Синук, дучкы, так ни дилый!
Чүт шартламадым бүген!!! Күп ашаудан түгел, ачудан! Бу тамаша гомеремдә дә саруым кайнаганы, җеннәрем кузгалганы юк иде дисәм дә, бер дә артык булмас...
Чүт шартламадым бүген!!! Күп ашаудан түгел, ачудан! Бу тамаша гомеремдә дә саруым кайнаганы, җеннәрем кузгалганы юк иде дисәм дә, бер дә артык булмас... Хәзер сөйлим, тәртип белән сөйлим.
Быел туйларда, никахларда шактый бәйрәм итәргә туры килде. Мөгаен, узган ел пандемия дия-дия, тукталып торган яшьләр җиң сызганып эшкә керешкәннәрдер. Бәхетле булсыннар да, тигез, озын гомер кичерсеннәр җаныкайларым. Туйлар, никахлар матур, масштаблы үтә хәзер, җәмәгать. Сүз әйтерлек түгел. Теге заманнардагы кебек борыннарын рюмкага төртеп, өстәл астында аунап ятучылар да юк, Аллага шөкер. Табыннар сыгылып тора, заллар зәвык белән бизәлгән, алып баручылар татарча-русча табын гөрләтәләр, җырчы-биючеләр кунакларны шаккаттырып барлык осталыкларын күрсәтәләр...
Шулай булгач, моңа ни ярамаган да, ник шартлый язган диярсез...
Менә шундый күркәм татар туй-никахларның берсендә әни кеше баласына телен вата-сындыра урыс телендә матур теләкләр теләде. Кемгә ничектер, минем өчен шундый күркәм мәҗлескә шуның белән нокта куелды... Теге заманда өстәл астында аунап аткан исерекләрне дә оныттым, ярымшәрә биюче кызлар да юкка чыкты... Татар авылларының берсендә туып-үскән, татар булып гомер кичергән анага үз баласына ни пычагыма (!) теләкләрне урыс телендә әйтергә?! Табын артында утырган ике урыс кешесе өченме?! Алар тыңласын, алар аңласын дипме?!
Инде урамнарда ак яулыклы Дәү әниләрнең "Синук, дучкы, так ни дилый" ларына ияләшеп беттек, социаль челтәрләрдә авыл кызларының балалары белән урыс телендә сөйләшкән сторислары, видеолары белән дә дөнья тулды, инде хәзер монысы...
Тел, тел дигән булабыз, әллә нинди комиссияләр, комитетлар булдырабыз, телне саклау максатыннан, бетмәс-төкәнмәс чаралар уздырган булып кыланабыз...
Ә үзебез... 9 ай йөрәк астында йөрткән, бишек җырлары җырлаган балабызга "Бәхетле, тигез, озын гомер кичерегез, балалар" дип, ана телебездә теләк тә тели белмибез...
Теге 2-3 урыска яраклашып яшибез, алар аңласын дип, тел сындырып тырышабыз...
"Телне бетерәләр!" дип, лаф ормагыз, яме! Татарча матур итеп сөйләшкән бер кешенең дә авызына сугучы юк! Үзебез шундый, үзебез гаепле! Телнең бетүе менә шундый "вак" (кемдер вак дип уйлый) нәрсәләрдән башлана.
"Туган тел турында бер шигырь" ендә якташым Равил абый Фәйзуллин
"Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә-
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!" дип язган.
Оныкларның татар телендә матур итеп рәхмәт итүе өчен әби-бабайларның, әти-әниләрнең дә туган телдә сөйләшүе кирәк...
Туган телдә матур теләкләр теләве кирәк...
Я Раббым, балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз милләтебезгә, өммәтебезгә файдалы Кешеләр булсыннар! Телебезне, динебезне хөрмәт итсеннәр иде!...
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев