Логотип Идель
Блоглар

«Мой народ – татары. Код успеха» фильмының премьерасы: Яшь буын белергә тиешле шәхесләр

Казанның “Мир” кинотеатрында “Мой народ – татары. Код успеха” фильмы тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, әлеге фильм Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыяте үсеше гранты ярдәме белән төшерелгән. Кичә әлеге фильмның кайбер геройлары белән очрашуда, фикер алышуда без дә булдык.

Иң элек фильм геройларын санап китик. Алар:

Камил хәзрәт Сәмигуллин – мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы;
Альберт Суфианов – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Нейрохирургия федераль үзәгенең баш табибы (Төмән шәһәре), профессор, РФ атказанган табибы;
Дамир Йосыпов – Россия Герое, һава судносы командиры;
Нурания Газиева – Бөек Ватан сугышы ветераны, татар теле укытучысы;
Зөлфәт Хәким – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, “Туган Батыр” китабы авторы;
Ренас Кәлимуллин – Россиянең атказанган спорт мастеры, җиде тапкыр Россия чемпионы, көрәш һәм билбау көрәше буенча биш тапкыр дөнья чемпионы;
Арслан Сибгатуллин – театр һәм кино артисты.

Премьера алдыннан безне проектның җитәкчесе Радик Абдрахманов сәламләде. Ул – танылган җәмәгать эшлеклесе, меценат, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, “Добро рядом” хәйрия фонды директоры, ТР Грэпплинг спорт көрәше федерациясе президенты, ел саен уздырыла торган Республикакүләм ифтарны оештыручыларның берсе. 

- Бу безнең әлегә беренче эшебез, шуңа күрә каты тәнкыйтьләмәгез. Белгәнегезчә, ул “Туган батыр” зур проекты кысаларында бара. Димәк, фильмда төшкән геройларыбыз Туган Батыр сыйфатларына ия. Киләчәктә бу цикл дәвам итәчәк. Хәзер инде без яңа геройлар эзлибез, Татар конгрессын да җәлеп итәргә уйлыйбыз. Яшьләр безнең халкыбыз шәхесләрен белсен иде, диде Радик Абдрахманов.

Аның сүзен мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин дәвам итте:

-    Әкиятләргә игътибар итсәң, безнең батыр образы югала барганын күрәбез. Аны яңадан торгызырга кирәк. Безнең халкыбызны танытырлык шәхесләр булган. Һәм алар бүген дә бар. Алар турындагы фильмнарны карап, телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләрне саклау теләге уянсын иде, - дип теләкләрен җиткерде Камил хәзрәт.

Фильмның тагын бер герое – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, “Туган Батыр” китабы авторы Зөлфәт Хәким фикеренчә, кеше милләттән башка беркем түгел. Ул бары тик үз милләте аркасында дан тота, зур уңышка ирешә ала:

-    Милләтебездә яшьләр үрнәк алырдай зур шәхесләребез җитәрлек. Аларны таный-күрә белергә кирәк. Аннары, милләт бит ул ниндидер социологик төшенчә генә түгел. Ул тарихи категория дә. Безгә кадәр яшәгән буын белән хәзерге һәм киләчәк буынның җәмгысе ул милләт. Без элеккеге каһарманнарыбызны барларга, бүгенгеләрен онытмаска тиеш. Шул вакытта гына киләчәк буын өчен өлеш керткән булып чыгабыз. Без нинди генә уңышка ирешсәк тә, кая гына барсак та, чит-ят телләрне өйрәнсәк тә, үзебезнең милләттән башка беркем дә түгел. Яшәеш иерархиясе дигән төшенчә бар, ягъни син үз милләтеңнән сикереп дөньяның зур шәхесе була алмыйсың. Хәтта Шекспир да беренче чиратта инглиз драматургы. Нинди генә затлы кеше булма, син тамырларсыз җир белән күк арасында эленеп торучы субъект була алмыйсың. “Туган батыр” китапларын да шул күзлектән чыгып язабыз. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Фильмның да дәвамы булсын! – диде Зөлфәт Хәким.

Ул, башкалардан аермалы буларак, татар телендә генә сөйләде. Шуңадырмы, кинотеатр залында милли мохит барлыкка килде. Фильм турында алдан чыккан мәгълүматларда аның төп мәгънәви эчтәлеге – бөек милләт вәкиле буларак үзеңнең милли үзенчәлекләреңне саклап калу һәм ул сиңа бәхет-сәгадәткә ирешүдә, халык һәм ил тарихында лаеклы урын яулауда ярдәм итәчәк, дип язылган иде бит. Шуңа күрә премьера көнендә дә үзебезчә татарча сөйләгәннәрен ишетәсе килде. Сүз уңаеннан, фильм рус телендә төшерелгән. “Сценарий авторы – Альберт Шакиров, куючы режиссер – Олег Кондрашов. Проектның җитәкчесе Айсылу Замалиева татар һәм инглиз телендә субтитрлар барлыгын әйтте. Димәк, татар телендә караган кебек хис итәргә теләсәң, субтитрлар ярдәмгә киләчәк. Фильмда бердәнбер үз телендә сөйләгән шәхес – Бөек Ватан сугышы ветераны, татар теле укытучысы Нурания Газиева. Кичә ул да үзе төшкән фильмны карады. Гомерен татар теле дәресен укытуга багышлаган бу нурлы ханым яныннан кеше өзелмәде – фильмнан соң янәшәсендә утырып фотога төшүчеләр шактый иде. 

Тагын бер геройларга әйләнеп кайтсак, фильмда төрле өлкәдән бер шәхес сайланып алынган һәм һәрберсенең дә уңыш коды турында әйтелә. Алар – милләт тормышында якты эз калдырган, бүгенге көндә шул юнәлештә хезмәт итүче кешеләр: кемдер үзенең батырлыгын спорт өлкәсендә күрсәтеп, милләтебезне танытса, дин, мәгариф, медицина тормышында уңыш казанган шәхесләрнең батырлыгы да ассызыклана. Барыбызга билгеле булган Россия Герое, һава судносы командиры Дамир Йосыповның могҗизаи гамәле турында сөйләнә. 3 яшендә “Туган тел” шигырен сөйләп, Интернетта танылган Арслан Сибгатуллин да премьерада бар иде. Ул хәзер зур егет булып үсеп җиткән – театр һәм кино юлын сайлаган. Фильмда төшүне үзе өчен зур уңышка саный. Аеруча, Зөлфәт Хәким белән танышу мөмкинлеге бирелгәнгә сөенгән.

Кичә фильмны карарга килүчеләрдән өлкән буын һәм яшьләр дә күренде. Хәзер шактый язылучылары булган блогерлар да үзләренә контент эшләде. Тамашачылар арасында әлеге фильмны мәктәп балаларына күрсәтергә кирәк, дип тәкъдим итүчеләр булды. Һәм чыннан да, фильм шактый кызыклы һәм эчтәлекле. Татар шәхесләрен еракка танытуда үз ролен уйнаячагына шик юк. Иң мөһиме уңыш кодын югалтмасыннар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мой народ татары код успеха

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев