САУ БУЛ, СТУДЕНТ ТОРМЫШЫ!
Кичә диплом тапшыру тантанасында шуларны искә алып, ямансулап утырдым. Кичәге студент, бүген инде һөнәр иясе. Ә иң мөһиме – нинди генә очракта да ул – кеше...
Студент еллары һәркем өчен истә калырлык, елмаеп искә алырлык мизгелләрдер. Аларны кызыклы паралар, курсташлар белән бергә үткәргән вакытлар, имтиханга әзерләнүләр һәм нәтиҗәдә яхшы билгегә тапшырулар, мөстәкыйль тормышка аяк басканчы шул көннәрнең рәхәтен тоеп калырга тырышулар...Саный китсәң, бик күп икән бит! Кичә диплом тапшыру тантанасында шуларны искә алып, ямансулап утырдым. Кичәге студент, бүген инде һөнәр иясе. Ә иң мөһиме – нинди генә очракта да ул – кеше...
КФУ мине (Казанга килгән авыл кызын) гаҗәеп кызыклы вакыйгалары белән каршы алды. Уку йортының ишек тоткасына тотынуга ук, җаваплылык хисе туды. Ә шул ишекне ачканчы, унбер ел буе “Үскәч кем буласың?” – дигән сорауны ишетү һәм “Журналист”, - дип иренне тешләп кенә җавап бирү, ә чынлыкта шул һөнәр иясенең нинди/кем булуын алдан күзалламау – барысы да бер мизгел эчендә күзалдыннан узды.
Каз бәбкәләре саклаганда кыштыр-кыштыр хикәя-шигырь язу мине, һичшиксез, журналист итәчәк дип ышана идем. Ә өйгә килгән газета-журналларны кулга алгач, фикер дә үзгәрде, кызыксыну тагын да артты. Бүгенге көндә шул басма матбугатта эшләгән журналист, мөхәррирләрен танып беләм, ә кайберләреннән тәҗрибә алам. Уку елы дәверендә параларда журналист эшчәнлеге турында белемнәр тупланса, җәйге практика вакытында редакция хезмәткәрләре белән бергә язмалар әзерләү гамәли яктан ярдәм итте. “Кеше белән саубуллашканнан соң, ишекне ябып бетермәгез. Кире әйләнеп кайтуыгыз бар”, - дигән иде кафедра мөдире пара вакытында. Ә кичә инде аның кулыннан тантаналы рәвештә диплом алдык.
13.3-701нче төркем♥
Күңелле бәйрәмнән соң, курсташ кызым белән чәй эчәргә кафега тукталдык. Бер-беребездән уздырып дүрт ел эчендә булган вакыйгаларны сөйләп, искә алып утыра идек, ике өлкән апа безнең янга утырырга теләүләрен әйттеләр. Ә безнең кәеф шәп, кызып сөйләшүебезне дәвам иттердек.
- Сез студентлармы әллә? – дип сорады минем яндагы ханым.
- Әйе...идек... Менә бүген уку йорты ишеген ябып чыктык, - дидем сөенеп.
- Мине подружкам белән фотога төшерә алмассыңмы? Аннары бер әйбер әйтәм, диде каршымда утырганы.
“Бу ике ахирәт бик күп еллар күрешмәгәннәр ахры, сагынышканнар”, дип уйларга өлгердем. Шулай булып чыкты да!
- Сез әле укуны тәмамлагансыз гына. Бигрәк яшьләр... Ә без укып чыкканга инде утыз елдан артык. Утыз... Күзалдына китерәсезме, диплом алган көннән бирле курсташым белән күрешмәгәнбез, дип бераз еламсырап алды берсе. Ә аннары рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. - Кызлар, сез безнең кебек очрашмыйча тормагыз, бер-берегез белән аралашыгыз. Студент елларында бергә булган дуслар - иң кадерлеләре, якыннары, - дип киңәш бирделәр.
Без, аларга елмаеп карадык та, “эстафетаны кабул итеп”, кайтырга кузгалдык.
... Каршымда авылга илтә торган юл, ә күңелдә язып аңлатып булмаслык хис. Студент еллары белән саубуллашу кызык та, кызганыч та. Ничек кенә җитди булырга тырышсаң да, күңелдәге иреккә омтылу хисе, яшьлек, юләрлек, мәхәббәт, туган якка хөрмәт, әти-әнинең чиксез таянычы, дусларның ышанычы – боларның берсе дә (!) үзгәрми.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев