

Без уеннарда катнашып йөргән арада, аркан тартышка командалар тупланган иде инде. Шуңа күрә коллегалар өчен җан атып тордык. Шәхсән, мин “Ялкын” журналы кызлары җиңүен теләдем. Алар алдангылыкны бирмәс өчен бөтен көчләрен куйды – җанатарлары да шактый иде: “Әйдә, әйдә, әйдә!” “Тарт, тарт, тарт!” дип кычкырган тавышлар Питрәчнең үзенә кадәр ишетелгәндер. Уен, чыннан да, бик җанлы, хәлиткеч булды. Нәтиҗәдә: ир-атлар арасында “Казан-информ” – 3 урын, Түбән Кама телерадиокомпаниясе - 2 урын, “Мамадыш-информ” – 1 урынны алды. Хатын-кызлар арасында 1 урынга “Нижнекамск-информ”, 2 урынга “Маяк” (Азнакай), ә 3 урынга “Ялкын” журналы чыкты. Бу уеннан соң барыбыз да эскәмиягә барып утырдык. Судья абыйлар да бик арганнар – тирләп пешкәннәр иде. Берсе белән шундый диалог туды:

-    Ардыгызмы? – дим.
-    Армассың монда! Нинди кызу уен булды, ай-яй, - дип кепкасын салды.
-    Хәзер нишлисез?
-    Безнең эш эшләнде, хәзер кайтам да душ керәм, аннары ял итеп алам, - ди. 

(фото: Фирүзә Закирҗанова. Ялкын)

“Эх егетләр, белмисез сез татарча көрәш тәмен!”

Душ дигәннән, көн тора-бара җылынды (дөресрәге, эссе була башлады) – кояш кереп китәргә ашыкмады, шөкер. Аркан тартышы уены барганда милли көрәшнең абсолют батырын игълан итәләр иде инде. Без тиз генә шул батырны күрергә ашкындык. (без кызларга тагын кем кызык булсын инде?)

Батыр дигәнебез Мамадыштан Илдар Хәсәнов булып чыкты. Үзенең төз гәүдәсенә, йөзенә карасаң, чын көрәшче диярсең! Бүләккә бирелгән тәкә дә бик килеште үзенә! Без аңа сокланып озак кына карап тордык. (Оялттык та бугай әле).

Көрәштә икенче урында калган  “Тәртип” радиосында алып баручы Илфак абый Хафизов үзенең Вконтакте-битенә болай дип язды:

-    Ниһаять, көрәштем. Тузанымны койдым. “Кермә, авырттырырсың”, - диделәр. Тик йөрәк түзәме соң? “Зәңгәр шәл” әсәрендәге канатлы сүзләрне бераз үзгәртсәк: “Эх, егетләр, белмисез сез татарча көрәш тәмнәрен!..”

Үзем күрдем – Илфак абый көрәшнең тәмен белеп көрәште. Аның өчен сөендек!
Өченче урында Мамадыштан Иршат Сәйфетдинов калды.

(фото: Салават Камалетдинов. Татар-информ).

Бәйрәмнең иң ихлас өлеше

Ул арада төшке аш вакыты да килеп җитте – безне тәмле пылау белән сыйладылар. Аны ашаганнан соң, безнең баш мөхәррир Рәмзия Ризвановнаның яңа сулышы ачылдымы – җиңү өмете белән волейбол ярышы уенына ашыкты. Ул “Ялкын”нар командасына уйнады. (Спойлер: алар икенче урынны алды. Мөгаен, пылау чыннан да хәл керткәндер...) Волейбол уены һич бетмәс кебек тоелган иде. Ул бәйрәм азагына кадәр дәвам итте. Беренче урынны Мамадыш районы журналистлары, өченче урынны Әлкиләр алды. Барысын да котлыйбыз! 

Волейбол ярышы кызган вакытта без җырчылар белән зур түгәрәк ясап җырлый-җырлый әйләнеп алдык. Илназар үзенең репертуарындагы барлык җырны башкарды дисәм һич тә арттырмам – сәхнәгә ничә борылып карасам да аның җырлаганын күрдем. Ә минем өчен иң ихлас мизгелләр – сәхнәгә журналистлар чыккач башланды. Мин гомумән Сабан туена, күп акчалар түгеп, эстрада артистларын чакырып, шоу ясау яклы түгел. Чөнки ул милли бәйрәм – безнең бәйрәмебез. Аны ялтыравыклы итәргә кирәкми. Ярый әле Медиа Сабантуйга талантлы, моңлы артистлар чакырылган иде. Алар белән җырлап биегәннән соң, микрофон журналистларга бирелде. Менә шул мизгелдә мин кабат балачакка кайттым: авылдашым Ринат абый бер 10 җыр җырлар иде дә, авылның матур әбиләре, түбәтәйле бабайлары яшьаралаш кушылып утырыр иде. Ә без Ринат абыйдан соң булачак чыгышыбызны көтеп дулкынланып басып торыр идек. Ул чакта артистлардан башка да бик күңелле үтә иде Сабантуйлары. Хәзер генә ул аранжировкалы җырлардан башка бер бәйрәм дә күзалдына килеп басмый. Мин бу хатирәләрдән “чыкканчы” журналистлар инде җырлап бетереп, сүз кабат артистларга бирелгән иде. Сабан туен Илназар белән җырлап тәмамладык. Биеп арган аяклар автобуска таба атлады. Күңелдә бары тик бер хис: Сабан туе рәхәт һәм күңелне чын-чынлап ял иттерә торган булды. 

Нәрсә ошамады?

Шулай да, ошамаган ягы да булган икән. Ул да булса – әтәч куу. Кемгә ничектер, әмма мин бу конкурсны һич кенә дә аңламыйм. Район Сабан туенда да әтәчләрне кызганып күземне йомып утырган идем. Монда да конкурс игълан ителгәч, батыр әтәчкә исәнлек-саулык теләдем. Ул тантаналы рәвештә Сарманга кайтып китте. Мәйданда бары тик йон-каурыйлары гына коелып калды...

Нәрсә белән истә калды?

Казанга кайтканда “Идел” кызларының да фикерен сораштым.
Гүзәл Закирова, smm-белгеч:

-    Минем өчен Медиа-сабантуй беренче чиратта журналистларның бердәмлеге белән истә калды: нинди генә уен булмасын – коллегалар җан аттылар. Хмм, ә икенчедән, чаба-чаба кешегә "бәйләнеп" репортаж төшерү инде. Кызыклы тәҗрибә.

p.s: кызлар төшергән кызык видеоларны безнең сәхифәләрдән карый аласыз. Сылтама: монда

Мөршидә Кыямова, журналист:

-    Сабан туе татарның гасырлардан килгән иң кадерле милли бәйрәме.  Шуңа күрә аны төрле оешмалар да оештыра башлады. Ә Медиасабантуй Татарстан журналистларын бер мәйданга җыюы белән дә кадерле. Питрәчнең бик матур урынында без коллегаларыбыз белән очраштык. Медиа өлкәдә эшләүче 600 ләп кешене күрү минем өчен кызыклы булды. Журналистлар Сабан туенда уен-ярышлар бик төгәл оештырылган булуы игътибарны җәлеп итте. Гомумән һәр кеше биредә үзен рәхәт хис иткәндер... Күрше редакцияләрдә җыр-биюгә хирыс журналистлар булуы сөендерде. Баш батырга тәгаенләнгән тәкәне кызганучылар булды. (көлә) Әмма йоласы шул бит инде. Тәкәсез нинди Сабан туе булсын инде?!

Зөләйха Камалова, журналист:

-    Сабантуйларын яратмыйм. Күпчелек ярышлар бигрәк тә хайваннар белән бәйле булганнары крниж, минемчә, бүгенге көндә. Ләкин күмәк спорт уеннар коллективны берләштерә дип әйтергә була. Мин булсам, борынгы төрки уеннар уйнатыр идем: сокс ( элек төркиләр кәҗә койрыгын типкәннәр), кумалак ( ансы турки шашка) һ.б. Хәер, болар турында журналга язабыз әле. Медиа сабан туена Кызымны алган идем. Ул бик канәгать, Салаватиклар белән биеп, кәеф-сафа корып йөрде, кайтышлый автобуста сүнде. Хәзер миннән көн дә Сабан туе таптырачак.

Медиа Сабантуй менә шулай узды. Безнең редакция инде киләсе елда булачак Сабан туена ныклап әзерләнә башлады...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: медиасабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев