Логотип Идель
Блоглар

ПРОДУКТИВЛЫК БУЕНЧА МАСТЕР-КЛАСС

Мин – Илгиз Сабиров, миңа 28 яшь, тумышым белән Әлмәттән. 10 елдан артык кешеләрне тиз һәм нәтиҗәле укырга өйрәтәм. Ике китабым басылды: «Запомни это!» һәм «Взлом английского языка». Компанияләр, банклар, уку оешмаларында дистәләгән лекция укыдым.

Миңа мәктәптә укырга кыен булды: тугызынчы сыйныфны тәмамлауга, икелеләр белән куып чыгардылар. Хәтерне яхшырту һәм нәтиҗәлерәк уку ысулларын эзли башладым, хоббием һөнәремә үк әйләнде. Хәзер мин блоглар алып барам: ничек нәтиҗәле укырга икәнлеген сөйлим. Социаль челтәрләремдә барлыгы миллионнан артык язылучым бар. Телеграмда мәкаләләр язам, сәер челленджлар үткәрәм. Китаплар язам, көн саен нинди дә булса яңа белем үзләштерәм, баш мие эшчәнлеген өйрәнәм.

Хәзерге заман кешесен продуктивлык серләре борчый. Аның бөтен нәрсәгә дә өлгерәсе килә. Ә ничек? Алга таба шул хакта сөйләшербез.

Нәрсә ул продуктивлык?

Продуктивлык – куелган бурычларны төрле техника, инструментлар аша тизрәк башкару осталыгы. Гади итеп әйткәндә, продуктив булмаган кеше бер сәгатьтә 10 эш, ә продуктив кеше шул ук вакыт эчендә 100 эш башкара.

Иң беренче чиратта үзегезгә сорау бирегез: ни өчен миңа нәтиҗәлелегемне арттырырга кирәк? Әгәр продуктивлык өчен генә кирәк икән, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Әлегә сорауга төгәл җавап бирү зарур.

Продуктивлыкның кимү сәбәпләрен аңлау өчен аның формуласын белү мөһим. Ул болайрак билгеләнә: продуктивлык = вакыт + игътибар + энергия

Продуктивлыкны арттыру ысуллары

1. Планлаштыр

Әгәр дә бездә бурычлар исемлеге булмаса, энергиябезне кая сарыф итәргә белмәс идек. Көнне планлаштыру ул – база. Планлаштыра башлауга кадәр мин көне буе нәрсәдер эшләп, көн азагында бернәрсәгә дә өлгермәгәнемне аңладым. Элек мин һәр көнне ун һәм аннан да күбрәк бурыч куя идем – нәтиҗәдә, алар үтәлми калды.

ЛАЙХФАК. Бик гади эшләрдән генә торган исемлек алып бара башладым. Көн саен үземә 3 бурыч куям. Кич белән, күзләремне йомып, әлеге бурычларның үтәлгәнен күз алдына китерәм, көндәлегемә терким. Нәтиҗәдә, бер ай эчендә 90 мөһим эш башкарам.

2. Күпмаксатлылык продуктивлыкны «үтерә»

Эш яки уку вакытында сез телефонга, башка эшкә бүленгән саен берьюлы берничә әйберне югалтасыз: энергия, вакыт, кирәкле мәгълүмат.

ЛАЙФХАК. Эшли башлар алдыннан игътибарымны җәлеп итәрлек бар нәрсәне читкә куям. Телефон, песи, интернеттагы хәбәрләр һ.б. Телефонны бары тик әни белән әби генә шалтырата алырлык махсус режимга куям. Башта бу пунктка шикләнеп карадым. Үземне продуктив, күпмаксатлы дип уйладым. Ә чынлыкта күпмаксатлылык — продуктивлыкны «үтерүче» булып чыкты. Бу киңәштән файдалангач, 3 тапкырга күбрәк өлгерә башладым.

3. Шикәрдән баш тарт!

Шикәр белән «мавыккан» чорда йокым туймаганлыгына төшендем. Азык мәсьәләсен җентекләбрәк өйрәнгәч, энергиямне алган ике төп ингредиент барлыгын аңладым: шикәр һәм трансмайлар. Шикәргә шоколад-кәнфитләр дә, төрле батончиклар да керә. Трансмай – артык кыздырылган май. Бу ике ризыктан баш тарткач, тиз арада артык килограммнарымны югалттым. Энергиям күпкә артты.

4. No Pain – no gain

Спорт белән шөгыльләнегез. Бу, мөгаен, сез 1000 тапкыр ишеткән иң гади киңәштер. Спорт сәламәтлек өчен файдалы. Шөгыльләнә башлауга бер атнадан соң энергиянең шактый артканы сизелә.

ЛАЙФХАК. Табигатем буенча ялкау кеше буларак, бик аз вакыт сарыф ителә торган, тик шул ук вакытта файдалы күнегүләр эзләдем. Иң нәтиҗәлеләре – HIIT булып чыкты. Сез 5-10 минут спорт белән шөгыльләнәсез, ә ул баш миенә 24 сәгать энергия һәм кислород бирә. Виброплатформада ун минут шөгыльләнү, җитештерүчеләр әйтүенчә, спорт залындагы бер сәгать күнегүләр ясауга тиң.

5. Йокы

Энергия бирә яки, киресенчә, аны ала. Мин ким дигәндә 7 сәгать 30 минут йоклыйм. Йокы белән күп экспериментлар ясадым һәм шуны аңладым: әгәр мин 1 сәгатькә азрак йокласам, 3 сәгать продуктивлыгым югалачак.

6. Игътибар үсеше

Ел саен кешенең игътибары кими бара. Күзләрегезне йомыгыз һәм бер нәрсә турында да уйламагыз. Беренче уй килгәч, секундомер куеп, аны туктатыгыз. Бу сезнең концентрация дәрәҗәсе. Әгәр дә процесс 1 минутка тулмый икән – бу бик начар. Димәк, эш вакытында да уйлар сезнең игътибарыгызны читкә юнәлтә дигән сүз. Моның өчен медитация ясап карагыз. Медитациягә өйрәнгәндә, таймер куеп, уйларымны читкә җибәрергә тырышып, сулышымны күзәттем. Бер айдан соң 10-15 минут медитация ясый башладым. Бүген мин, бер нәрсәгә дә бүленмичә, монотон дикторның иң күңелсез лекциясен дә тыңлый алам.

7. Эшкәртү

Элек еш кына эш вакытында яңа бурычлар ала идем. Алар минем эш исемлегенә кертелмәсә дә, башкарырга өлгерә идем. Мондый эшләр көненә 2, 3 яки 5 булырга мөмкин. Бу бик күп вакытны сарыф итә. Аерым исемлек төзеп, анда барлык кереп бетмәгән бурычларны өстәгәч, күбесенең кирәксез икәненә инандым.

8. Техник көн

Еш кына безнең вакытны яки игътибарны алырлык планлаштырылмаган эшләр килеп чыга.

Якшәмбене махсус техник көн иттем: чәч-тырнак кисү, кырыну, өй җыештыру, киемнәр юу кебек эшләрне башкарып куям. Шулай ук телефонның хәтерен чистартам. Тулысынча эш өстәлемне җыештырам, туганнарыма шалтыратам, мөмкин булган кадәр ашарга әзерлим. Бер атна эчендә әлеге пунктны үтәп карагыз һәм күпме буш вакытыгыз калганын сизәрсез.

Кеше продуктив булса, тормыш аңа могҗиза кебек тоела башлый. Баштарак, продуктив кеше булып формалашкан вакытта, бөтен эш-бурычларны иртәнге сәгать 11гә төгәлли килдем. Әлбәттә, бу мине шаккаттырды. Элек мин куелган бурычларны төнге 22:00гә кадәр эшли ала идем, ә монда иртәнгә барысы да инде әзер. Беренче мәлдә гадәти булмаган хисләр кичерәсең. Калган вакытны ничек уздырырга икәнен сайлыйсың: спорт, ял итү, китап уку... Яисә инде 3 тапкырга күбрәк бурычлар куя башлыйсың.

Илгиз Сабиров

Тәрҗемә: Гүзәл Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев