Сериаллар карый-карый, әниләр дә бозылды
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаилә турында:
«Гаилә» сүзен гарәпчәдән тәрҗемә итсәк, үзара сөйләшү, киңәшү дигәнне генә түгел, ә калкан дигән төшенчәне дә аңлатыр. Димәк, гаилә – безне бар нәрсәдән саклый торган калкан. Ә гаиләнең башы – никах. Без балаларны никахка әзерләргә, дөрес тәрбия бирергә тиеш. Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаилә турында:
Статистикага күз салсак, хәзерге парларның яртысы диярлек бер ел да тормыйча аерылыша. Ни сәбәпле? Чөнки әти-әни – никах турында иң соңыннан белүче кешеләр булганга. Кызыбыз да, улыбыз да үз парын инде сайлаган. Безне таныштыралар да, ай-вайлап никахка әзерләнеп, чабыша башлыйбыз. Ә бит гореф-гадәт башкача! Кыз үстерүчеләр – егетләрне, ир бала үстерүчеләр кызлы гаиләләрне алдан ук күзләп яшәргә тиеш. Нәсел-нәсәбен, әти-әнисен, улын яисә кызын өйрәнеп, «менә бит, нинди күркәм пар булыр иде», дип балабызның күзләрен бераз дөрес якка борырга тиеш идек. Әлбәттә, күрмичә өйләнү дә дөрес түгел.
Пәйгамбәребезгә дә (с.г.в) бер сәхәбә килеп: «Өйләнергә телим», – ди. «Син кызны күрдеңме соң?» – дип сорый Мөхәммәт (с.г.в.). «Юк, күрмәдем», – ди тегесе. «Бар, кара!» – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Тик әти-әни дә баласына начар вариант сайламас, үзеннән артык яраткан баласына начар тормыш теләмәс. Гашыйк кеше: «Яратам!» – дип кенә тәкрарлый, күздә – пәрдә, колаклар ишетми. Ә әти-әнигә исә булачак кияү яисә килен – чит кеше. Ул аңа ачык күз белән карый. Холык-фигылен белешә, нәсел-нәсәбен тикшерә.
Вә ләкин, бүген никахны боза торган тагын бер нәрсә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: никахны укыганда без аның тигезлеген карарга тиешбез, ди. Ягъни, егет белән кыз социаль, матди хәле, белеме, гаилә дәрәҗәләре – бөтен яктан бер-берсенә пар килергә тиеш. Хәзер сериаллар карый-карый, әти-әниләр дә бозылды. Кызларын бай егеткә бирергә, егетләренә бай кыз табарга хыялланучылар да күп. «Әй, бу безнең шикелле хәерче бит инде, үзебезнең дә берни юк, сез дә шул хәерчелектән чыкмассыз», – дип фикер йөртәләр. Бәлки шул хәерче белән Аллаһ Тәгалә ризыкларын күбәйтеп, сез кызыккан бай егеттән дә бай дәүләтле булып яшәп китәрләр? Әти-әниләр балаларының ниятен бозмасын иде. Балаларыбыз бәхетле булсын, дип теләгез. Байлык кына бәхет китерә алмый. Әлеге тигезлек сакланмагач, аның үз проблемалары чыгарга мөмкин бит.
Балаларыбызны зур шәһәргә укырга җибәрәбез дә, кайда йөри, нәрсә ашый, нәрсә эшли – белмибез. Әйе, айга бер тапкыр килгәч, безгә бик матур сәхнә корып, спектакль күрсәтәләр анысы. Шуңа канәгать булып китәбез. Әмма әти-әнигә баласы өчен бу дөньяда да, ахирәттә тә җавап бирәсе бар.
Хәзер никахны мәчеттә уздыру гадәте китте. Мәчеткә туганнар, дуслар, якыннар җыела, ә әниләре юк. Әниләр өйдә табын әзерли! Кайчак шалтыратып орышам үзләрен: «Балаңны үстереп, олы юлга озаткан мизгелдә ниндидер табын балаң никахыннан мөһимрәкмени? Әнинең догасы кабул була бит». Никахта никадәр күбрәк туганнар-якыннар дога кылса, шулкадәр хәерлерәк.
«Идел» журналы 16+
Теги: дин ислам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев