ПОХОД ТОРМЫШЫНА БЕРЕНЧЕ АДЫМ: КӨЗГЕ СПЛАВТА КҮРГӘННӘРЕМ
Мари Эл республикасы – гаҗәеп матур табигатьле, күлләргә, урманнарга бай төбәк. Ә елгалары – катамаран, байдаркаларда сплавлар өчен иң кулайларның берсе. Туристлар бирегә барлык күрше тирәдән агыла. Май аенда башланган сезон, сентябрьдә тәмамлана. Табигатьнең иң матур – алтын көзгә кергән чорында үземә дә сплав сезонының “соңгы вагоны”на эләгергә бәхет тиде бит!
Мари Эл республикасы – гаҗәеп матур табигатьле, күлләргә, урманнарга бай төбәк. Ә елгалары – катамаран, байдаркаларда сплавлар өчен иң кулайларның берсе. Туристлар бирегә барлык күрше тирәдән агыла. Май аенда башланган сезон, сентябрьдә тәмамлана. Табигатьнең иң матур – алтын көзгә кергән чорында үземә дә сплав сезонының “соңгы вагоны”на эләгергә бәхет тиде бит!
Сплавка бару теләге журнал өчен язма әзерләгән вакытта барлыкка килде. Геройларым Камилә һәм Алишер Ахунбаевлар сплав-походлар турында шулкадәр тәмләп сөйләгән иде. Аларның мәхәббәт тарихлары да су сәяхәтләренең берсендә башланган. Шул рәвешле мине дә кызыктырдылар бит, әй. Алишер, өстәвенә, үзе үк турклуб җитәкчесе булып чыкты. “Сплавлар мохитен тояр өчен Сезгә, һичшиксез, үзегезгә барырга кирәк”, дигән сүзләре җәй буе әледән-әле башымда әйләнеп торды.
Соңгы вакытта, гомумән, күңелем яңалыкка омтыла. Моңа кадәр булмаган җирләргә барырга, эшләмәгәнне эшләп карарга, яңа эмоцияләр кичерергә – бер сүз белән әйтсәк, тормышның тәмен-ямен күреп яшәргә тырышам. Җәй башында барлыкка килгән сплавка бару теләге әле бер, әле икенче сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде. Әмма мин “уйладым да – оныттым”нар исәбеннән түгел. Сентябрь башында соңгы Көзге сплав турында мәгълүматны күреп алгач, башка кичектерергә ярамый - теләгәнне башкарып калырга кирәк дип, “соңгы вагон”га сикерергә булдым. Ике дә уйламыйча, сентябрь ае ахырында тоттым да Мари Элның Илләт елгасы буйлап сплавка язылдым.
Сплавларга баручылар белә, бу көн-төн буе елга буйлап катамараннарда яки байдаркаларда төшү генә түгел. Елга сәяхәтләре поход тормышының бөтен тәмен тоюны күздә тота. Программада учакта тәмле ризыклар пешерү, поход мунчасы керү, гитарага кушыплып җырлау, палаткаларда төн куну... Чеп-чи шәһәр кызы буларак, боларның барысы да минем өчен ят, таныш булмаган мохит. Өстәвенә, сплавка берүзем, бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән җыендым.
Сплавка язылдым да, ике атна кала авырып киттем. Булды бу, дип борчылдым, бөтен планнарым чәлпәрәмә килергә мөмкин иде бит. Әмма тиз арада рәткә килеп, дусларым “Яңа гына авырганнан соң, кайда җыендың, юләр. Бу салкында нинди палаткада төн куну ул”, - дип торсалар да, билгеләнгәннән баш тартмаска булдым.
Сплавка ничек җыенганымны белсәгез сез! Походларга йөргән булмагач, кирәк-яракларның берсе дә юк, әлбәттә. Ярый, палаткасы, спальный мешогын оештыручылар үзләре үк арендага бирә. Әмма бит башка вак-төяге дә күп кирәк икән. Зур рюкзак, походка ярашлы ике комплект җылы кием, тимер тәлинкә-кружка, термос, маңгай фонаригы, дождевик, җылы ботинка, резин сапоги. Барысын да сатып ала башласаң, ай-һай. Таныш белешләрдән берәмтекләп кирәкнең күбесен таба алдым тагын. Булмаганын исә, маркетплейслардан заказ бирдем ( әй уңайлы да шулар! Шәһәрнең бер читеннән икенчесенә әйбер эзләп чабасы юк).
Билгеләнгән көнне иртән-иртүк килешенгән урынга килеп бастым. Көзге сплавка барырга җөрьәт итүчеләр күп түгел булып чыкты. Инструкторлар белән бергә 11 кеше җыелдык. Әмма 50 кеше арасында мәш килгәнче, кечкенә генә компаниядә кайнау, киресенчә, яхшы булды әле. Оештыручылар үзләре дә 16дән артык кеше булмаган сплавларның иң рәхәте дип билгеләде. Чыннан да, бер-беребез белән тиз арада танышып, уртак тел табып, аралашып киттек.
Мари Элның “Марий Чодра” милли паркына кадәр автобуста барып җиттек. Бирегә килеп җиткән идек, яңгыр төшә башлады. Әмма бу гына куркытамы соң?! Бутыйларыбызны, дождевикларыбызны киеп, катамараннарга төялдек. Инструкторлар “Яңгырсыз узган сплав – җилгә очырган акча”, дип шаяртты. Бераз чылансак та, бар җыелганнарның да кәефе яхшы иде. Тирә-якта искиткеч күренешләр. Табигатьтә инде алтын көзнең бөтен яме чагылыш таба башлаган – агачлар алтын-кызгылт төскә кергән, үтәкүренмәле су өслегендә көзгедәге кебек чагылыш таба үзләре.
Гүзәллеккә хозурланып бераз гына судан бардык та, төшке ашка тукталырга булдык. Ышыкланып торырга урын булган елга ярында катамараннардан тәгәрәшеп төштек. Тиз генә бутербродлар ясалды, кайнар чәй әзерләнде. Бераз тамак ялгап алганнан соң, учак ягылып, төшке аш әзерләүгә керештек. Берәү суган әрчи, икенчесе кишерен кыра, өченчесе утын әзерли – берәү дә тик утырмады. Бөтенебез тырышлыгы белән учакта әзерләнгән ризыкның тәмлелеге!
Яңгыр туктамый сибәләп торгач, тукталган урында ук палаткалар корып, биредә үк төнгә дә тукталырга булдык. Тиз арада поход мунчасы ягылды, Кызу мунчадан чыгып, салкын дип тормыйча, Илләт елгасына чумучылар да булды. Бераздан шулай ук бергәләп кичке аш - пылау әзерләү.
Учак янында рәхәтләнеп гитарага җырлау, уеннар уйнау, сплавларда булган кызыклы хәлләр турында сөйләшү, кояш баешын күзәтү, шәһәрдә күзгә күренмәгән йолдызлы күк романтикасы... Төнге 11ләрдә генә һәркем палаткасына таралышты. Төнлә һава температурасы +10 градустан да югары булмады. Җылы спальный мешоклар ярдәмгә килде.
Ә иртән туркада пешерелгән иң тәмле кәһвә, шулай ук бергәләп иртәнге ашны әзерләү һәм катамараннарга төялеп, янә юлга кузгалу.
Икенче көнебез инде яңгырсыз иде. Беренче көнне суда аз барганга, икенче көнгә күбрәк араны узарга туры килде. Әмма вакыт сизелмәстән “акты”. Инде тәмам дусларча аралашып, табигать белән хозурланып, 4 сәгатьләп йөзгәннән соң, маршрутыбыз ахырына якынлашты.
Яр буенда табын җәеп, янә тамак ялгап алдык та, безне алырга килгән автобуска төялдек. Мари Эл исә безне “елап” озатып калды (кайтырга чыккач янә яңгыр төшә башлады). Берничә сәгатьтән исә без инде янә Казанда идек. Чын мәгънәдә, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткән яллар булды бу. Кайттым да, “Һичшиксез тагын барырга кирәк”, дигән уй белән җылы юрганыма төренеп йокыга талдым.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев