Нейробиология һәм дерматология: йөз ел элек
«Гыйлем» фәнни-популяр проекты белән берлектә «Рәсемле анатомия китабы»ның чираттагы бүлекләрен кирилл имлясына күчердек. Китапның бу бүлекләрендә – бер гасыр элек нейробиология һәм дерматология фәннәре турында фундаменталь, шул ук вакытта аңлаешлы – популяр формада язылган мәгълүмат. («Кан һәм әйберләрнең алмашынулары» бүлегенең күчерелмәсе 2022 елның июнь санында урын алган иде). PS китапның авторы (яки тәрҗемәчесе) һәм ничәнче елда дөнья күрүе, ни кызганыч, әлегәчә билгесез булып кала бирә. Эзләнүләр дәвам итә.
Кавын сыман баш мие
Әгәр без баш сөяген югарыдан ачып карасак, бик каты җыерчыкланган рәвештә булган ике нәрсә күрербез. Бу ике нәрсә, кавын рәвешендә булып, баш миенең иң мөһим булган бүлекләреннән саналалар.
Бу ике нәрсә безнең зур миебездер. Зур ми икегә бүленгән булып, уң һәм сул ярым түгәрәкләрдән җыелган. Әгәр баш миенә бер-бер яктан карасак, ул чакта иңсә ягында (арттан) зур минең кечерәгрәк булган ике ярым түгәрәк өстендә ятканын күрәбез. Шул, кечкенә рәвештә булган ике ярым түгәрәкләр – кечкенә ми дип атала.
Кечкенә ми үзе дә, иңсә сөягендә булган тишектән чыга торган баш миенең өлеше өстендә ята. Кечкенә ми өстендәге баш миенең кисәге озынчарак ми дип атала. Бөтен баш миен чыгарып, аның өстен карасак, анда төрле җирләрдән башланып киткән нервларны күрербез. Ләкин зур ми кечкенә ми белән кушылган җирне күрә алмыйбыз. Зур ми белән кечерәк ми арасында тыштан күренми торган минең тагын ике өлеше ята; менә шушы ике нәрсә зур һәм кечкенә миләрне бер-берләре белән тоташтыра.
Гомумән, ми арка мие төсле гади гади рәвештә генә төзелмәгән. Аның төзелеше кабатлырак була; баш мие биш бүлектән булып, шул бүлекләр берсе артыннан берсе тезелгән була. Баш миеннән нервлар киткән төсле, арка миеннән дә шулай ук нервлар башланып китә; ләкин баш миеннән китә торган нервлар бик аз һәм алар барысы да (ике пардан башкасы) кечерәк һәм озынчарак миләрдән башлана.
Зур ми баш миенең иң мөһим бүлеге дип санала һәм дөрестән дә, без уйлауны, аңлауны, хәтердә тотуны – барысын да шул зур ми аркылы гына беләбез. Әгәр хайванның бер-бер сәбәптән зур мие эшләмәсә, ул чакта хайван бернәрсә дә аңлый алмый, бернәрсә дә исендә тота алмый һәм үзеннән үзе бер хәрәкәт тә эшли алмый. Зур мие эшләмәгән хайван бер-бер нәрсәгә карап торса, мәсәлән, утка карап торганда, караган нәрсәне ул аңламый һәм аның янында тәмам тынлык булганда хайван күзен алмыйча һаман бер урынга карап тора. Әгәр сау этнең колагына тисәк, ул башы белән селкеп ала; ләкин әгәр аның колагына берничә мәртәбә тиеп алсак, эт безнең яннан икенче урынга китә яки икенче бер-бер хәрәкәт белән үзенең риза булмавын күрсәтә. Зур мие эшләмәгән эт белән бөтенләй икенче төрле хәл була. Сез аның колагына әллә ничә мәртәбә тисәгез дә, ул һаман башын селкеп торыр. Ләкин сезнең яннан китеп, икенче бер урынга барырга кирәген һич тә аңламас.
Зур минең ярым түгәрәкләре. Югарыдан караганда. Һәм баш мие бер яктан караганда.
Яд җую
Әгәр кеше башын бик каты бәрсә, аның яден (хәтерен) бөтенләйгә югалтуы ихтимал. Мисал: әйтик, бер кеше сугышта башының сул ягын җәрәхәтләгән. Пуля, аның баш черепын үтә тишмичә, бары баш сөягенең эчендә утырып калган һәм шуның аркасында баш сөяген (пуля торган җирендә) мигә таба яньчегән; яньчелгән урын үзе зур мине яньчеп тота башлаган. Бу кеше үлмәгән, ләкин укуны, язуны һәм сөйләгәнне аңламый башлаган, хәтта әүвәлдә белгәннәрен дә оныткан. Ул кеше, шул рәвеш белән яңа туган балага охшый башлаган.
Бу хәлнең барысы да зур мине аз гына яньчүдән килгән нәрсәдер. Тагын бер вакыйга: бер кеше егылган вакытта сул чигәсен бик каты бәргән. Һушына килгәч тә, ул инде бер сүз дә әйтә алмаган. Табиблар аңа операция эшләгәннәр. Баш сөяген тишкәч тә, сугылган чигәсе тирәсендә баш сөягенең эчке ягыннан бер кисәк сөяк уалып төшкәнен күргәннәр. Шул сөяк кисәге зур мине яньчеп тора икән. Табиблар сөякнең кисәген алганнар, авыру кеше сәламәтләнгән һәм янәдән сөйли ала башлаган.
Зур мидә кайбер төрле авырулар булганда, кеше сөйләгән сүзләрне аңлый һәм үзе сөйли, укый алса да, ләкин ул кеше яза алмый. Икенче бер төрле авырулар да, саф белгән сүзләрне һәм ишеткәнне аңламый, ләкин үзе сөйли ала.
Тагын бер вакыйга: кешенең түбәсе тирәсендәге зур минең бер өлеше авырган вакытта, авыру кеше язган нәрсәне танымый башлый. Ишеткән сүзләрне ул үзе яза алса да, ләкин үз кулы белән язган сүзләрнең берсен дә укый алмый; үзенең язуына, бөтенләй таныш булмаган язуга караган төсле, карап тора, ләкин язган нәрсәне танымый.
Кечкенә милеләр
Кайбер кешеләрнең зур миләре бик кечкенә була. Бер табибның шушындый ике авыру кешесе булган; бу кешеләр турында ул табиб менә нәрсә сөйли: авыру кешеләр бертуган булганнар; зуррагына 20 яшь булып, кечкенәсенә – 13 яшь булган. Ләкин кечесе зурына караганда аңлырак икән. Алар икесе дә һәрвакыт түбән таба карап торганнар һәм битләрен югарыга күтәрү алар өчен бик читенлек китергән. Үзләренең торган өйләреннән бер-ике адым киткәч тә, алар адашып, өйләренә кире кайтырга юл таба алмаган. Бернәрсә аңлата алмый торган, дивана күзләре белән, диваналар көлүләре белән, авызлары ачык килеш, алар һәрбер үткән кешегә карап, урыннарыннан кузгалмыйча торганнар. Һәр кушкан эшне алар, үзләре теләмәсәләр дә, эшләгән. Ләкин кушмаган вакытта үзләреннән үзләре бернәрсә дә эшләмәгәннәр.
Кулларына ни эләксә шуны вату, өзгәләү, сындырып ташлау, маймылларга рәхәт китергән төсле, бу эш аларга да шундый ук рәхәт китерә торган булган; шуның өчен аларның киемнәре һәрвакыт өзгәләнгән, тузган хәлдә булган. Үзләре алар киенә дә, чишенә дә алмаган; шуңа күрә алар артыннан һәрвакыт карап торырга кирәк булган. Үзләренең ялгыз калуларын сизгәндә, алар, хайваннар тавышы белән, бик каты кычкыра башлыйлар икән. Алар икесе дә сөйли алмаган һәм сөйләгән сүзләрне дә бик аз аңлаган. Тигез җирдә, алга таба бөкрәебрәк булсалар да, алар йөри алган, ләкин баскычларга дүрт аяклап кына менә алганнар.
Маймыллар төсле, алар агачлар башына менәргә бик яраткан; ләкин иң яраткан эшләре – ашау булган. Ашаганда алар, бик ачыккан кеше төсле, ашка бәрелеп һәм бик күп итеп ашаганнар. Сыеграк ашны кашык белән ашарга өйрәнсәләр дә, каты ашны чәнечке һәм пычак белән ашарга һич тә өйрәнә алмаганнар. Ашаткан вакытта аларны аерым ашатырга туры килгән, чөнки алар һәрвакыт, аш никадәр күп булса да, аш өчен сугышкан. Менә шушындый кешеләрне – дивана дип атыйлар.
Сәламәт кешенең һәм дивананың баш сөякләре.
Тире хезмәте
Гәүдәбездәге әгъзаларның яшәүләре һәм хезмәтләре турында сөйләгәндә, тиребезнең хезмәте турында да берникадәр әйтергә кирәк таптым. Безнең тирене шулай ук әгъза дип әйтергә мөмкин. Чөнки ул да гәүдәбезнең бер өлеше дип санала. Болай булгач, аның да хезмәте булырга тиеш. Югарыда сөйләгәннән безнең тән тиресе җылылыкны кирәгенчә безнең тәндә саклый дип әйтелгән иде. Ләкин ул җылылыкны тире үзендә бөтенләй дә саклый ала. Шуның өчен дә аяк киемнәрен тиредән эшлиләр. Чөнки бүтән нәрсәдән тегелгән аяк киемнәре яки чабаталар, тиредән тегелгән аяк киемнәре төсле җылыны саклый алмый. Аяк кимнәре һәм шулай ук безнең өске киемнәребез дә үзләре безне җылытмый, ләкин тәнебездә булган җылыны әрәмгә җибәрмичә, тәнебездә үк саклап калдыра.
Тәнебезнең төзелеше аркасында безнең тире җылыны да һәм салкынны да үзе аркылы бик авырлык белән үткәрә. Тәннең төзелеше шулай булса да, гәүдәбезгә җылы, начар салынган пичтә җылы тотылмаган төсле, әрәмгә китәр иде.
Аяк киемнәренә һәм бүтән нәрсәләргә китә торган тире тиренең иң тышкы катлавы булмый. Чөнки тиренең иң тышкы катлавы үлгән җисемнәрдән гыйбарәт. Кеше яшәгәндә иң тышкы катлау һәрвакыт суелып тора. Иң тышкы катлауны без мөгез (рус. роговой) катлау дип атыйбыз. Урыны-урыны белән бу катлау бик калын; мәсәлән, аяк астында, ә урыны-урыны белән ул бик нечкә була. Тире никадәр нәзберек (рус. нежный) икән, шулкадәр бу катлау нечкә була.
Тышкы катлау эчтән бертуктаусыз үсә килә, ләкин бу үсүдән аның калынлыгы бер дә артмый. Чөнки иң тышкы катлау шулай ук бертуктаусыз суела бара. Шулай итеп, тышкы катлау үзе үлгән тән булса да, бертуктаусыз яңалар белән алмашына бара, ягъни, иң тышкы катлау суелып төшкәндә, Алар урынына эчке яктан яңалар килә тора.
Безнең бөтен тәндә иске нәрсәләрнең яңа нәрсә белән туктаусыз алмашына килгәнен сез инде белергә тиешсез. Мисал итеп чәчләрнең алмашынуларын алыйк. Күп хайваннарның йоннары елга бары бер мәртәбә генә алмашына, ягъни искеләре төшә, яңалары үсә; шундый хайваннарга «алар уңа» (йон сала) дип әйтәләр. Кешедә дә шулай ук. Ләкин кешедә чәчләр бик акрынлап коела һәм шулай ук акрынлап яңалар белән алмашына. Шул аркынлык аркасында аның алмашынуы, хайваннардагы төсле, бигүк сизелми.
Чәч турында бер-ике сүз
Чәчләр дә безнең өчен хезмәт итә; алар да тәндәге җылыны саклый. Чәчләр арасына һава керә дә безнең тән тиресендә үзеннән бер катлау ясала тора. Бу һава катлавы тән җылысыннан җылынып, безнең бөтен тәнебезне каплап тора. Менә шуның өчен дә тыгыз материаллардан тегелгән киемнәр безне начаррак җылыта. Тыгыз булмаган материалларда һава күбрәк кала һәм шуңа күрә яхшырак җылыта да. Чәчләр безнең башта гына булмыйча, бөтен тән буена җәелгән. Ләкин тәндәге чәчләр ифрат кечкенә һәм нечкә; хәтта кайберләре бары зурайта торган пыяла аркылы гына күренә.
Тир бизләреннән башка, безнең тиребез эчендә, һәр чәч янында май бизләре дә бар. Бу бизләрдә эшләнгән май белән безнең тире һәм чәчләр майлана. Башны югач, берничә вакыттан соң чәчләр янәдән майлана. Чәчләрнең майланулары шул май бизләрендә эшләнә торган май белән майланганнан килә.
Майланганга күрә, юынган вакытта безнең тәндә су тормый һәм тәнебездән бөртек-бөртек булып тәннән тәгәрәп китә. Тән каралгач, аны сабынлы су белән юарга тиешсез. Чөнки сабынлы су тәнебезне, чәчләребезне каплаган майны бетерә. Бизләрдә эшләнә торган май белән тире астында яткан май арасында зур аерма бар; тире астында ята торган май бизләрдә эшләнми. Бу май катлавы кайвакытта калын, кайвакытта нечкә катлау рәвешендә була. Онлы ашны күп ашаган кешедә тире өстендәге май катлавы калынрак. Кеше җитәрлек ашамаса да, аның май катлавы юкарак.
Күп хайваннар кыш буена йокыга китә һәм йоклаганда бер нәрсә дә ашамый. Шулай кыш буе йоклаган хайваннар язга янәдән ябыга. Кыш өчен җыйган майлар белән алар үз тәннәренең җылылыгын бер дәрәҗәдә тота.
Майга мәдхия
Тире астындагы май катлавы безгә ике төрле хезмәт итә: иң әүвәл, тиренең бүтән катлаулары төсле, май катлавы безнең тәнне салкыннан саклый һәм, йомшак мендәр төсле, ул безнең тәнне сугылулардан саклый; шул май катлавы белән кеше һәм хайваннар, җитәрлек дәрәҗәдә ашый алмаганда файдалана. Безнең тәндә булган эш өчен җылы кирәк; җылы үзе янудан килә һәм яну – бары ашаудан; менә бу май катлавы, кеше яки хайван җитәрлек дәрәҗәдә ашамаганда, тәндә булган януга китә. Безнең тәндә булган май катлавы, янында өелеп торган утын запасына охшый. Кыскасы гына, тиренең хезмәте бик зур: ул безнең тәнне саклый. Тәндә булган җылыны бик чамалап кына сарыф итә. Эссене яки салкынны сизгәч тә, ул артыграк җылыны тәннән чыгара яки кирәкле булган җылыны тәндә саклап калдыра; ул тәндә булган яну өчен, май катлавы шикелле, запаслар эшли. Тире белән без, төрле нәрсәләрне капшап караганда, аларны таныйбыз – менә шуның өчен тәнне – сизү әгъзасы (рус. орган осязания) дип атыйлар.
Гади рәвештә күрсәтелгән тиренең төзелеше (бу рәсем ифрат зурайтылган).
Инде күрдегезме, безнең тире бер үзе генә никадәр хезмәт бирә!
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев