Логотип Идель
Блоглар

СЕССИЯГӘ ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ (КИҢӘШЛӘР)

Имтихан билетларын укый башлыйсың да...  кинәт кенә урамга йөрергә чыгып китәсең. Бу хәл студентларның күбесенә таныш.

Имтихан билетларын укый башлыйсың да...  кинәт кенә урамга йөрергә чыгып китәсең. Бу хәл студентларның күбесенә таныш. Матур җәй көннәре, якты кояш нурлары сине пышылдап чакырганда, өйдә ничек имтиханга әзерләнеп утырырга инде, әйеме? Шундый очракта сессиягә әзерләнү өчен файдалы булган киңәшләребезне тәкъдим итәбез!

1. Иң башында эш фронтын билгеләп куегыз: беренче булырга тиешле имтиханнарга әзерләнә башлагыз. Тик шул ук вакытта башкалар турында да онытмыйча, төрле фәннәр буенча билетларны өйрәнергә кирәк, чөнки вакыт тиз үтә, ә сессия якынлаша гына. 

2. Вакыт үтә дигәндә, чиратта киләсе киңәшем. Тайм-менеджмент, ягъни вакыт белән идарә итү системасының алымнарын кулланырга өйрәнегез. Көн саен имтиханга әзерләнү өчен берничә сәгать бүлеп, көнегезне планлаштырып карагыз. Шунда ук бераз ял итеп алыр өчен тәнәфесләр дә калдырырга кирәк. Шул планны телефонга яки кәгазь битенә язып, күз алдыгызда тотыгыз: ул сезгә игътибарны тупларга ярдәм итәр. Димәк, бу файдалы гадәткә өйрәнсәгез, барысын да өлгерәсез!

3. Калган эшкә кар ява дип әйтәләр. Монда да шулай. Имтихан бирә торган көн алдыннан төне буе билет сорауларын өйрәнү – иң файдасыз эшләрнең берсе. Ул көнне, киресенчә, баш миен ял иттереп алырга кирәк. Әйтик, дусларыгыз белән саф һавага чыгарга була. Ә инде имтихан вакытында борчылмас өчен аңа алдан ук әзерләнергә кирәк.

4. Өлкән курс студентларыннан киңәшләр сорарга курыкмагыз. Алар да бит үз вакытта беренче курста укып, шулай ук бернәрсә дә белмәгәннәр. Өстәвенә, аларда кирәкле имтихан буенча әзер билетлар сакланып калырга мөмкин. 

5. Саф һавага чыгып керү шулай ук мөһим. Сессиягә әзерләнгән вакытта көне буе дүрт дивар арасында утыру бер дә рәхәт түгел. Шуңа күрә үзеңне урамда йөрүдән чикләргә кирәкми. Бераз ял итеп алу баш миенә файдалы да икән. 

6. Борчылып, куркып йөрмәскә! Ягъни, вакытыгызгы юкка әрәм итмәгез. Мөмкин кадәр күбрәк билет сорауларын өйрәнергә тырышыгыз – моның, һичьюгы, файдасы булачак.

7. Имтихан биргән көнне берәр нәрсә сез уйлаганча килеп чыкмаса, укытучыгыз белән сөйләшергә һәм аңа барысын да аңлатырга курыкмагыз, чөнки укытучы шундый ук кеше. Аның да үз гаиләсе, туганнары, якыннары, шатлыклары, авырлыклары бар. Бәлкем, яңа сорауны тартып алырга йә биремне эшләп тапшырырга мөмкин булыр.

8. Чиратта соңгы, әмма шундый ук мөһим киңәшем. Хәзер төнге уникегә кадәр кинолар, яраткан сериаллар карап утырудан баш тартырга вакыт җитә. Беренчедән, аның аркасында йокы режимы бозыла, ягъни, көн белән төнне бутый башлыйсыз. Икенчедән, ябалак кебек соң торып, соң ятсагыз, хәлегез начарланып, энергиягез бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Димәк, сессия вакытында активлык һәм ял итү буенча режимны сакларга кирәк.

Бу киңәшләр сезгә сессияне уңышлы тәмамларга һәм бөтен имтиханнарны да беренче тапкырдан «бишле»гә бирергә ярдәм итәр дип ышанабыз. Иң мөһиме – курыкмаска! БДИ да артта калды бит инде... Шуңа күрә тәкъдим ителгән киңәшләр җыентыгын күзәтеп әзерләнегез һәм ял итәргә онытмагыз. Уңышлар сезгә, студентлар!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев